Көмеш кыңгырау

Карак

Гәрәй картны көтмәгәндә директорга чакырдылар. Нәрсә өчен? Алла белсен!

Нәрсә, Гәрәй, онытырга бирмиләрме бу кабинетны?—дип шаяртты директор, кинаяле елмаеп.—Ә беләсеңме, нәрсәгә ча­кырттым мин сине?

Белмим шул...—дип мыгырданды тегесе авыз эченнән генә.

Тыңла, алайса, баштан ук башлыйм!—директор усал карашын Гәрәйгә төбәде,—мәктәп архивын актарып утырганда  кыңгыр эшләреңә тап булдым мин синең. Беренче класска кергән елыңда, мәктәптәге беренче көнеңдә үк, партадаш кызыңның пеналын урла­гансың. Исеңдәме?

Хәтерлим,—диде Гәрәй әкрен генә.—Зәңгәр күзле Гөлгенәнеке иде ул. Пе­налны минем сумкадан табып алгач, беренче укытучым Мәйсәрә апа шуның белән башыма тондырган иде. Пенал урталай ярылды, ә баш, күрәсез, һаман исән...

Ярар, бусын хәтерлисең. Ә өченче класстагысын?..

«Өченче класс» диюгә, Гәрәйнең аркасыннан тараканнар йөге­решкәндәй булды. Әйе, хәлләр булган иде ул елны! Пионерга алын­ган көнне «учительский»дагы сейфны кадак белән ачып, бөтен укыту­чыларның айлык хезмәт хакын урлаган иде Гәрәй. Моның өчен аны мәктәптән кудылар. Җизнәсенең кодасы ниндидер зур нәчәлник иде—шул гына мәктәбенә кире кайтарды бичара малайны.

Онытылып китеп, шул елларны уйлап утырганда, директор Гәрәй­нең иң зур җинаятенә күчкән иде инде:

Алтынчы классны бетергән җәеңдә мәктәп автобусын урлага­ныңны онытмадыңмы?

Онытырсың, бар! Мәңге истә кала торган нәрсәләр ич алар!  Гәрәйнең башы түбән салынды. «Карак» кушаматы нәселдән үк килә шул аларның. Ә бүген?  Бүген ни булган тагын?

Директор тавышын баса төште:

Шулай, Гәрәй Шәкүрович, тикмәгә генә чакыртмадым мин сине мәктәпкә—оныгыңда да синең гадәтләр сизелә башлады бит! Икенче класс­та гына укыса да, инде бер глобус, ике указка, өч таблица һәм бер бака скелеты урларга өлгергән!

«Тинтәк!—дип уйлады Гәрәй,—нишләмәкче булды икән ул алар белән?»

Үзе кая?—дип сорады ул.

Кабинетка  Котдусны керттеләр.

Гафу үтен!—дип боерды аңа бабасы,үзе директорга борылды. —Ачуланмагыз инде, кем... иптәш директор, иртәгә үк китереп куяр урлаган әйберләрен... эһем...

Гафу итегез...—дип дерелдәде Котдус та.

Бабай белән малай  киткәч, директор җиңел сулап куйды. «Вәт династия!»—дип уйлады ул көлемсерәп. Аннары, Гәрәйнең «дело»сын кире тыгып кую максаты белән кәчтүм кесәсеннән сейф ачкычын эзләргә тотынды. Әмма кесәдә ачкыч та, акча белән шыплап тул­ган симез кәшилүк тә юк иде...

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: