Көмеш кыңгырау

Кара каен

Йокыдан  уянгач, әтием  тавышын ишеттем -Габделкави улым кайда минем? -Кайда булсын,  мич башында!

 

-Нишли ул анда?

-Нишләсен, йоклый...

Шулчак мин мич башыннан  сикереп  төштем дә әтигә сыенып болай дидем:

-Әтием, бер шигырь сөйлимме?

-Сөйлә, улым!

Мин  шигырь  сөйләргә  керештем:

         Аста бишмәт,     

         Өстә бишмәт,-

         Бишмәттә  түгел хикмәт,

         Икмәктә икән  хикмәт.

-Кем  шигыре бу?

-Кемнеке  булсын, үземнеке.Төшемдә  чыгардым мин аны, бик тә ашыйсым килде дә...Күк  йөзе – икмәкне, йолдыз  тозны хәтерләтте.

-Бу шигырьне  син дәфтәргә язып куй, йә онытырсың.

-Яза белмим шул әле мин, әти.

-Соң, алайса, синдә шигырь ничек туа соң?

-Үзеннән-үзе, минем башта бер  тубал  шигырь  ята.

-Башың  тубалга әверелмәсен, сак бул.Шигырь белән маташмасаң да ярый дип әйтүем. Укырга, язарга, санарга өйрән.

Колхоз   бригадиры булып эшләүче әтием шулай кисәтә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: