Көмеш кыңгырау

Каптырдылар

Ми­нем ке­бек ос­та ба­лык­чы­ны бө­тен мәк­тәп­тә көн­дез чы­ра ян­ды­рып эз­лә­сә­гез дә та­ба ал­мас­сыз. Мин тот­кан ба­лык­лар­ны бер­гә җый­сан, па­жа­лый, бер лә­гән бу­лыр. Бил­лә­һи ме­нә. Бор­чак ата икән бу, дип уй­ла­ма­гыз та­гын. Ышан­ма­са­гыз, әнә без­нең Рә­шит­тән со­ра­гыз. Өч яшь­тә ге­нә бул­са да, ал­дый тор­ган га­дә­те юк. Гел дө­ре­сен сөй­ли, әгәр дә үзе­нә фай­да­сы бул­са, бил­ге­ле.

Без­нең оч­та­гы ма­лай­лар да ми­нем ос­та­лык­ка шак­ка­та­лар. «Ну, ма­лай, бул­дык­лы да ин­де син. Ни­чек то­тар­га өй­рән­дең без­гә да өй­рәт әле», – дип йө­дә­теп бе­те­рә­ләр. Ә мин: «Җа­ен бе­лер­гә ки­рәк», – дип ке­нә җа­вап би­рәм. Мин мак­тан­чык тү­гел. Сер­не ачып сал­саң, Мәч­тү­рә әби әйт­меш­ли, кы­зы­гы кал­мый, кул ки­тә. Ба­лык­лар эләк­ми баш­лый.

Дус­тым Фә­рит тә күп сөй­ләр­гә куш­мый. Фә­рит, ди­гәч, бер ва­кый­га ис­кә төш­те әле.

Май ае иде. Ко­яш үз уры­нын­да. Җил ге­нә ка­я­дыр кач­кан. Көз­ге­дәй ял­ты­рап ят­кан күл өс­тен­дә тәң­кә­лә­рен ял­ты­ра­тып ба­лык­лар си­ке­ре­шә. Ба­лык то­тар өчен мон­нан да унай­лы ва­кыт та­бып бул­мый ин­де. Мәк­тәп­кә ба­рыр­га чык­кач, Фә­рит бе­лән шул кү­ре­неш­не кү­зә­теп озак кы­на ба­сып тор­дык. Ике­без­нең дә күз­ләр тыч­кан күр­гән мә­че­не­ке ке­бек ялт-йолт ки­лә. Ирен­нәр­не ялап куй­дык. Дул­кын­ла­на­быз.

Көз­дән бир­ле ба­лык тә­мен та­ты­ган юк. Әл­лә дә­рес­кә бар­мый­быз­мы, ахи­рәт? – ди Фә­рит еш-еш су­лап.

Мин ба­шым­ны ка­шып ал­дым.

Юк, – мин әй­тәм, – алай яра­мас.

Алай­са, бе­рәр сә­бәп та­бып, соң­гы дә­рес­тән ка­чыйк, – ди бу ми­ңа.

Нин­ди­дер сә­бәп та­бар­га баш җит­ми әле, – дим авыр су­лап.

Ярар, кит­тек алай­са, – ди­де Фә­рит.

Класс­ка ке­реп утыр­гач та күз ал­дым­нан тәң­кә­ле ба­лык­лар кит­мә­де. Баш­ка дә­рес кер­ми ин­де, ни хәл итә­сең. Җит­мә­сә, икен­че дә­рес­тән соң Фә­рит бө­тен­ләй кә­еф­не боз­ды.

Эш­ләр хөр­ти, ма­лай. Ти­мер­че ха­ты­ны Хәм­де­ни­са тү­ти иләк то­тып күл­гә чык­кан. Си­кер­гән ба­лык­лар­ны яр бу­ен­да кап­ты­рып кы­на то­ра. Ин­де бер чи­ләк җый­ган. Без­гә кал­мый, бо­лай бул­гач, – ди­де ул үзен-үзе кая ку­яр­га бел­ми­чә бәр­гә­лә­неп.

Ан­на­ры ки­сәк тук­тап ми­ңа ка­ра­ды:

Син те­лә­сәң ниш­лә, мин өчен­че дә­рес­тән ка­чар­га бул­дым. Кул ку­шы­рып уты­рыр чак тү­гел. Дус бул­саң, син дә сыз, – ди­де дә кар­шы сүз әй­тү­гә урын кал­дыр­мый­ча тиз ге­нә чы­гып та кит­те. Мин ниш­ләр­гә бел­ми ап­ты­раш­та кал­дым. Ул ара­да дә­рес баш­лан­ды. Хәс­рә­тем йө­зе­мә үк чык­кан бул­ган­дыр, укы­ту­чы апа яны­ма ки­леп со­ра­ша баш­ла­ды:

Си­на ни бул­ды, Әб­лә­ев? Йө­зең кач­кан, – ди­де врач ке­бек ягым­лы ел­ма­еп. Мин то­рып бас­тым.

Әни эш­тә, ә өй­дә Рә­шит бе­рү­зе ге­нә. Шу­ңа бор­чы­лам, – ди­дем күз дә йом­мый­ча.

Ниш­ләп уты­ра­сың? Бар, кайт алай­са, Әб­лә­ев. Бә­ла-ка­за чы­га күр­мә­сен та­гын, – ди­де укы­ту­чы апа кай­гы­рып.

Ми­ңа шул гы­на ки­рәк тә. Порт­фе­лем­не ан­нан-мон­нан ту­тыр­дым да, укы­ту­чы ки­ре уй­ла­ма­сын дип, йө­ге­реп үк ди­яр­лек класс­тан чы­гып сыз­дым.

Кү­ңе­лем шат­лык бе­лән тул­ды. Бә­хет­кә кар­шы, өй­дә бер­кем дә юк иде. Әни бе­лән Рә­шит юга­ры оч­та­гы әби­ләр­гә ку­нак­ка кит­кән­нәр икән. Язу кал­дыр­ган­нар. Әһә, эш пеш­те бо­лай бул­гач, дип кул­лар­ны уга­ла­дым. Тә­рә­зә­дән, әни ки­чә ки­бет­тән са­тып ал­ган чел­тәр пәр­дә­не су­ы­рып ал­дым да, ке­ше-ка­ра күр­гән­че күл­гә чап­тым.

Фә­рит, озын тру­сик җил­фер­дә­теп, яр бу­ен­да әр­ле-бир­ле йө­ре­нә иде.

Озак йө­ри­сең, ма­лай. Ба­лык­лар ка­чып бе­тә ин­де, – ди­де ул шел­тә­ле та­выш бе­лән.

Ва­кыт әрәм итеп тор­мый­ча, тиз ге­нә сал­кын су­га кеpeп кит­тек. Тә­рә­зә пәр­дә­се бик җай­лы бу­лып чык­ты: сөз­гән са­ен бе­рәр чи­ләк ба­лык элә­гә. Чын ме­нә!

Фә­рит әни­се­нең ка­зан ка­дәр­ле өр-яңа кәст­рү­лен алып кил­гән. Ил­лә дә шәп бул­ды. Ту­ты­ра­быз гы­на шу­ңа ба­лык­ны. Бер­ва­кыт кәст­рүл дә тул­ды. Яр­да без­не кү­зә­теп тор­ган бә­лә­кәй Кә­рим­не кап­чык­ка кай­та­рып җи­бәр­дек. Ба­лык то­та тор­гач ва­кыт­ның уз­га­нын да сиз­ми кал­ган­быз. Яр­га чы­гып ба­лык­лар­ны чи­рәм­гә та­ра­тып бү­ләр­гә ке­реш­тек. Бә­хәс­лә­шәә­хәс­лә­шә бү­ле­шеп ят­кан­да якын­да гы­на:

Без­не дә, зин­һар, өлеш­сез кал­дыр­ма­гыз ин­де, – ди­гән та­выш­ка кү­тә­ре­леп ка­ра­сак, ни әй­тер­гә бел­ми ка­тып кал­дык. Кар­шы­быз­да укы­ту­чы апа бе­лән Рә­шит­не җи­тәк­лә­гән әни ба­сып то­ра иде.

Күз ачып йом­ган­чы Фә­рит­тән җил­ләр ис­те. Ә мин, га­дәт­тә­ге­чә, ба­шым­ны тү­бән иеп, җир ти­ше­ге­нә ке­реп ки­тәр­дәй бу­лып, алар ал­дын­да кал­ты­рый-кал­ты­рый ба­сып кал­дым... '

Без­нең бу шө­гы­ле­без ни бе­лән бет­кә­нен сөй­ләп тор­мыйм. Аны­сын үзе­гез дә тө­шен­гән­сез­дер ин­де.

Ба­ры шу­ны әй­тә алам, ул ва­кый­га­ны ис­кә тө­шер­сәм, әле хә­зер дә арт ягым әр­неп куя.

Кы­чыт­ка­ны биг­рәк зә­һәр бул­ды шул аның.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: