Көмеш кыңгырау

Ка­нат­ла­рың бул­са...

Рөс­тәм Мин­га­лим  Бер кыз кош­лар­ның ка­нат­лы бу­лу­ла­ры­на кы­зы­гып яшә­гән. – Ник ми­нем ка­нат­ла­рым юк икән? – ди­гән бу кыз әни­се­нә. – Кош­лар­ның ка­на­ты­на кы­зы­га­сың­мы? – ди­гән әни­се.

– Әйе, бик кы­зы­гам, – ди­гән кыз.
– Ка­на­тың бул­са ниш­ләр идең, ба­лам? – ди­гән әни­се. – Әл­лә очып ки­тәр идең­ме? Ми­не кал­ды­рып?
– Очып ки­тәр идем дә... Очып кай­тып җи­тәр идем, си­не са­гы­нып, – ди­гән кы­зы.
Ә­ни­се кы­зын ко­ча­гы­на ал­ган. Кыз да әни­сен ко­чак­ла­ган.
– Ка­нат­ла­рың бул­са, кул­ла­рың бул­мас иде. Син ми­не бо­лай ко­чак­лый ал­мас идең, кы­зым, – ди­гән әни­се.
Мон­нан соң ул кош­лар­ның ка­нат­лы бу­лу­ы­на да кы­зык­ма­ган. Алар­га ул бик яра­тып ка­рый, кыз­га­нып та куя... Үзе­нең бер­дән­бер әни­се, әни­сен ко­чак­лар­га ике ку­лы бул­ган өчен шат­ла­нып яши икән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: