Көмеш кыңгырау

«Калсын мактарлык эшем»

Шагыйрә Рәмзия Габделхакова шигырьләре.

Чын дус

Чын дуслар була сирәк,

Дуслыкны саклау кирәк.

Чын дус – ул терәк, кыя,

Аңа бар серең сыя.

 

Ул сине яхшы белә,

Уңыш-шатлыгың бүлә.

Килеп җитә ярдәмгә,

Сиңа бәла килгәндә.

 

Саксыз сүз әйтмә аңа,

Үпкәләтмә юк-барга.

Бел дустыңның кадерен,

Гел шатландыр күңелен.

 

Дусны кирәк якларга,

Ышанычын акларга!

 

Тәпиле йортлар

Бу йорттан өзелмиләр,

Кереп-чыгып йөриләр.

Кереп чыккан өчен дә

Никтер акча түлиләр.

 

Бу йортлар гел йөгерә,

Бар тарафка өлгерә.

Алардан башка яшәп

Булмый кала җирендә.

 

Урамда шактый алар –

Автобус, трамвайлар.

Бар әле тагы бер дус –

Мөгезле троллейбус.

 

Илнур

Хәзинәләр җирендә,

Тау-чишмәләр илендә –

Туган йортым, урамым,

Мин бит шунда туганмын!

Исемем бик килешле,

Дөрес әйтү тиешле.

Илнур бит ул ил нуры,

Дус итегез Илнурны.

 

Зур байлык – китап, белем,

Мәктәптә укып йөрим.

Сәлам бирмим өчлегә,

Укыйм дүртле-бишлегә.

Мин өйдә дә тик тормыйм,

Төзәтәм, ясыйм, буйыйм...

Әниемә булышам,

Бар эштә дә тырышам.

 

Беләм туган телемне,

Сөям туган илемне.

Мин – Илнур, уңган малай,

Бар яктан булган малай!

 

Сүзлек кирәк

Әллә «ит» ди, әллә «эт» ди,

Һич аңламыйм энемне.

Елый-елый, нидер сорап

Аптырата бит мине.

 

Ни бирсәм дә, башын чайкый,

Шул сүзләрне кабатлый.

Әнием дә озаклады,

Һаман кайтмый да кайтмый.

 

Әнием кайтып керүгә,

Көлеп җибәрде иркәм.

Аңлатып бирде әнием,

«Эт» дигәне сөт икән.

 

Бәбиләрнең серле телен

Аңлаулары бик авыр.

Әни, дим, башка вакытта

Син сүзлек язып калдыр.

 

«А»лар һәм «Б»лар

Кара-каршы басканнар да

Бәхәсләшә балалар.

«Безнең класс иң яхшысы,

Без алдынгы, без – «А»лар!

 

«А»га гел матур исемнәр:

Абый, апа, аналар...

Алтыннар, асылташлар,

Апельсиннар, алмалар...»

 

«Б» ягыннан җавап килә:

«Юк, без сездән көчлеләр!

Бездә бит – баш, бездә – белем!

Бездә – бөтен бишлеләр!»

 

Без – акча! Ә без – бакча!

Без – алан! Ә без – болын!

Бездә – аш! Бездә – ботка!

Сез – авыз! Ә сез – борын!

 

Үртәшәләр беренчеләр,

Тыңласаң ис китәрлек.

Телебез бай, һәр хәрефкә

Матур сүзләр җитәрлек.

 

Калсын мактарлык эшем

 

Мин туганчы булганнар

Җирдә елга-урманнар,

Шау чәчәкле аланнар,

Биек таулар, кыялар...

 

Мин туганчы салынган

Калалар, олы юллар.

Төзелгән зур-зур йортлар,

Биек матур биналар.

 

Мактаулы, олы эшләр

Башкарылган дөньяда.

Ял итәргә килмәдем,

Китерим нинди файда?

 

Сорауга җавап эзлим,

Дөрес яшәргә телим.

Әрәм үтмәсен көнем,

Минем дә калсын эзем.

Калсын мактарлык эшем,

Шуңа омтылып яшим!

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: