Көмеш кыңгырау

Ишек шыгырдавы

«Улың исән-сау кайтты!» – дигән хәбәрне җиткереп, шатланыплар шыгырдады ишек.

Ишек шыгырдады. Тукта, аяк тавышы аларның фатирларфна якынлашып килә түгелме соң... «Әй, көтеп-көтек буып ятудан да газаплы эш юк», – дип уйлап та бетерә алмады, лифт ишеге ачылды. төнге кунак, ананың өметен сындырып. өске катка менеп китте. «Тагын юк, улы түгел икән әле».

Өмет тулы күзләр сәгатьткә карады. Унике тулып килә...

– Кайда йөрер бу бала? – дип, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, Талия, ятагынна торып, бүлмәне берничә мәртәбә әйләнеп чыкты. Тагын ятты.

Янәдән ишек, шыгыдап, аны тын калырга мәҗбүр итте. »Юк, моынысы да ул булмады».

Талия, доагларын укый-укый, яңадан идәнгә торып басты да, акрын гына адымнар белән тәрәз төбенә килеп, төннең соклангыч матурлыгына хәйран калып карап торды. Урамда көз, алтын көз икән, ләбаса. «Эх, шушындый төндә, буй җиткән егетне дүрт стена арасында тотып кара, ә... Аның үз тиңдәшләре белән аралашуына куанырга кирәк тә бит, әнә күрше Әкълимәнең улф шайкага эләгеп юлдан язды, азып-тузып йөри. Ходай        сакласын!» Шулай уйланып торганда тагын лифт ишегенең дөмбердәгәне ишетелде. Талия урыныннан кузгалып куйды. «Тагын юк!»

Ул туктаусыз сибәләп торган төнге яңгыр тавышына колак салды. Моңсу булып китте. Шушы мәлдә ана үзен суыкта күшегеп, юл чатында берьялгызы басып калган мосафир итеп тойды. Күзләрен янә тәрәзәгә бакты. Әнә, уйнап-көлешеп ике яшь-җилкенчәк кайтып килә. Тик алар арасында улы гына күрнемәде.

«И-и-и, минем дә шундый чакларым бар иде бит!» – дип уйлап куйды эченнән генә, һәм подъезд төбендә тыйнак кына, кулга-кул тотынышып, нидер сөйләшкән егет белән кызга озак итеп төбәлеп торды. Бераздан кыз, гәүдәсен төз тотып һәм көяз генә атлап, ишеккә юнәлде. Ул тоткага килеп тотынуга, ишек тә аны танып алып шыгырдап куйды. Ә егете исә, сөйгәне кереп киткәч тә, киң җилкәләрен турайтып, әле подъезд ишегенә, әле як-ягына карангалап, озак кына басып торды.

Талиянең игътибарын ишек кашына эленгән фонарь яктысына якынаеп килүче янә бер шәүлә җәлеп итте. Ул бөтен йөрәк тоемын эшкә кушып, аның аяк тавышын тыңлады. Монысы да улы түгел иде. «Ул да кемнеңдер улы, бердәнбере бит инде, – дип, ыспай егетне үзләренең ишегенә кадәр хәстәрлекле карашы белән озаткач, артыннан: «Тәүфыйклы бул, балам!» – дип, теләк теләп калды. Ишек шыгырдавында таныш түгел аһәңнәр сизелмәсә дә,  теге бала кереп киткәч кенә тынычлангандай булды һәм, тирән сулап, яңадан үз уйларына бирелде. «Син дә кеше көтеп бетеренәсең, ишек. Кемнәр генә синең келәне килеп тартмаган да, кемнәр генә төрле уй-теләк белән сине ачып-ябып йөрмәгән. Шатлыгын да, бәхетен дә, кайгысын да күргәнсеңдер син үз гомереңдә. Ләкин, шыгырдавың һаман да шул – элекке килеш. Тупсаң аша атлаучы кайбер кешеләр кебек дуамал да түгел син. Мәңгегә сабырсың!»

Әнә, җирдәге яфракларның өстенә басарга теләмәгәндәй, читләтеп кенә атлап, тагын берәү кайтып килә. Подъезд янына килеп җиткәч, ул җиргә иелеп чаган яфракларын җыеп алды. Талия аны ерактан ук танып алган иде инде. Шул газиз сыннан карашын мизгелгә дә аермыйча: «И-и-и, бигрәкләр дә әтиеңә охшап,  йомшак, сабыр холыклысың да инде. Әйләнә-тирәңне карап йөрсәңче, уяу булсаңчы, балам!», – дип сөйләнде ана үзалдына. Шунда ук, эчке канәгатьлелек кичереп: «Йөрәге таза баламның! Димәк, Ходай иманын биргән...» – дип куйды.

Әйе, ишеккә нәрсә, аңа, һәрвакыттагыча, үз вазифасын җиренә җиткереп башкару хас. Бу юлы да керүчегә каерылып ук колачын ачты. «Улың исән-сау кайтты!» – дигән хәбәрне җиткереп, шатланыплар шыгырдады ишек.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: