Көмеш кыңгырау

Исем­сез ка­ла яз­ган Бо­жан ту­рын­да әки­ят

Бо­рын-бо­рын за­ман­да җан ия­лә­ре­нең бер­се­нең дә исе­ме бул­ма­ган, имеш. Алар­ның исем­сез бу­лу­ла­ры ке­ше­гә дә бай­так кы­ен­лык­лар ту­дыр­ган. Җан ия­лә­ре җы­е­лыш­кан­нар да, үз­лә­ре ара­сын­да иң акыл­лы җан ия­се­нә исәп­лән­гән Ке­ше бе­лән ки­ңәш­ләш­мәк­че бул­ган­нар, үз­лә­ре­нә исем та­бу­ны аңа йөк­лә­гән­нәр.

Ә Ке­ше бер­ни­чә тәү­лек йок­ла­мый­ча, бу проб­ле­ма­ны чи­шү юлын эз­лә­гән. Төр­ле аваз­лар­дан сүз­ләр ясап, ул сүз­ләр­не ка­ен ту­зы­на язып, бер кап­чык­ка ту­тыр­ган. Бар­лык җан ия­лә­рен үз яны­на җый­ган һәм һәр җан ия­се­нә ике ка­ен ту­зын сай­лар­га мөм­кин­лек бир­гән. Исем­сез ка­лу­дан кур­кып, Ке­ше яны­на иң бе­рен­че се­ләү­чән шу­ы­шып кил­гән. Икен­че бу­лып – кү­се, өчен­че бу­лып – ку­ян, ан­нан соң те­зе­ле­шеп ат, кер­пе, каз, юл­ба­рыс исем сай­лар­га кил­гән­нәр. Бе­рен­че бу­лып кил­гән се­ләү­чән бе­рен­че исем­не сай­лар­га ти­еш бул­ган. Тик җан ия­лә­ре ара­сын­да ри­за­сыз­лык, та­выш-гау­га чык­кан. «Ул – җан ия­се тү­гел! Аны исем сай­лау­да кат­наш­тыр­мас­ка?» – ди­гән юл­ба­рыс ысыл­дып.

  • Мин җан ия­се ге­нә тү­гел, җан­нар ия­се! Ми­не ур­та­лай өзеп, өч­кә, дүрт­кә бү­леп ка­ра­гыз! Ми­нем һәр өзел­гән өле­шем яши ала­чак! – ди­гән се­ләү­чән.

Ке­ше дө­рес­лек бе­лән хө­кем ит­мә­сә, җан ия­лә­ре бер­сен-бер­се бо­тар­лап та таш­лый алыр иде!

Се­ләү­чен­гә исем сай­лар­га мөм­кин­лек бир­гән­нәр. Ул:

  • Мин су­сыз бө­тен­ләй яши ал­мыйм. «Су» һәм «ал» сүз­лә­рен ми­ңа би­ре­гез. «Су­ал­чан бу­лам!» ди­гән.

Җи­рә­бә­дә кү­се өле­ше­нә «кү­лә­гә» исе­ме чык­кан, ә Кү­се:

  • «Кү­лә­гә»­гез дә, «күл­»е­гез дә үзе­гез­гә кал­сын! «Кү­се» ми­ңа җи­тә, мин «Кү­се» исе­ме­нә ри­за! ди­гән.  

Җы­е­лыш­ка йок­лап ка­ла яз­ган аю:

  • «Кү­лә­гә»­не ми­ңа кал­ды­ры­гыз, зы­я­ны ти­мәс! Икен­че исе­мем «бал» бул­сын! – ди­гән, ди.

Ку­ян үзе­нә «Куш­ко­лак» ди­гән исем сай­ла­ган.

Ике­шәр исем­ле бу­лыр өчен ат үзе­нә «да­га», кер­пе – «и­нә», каз – «ка­нат» ди­гән сүз­ләр­не дә ал­ган­нар, шу­ңа кү­рә ин­де ат­ны – да­га­сыз, кер­пе­не – инә­сез, каз­ны – ка­нат­сыз итеп күз ал­ды­на ки­те­реп тә бул­мый.

Җан ия­лә­ре та­ра­лы­шыр ва­кыт җит­кән­дә, исем сай­лар­га бо­жан очып ки­леп өл­гер­гән.

  • Си­ңа исем кал­ма­ды бит ин­де, соң­га кал­дың! ди­гән­нәр аңа кал­ган җан ия­лә­ре бер­та­выш­тан.
  • Мин үзе­мә «бо­жан» дип исем куш­тым. Очып кил­гән­дә үк сез ми­не ис­кә тө­шер­ми ка­ла ал­мас­сыз! ди­гән дә ке­ше­нең ко­лак тө­бе­нә үк ки­леп бы­зыл­да­ган. Үз ти­рә­сен­дә әй­лән­гә­ләп очып йө­рү­че бо­жан­нан ке­ше, чын­лап та, кур­кып кал­ган.
  • Ярар! Бо­жан бул­саң бу­лыр­сың,  без си­ңа йо­кы ди­гән сүз­не дә исем итеп өс­тәп би­рә­без. Го­ме­рең­нең күп өле­шен йок­лап уз­дыр! Без­гә зы­я­ның гы­на ти­мә­сен! ди­гән ул.

Җан ия­лә­ре ке­ше­нең үзе­нә дә исем сай­лау мөм­кин­ле­ге бир­гән­нәр. Ул «а­кыл», «ки­ем», «дус» исем­нә­рен сай­лап ал­ган.

  • Мин ки­ем­сез дә, акыл­сыз да, дус­лар­сыз да яши ал­мыйм. Сез ба­ры­гыз да ми­нем дус­ла­рым бу­лып кал­са­гыз иде! ди­гән. Бо­жан­нан баш­ка җан ия­лә­ре ке­ше бе­лән дус бу­лып яшәр­гә сүз бир­гән­нәр, ди.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: