Көмеш кыңгырау

Җирдә миңа ни кирәк? 

Җирдә миңа ни кирәк?  Әти дә әни кирәк!  Җирдә миңа ни кирәк?  Без яшәгән өй кирәк! 

Җирдә миңа ни кирәк?

Әти дә, әни кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Без яшәгән өй кирәк!

 

Җирдә миңа ни кирәк?

Әллүкиле көй кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Тукай, туган тел кирәк!

 

Җирдә миңа ни кирәк?

Туган-үскән ил кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Мәңге имин Җир кирәк!

 

Фаил Ислам рәсеме.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: