Көмеш кыңгырау

Мин кулыма кабат каләм алдым

...Тик һаман да шул язмыш дигән нәрсә бар бит әле. Яз­мыш мәсьәләне икенче төрле хәл итте дә куйды...

Икенче ялымда ук мин кулга тагын каләм алдым. Чәнче­леп киткере, тагын берни барып чыкмый... Шунда, тар бүлмәдә әрле-бирле йөренгәндә, минем күзем стенага берке­телгән кечкенә көзгегә төште. Аннан миңа авыз-борыны са­лынган, тәмам сөмсере коелган бер йолкыш бәндә карап тора иде. Шунда... минем баш миендә нәрсәдер "келт" итте, ниндидер кискен хәрәкәт, революция булды минем башта! Тукта әле, кайда тора бу кечкенә генә көзге? Юк, кечкенә түгел, зур көзге, кеше буе көзге бу. Тар, тынчу бу бүлмәдә түгел, ә начальникның иркен, якты бүлмәсендә тора ул. Һәм аннан карап торган кеше дә бер йолкыш бәндә түгел, ә оялчан, алсу йөзле, киң иңсәле, таза беләкле яшь бер егет. Яшь эшче! Әһә! Ә нәрсәгә дип кергән әле ул начальник бүлмәсенә? Әлбәттә инде, гариза бирергә, үзен эшкә алуларын сорап. Тукта әле, нәкъ менә минем хикәянең башы түгелме соң бу, шулай яза башласаң, ярый түгелме? Һәм мин, инде шактый җиңел генә һәм тиз тотып, беренче җөмләләрне кәгазьгә төшердем. Аннан инде эш авырайды, тик кармаланып-акрынлап булса да алга киттем. Әлбәттә, вакыйгалар нәкъ тор­мыштагыча бармады. Әллә кайчан вафат әтием терелде, ул укытучыдан карт эшчегә, инде пенсиягә чыккан паровоз ма­шинистына әверелде. Дамира исә әлегә бөтенләй читтә ка­лып торды. Мин үзем дә моңарчы бөтенләй зимагурлыкта йөрмәгән, әле генә урта мәктәпне бетереп чыккан, кыяр ке­бек чиста һәм ямь-яшел бер егеткә әйләндем. Ә Александр белән Иванны үзгәртеп торуның да кирәге булмады. Алар тормышта үзләре нинди кеше булсалар, хикәя битенә шул килеш диярлек кереп тә киттеләр. Мин әллә ни озынга суз­мыйча хикәяне язып тәмам да иттем, Казанга җибәрдем.

 

Җибәрдем дә, өметләнеп көтә дә башладым. Берни ба­рып чыкмагандыр, дигән курку да зур, әмма өмет тә шул чама. Унбиш көн көтәм, бер ай. Көтә торгач, ике-өч ай да үтеп китте. Шунда инде минем өмет тәмам өзелде. Әлбәттә инде, шундый гади бер вакыйгадан нинди хикәя килеп чык­сын ди? Әдәби әсәр! Миндә —зимагурлыкта йөргән бер фәкыйрьдә, нинди сәләт булсын. Әдәби әсәрләрне аны табигать-анабыз үзе мул итен талант биргән, бөтенләй үзгә рух­лы, икенче калыптагы кешеләр генә яза ала торгандыр. Үзем­нең ыштыр йөзем белән алар рәтенә мин үреләм тагын. Эшле кешеләрне борчып, Уралдан Казанга тикле хикәяләр җибәргән булып. Беткәндер анда үз язучылары... Һәм мин ни дә булса көтүләремә, үземнең язу турындагы уйларыма нокта куйдым. Бердән тынычланып, иркенләп тә киттем.

Тик һаман да шул язмыш дигән нәрсә бар бит әле. Яз­мыш мәсьәләне икенче төрле хәл итте дә куйды. Бер кичтә эштән кайтсам, Дамира мине баскыч төбендә үк көтеп тора, кулында ниндидер газета, үзенең авызы колагына җиткән. Газетаны тиз генә кулыннан тартып алдым. Үземнең йөрәк дөп-дөп тибә. Җәтрәк карыйм: "Татарстан яшьләре"! Әһә, кайда менә дүртенче бит. "Р. Бикташев. Беренче адымнар. Хикәя". Минем хикәя! Газета битендә мин азапланып уйла­ган, мин төзегән җөмләләр... Шунда ук баскыч төбендә уты­рып хикәямне рәттән ике кат укып чыктым. Менә бит, баш­каларның хикәясе төсле. Бер җөмләсен дә үзгәртмәгәннәр диярлек, үзем ничек язсам, шулай басканнар да. Нәкъ урта бер төшендә рәсеме дә бар хәтта. Бер яшь егет паровоз топкасына күмер ташлый. Анысы да үземә охшаган кебек.

Бу минутларда мине биләп алган куанычны, шатлыкны сез дә хис итә алсагыз икән! Бу минутларда дөнья минем өчен шулкадәр матур, якты, аның һәр почмагы, хәтта инде безнең тәбәнәк түшәмле кысан бүлмәбез дә иркен, бәхет белән тулы иде. Үзенең беренче әсәре газета битендә басылуның ниндәен шатлык икәнен шул шатлыкка ирешә алган кеше генә тулысыңча төшенә ала торгандыр.

Газета белән конвертта тагын бер язу бар иде. Анда бу хикәянең ярышта катнашып икенче урынны алуы, моның өчен миңа дүрт йөз сум бүләк тә билгеләнгәне хәбәр ителгән иде. Монысы өчен инде, үземнән дә битәр, Дамира куанды.

Менә шуннан соң инде мин вакыт тигәндә аз-маз хикәяләр яза башладым. Шунысын да әйтим, әдәбиятка инде мин шак­тый соңарып килдем. Бу беренче хикәям чыкканда миңа егер­ме җиде яшь иде. Бераз алгарак китеп әйтсәк, гомерем буе шул, кыска хикәяләр яздым. Язучылык эшен үземә төп һөнәр итмәдем, гомерем буе кайдадыр эшләгән килеш яздым. Алай да бер дистә китап язып чыгардым. Татарстан Язучылар бер­леге әгъзасы булдым...

Ярый, без Магнитта, мин паровоз кочегары бит әле. Шу­шы тар фатирда безнең икенче кызыбыз — Светлана дөньяга килде. Тууына ике ай булуга, Дамира аны да култык астына кыстырды да, үзе эшләгән яслегә алып китте. Шулай итеп, безнең татар халкының чын бер фаҗигасе, туган җиреннән кубып читтә яшәргә дучар ителгән татарлар фаҗигасе безнең гаиләгә дә турыдан-туры кагылды. Ягъни татар язучысы гаи­ләсенә... Яследә барысы да рус балалары булганлыктан, безнең кызларыбызның теле ачылганда ук икесенең дә русча ачыл­ды. Менә татарлар да: "Өйдә тәрбия, өйдә таләп!" —диләр. Пүчтәк сүз бү, үз башына төшмәгән кеше сүзләре. Без Дамира белән өйдә бер генә сүзне дә, гомер буена, русча сөйләшкәне­без юк. Һәрвакыт татарча, һәрвакыт тулы тавыш белән. Өстәвенә мин үзем, рус телен болай әйбәт белсәм дә, русча авыр сөйләшәм. Гомер буена акценттан котыла алмадым. Өйдә никадәр татарча сөйләшсәк, җырласак та, безнең балалары­быз үз ана телләрен ярым-йорты гына белеп үстеләр. Инде үсеп җиткәч тә, тормышка чыгып, рус арасында яшиләр...

Радик Фәизовның "Ак каз" повестыннан өзек.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: