Көмеш кыңгырау

Ике әни

Әни! Шушы исемне әйтү белән, кеше күңеленә ника­дәрле җылы хисләр килә, нинди нурлы яктылык сирпелә. Бала чактан ук, әле әниебезнең муенына сарылып үскән­дә үк, без бу исемне чиксез ярату, гамьсез шатлык, ләз­зәтле куаныч белән әйтәбез.

Инде еллар үтеп үзебез дә олыгаеп килгәндә, бу кадерле исем сагынуга, моң һәм са­гышка төрелә. Бу олы исем безне гомеребез буена озата килә һәм, мөгаен, инде соңгы сулышыбызны алып яткан­да да, безнең сүнеп барган рухыбызга әни дигән мөкат­дәс зат үзенең соңгы хәер-фатихасы белән ниндидер бер җиңеллек бирәдер.

Гадәттә һәркемнең әнисе берәү генә була. Тик тор­мыш дигән бу бик катлаулы иҗтимагый күренештә та­бигать үзе куйган бу катгый кагыйдәдән дә тайпылу бар икән. Кайберәүләрнең әнисе икәү, сирәк очракларда ан­нан да күбрәк булырга мөмкин икән.

Шәхсән, минем үземнең ике әнием булды, һәм, бераз гаҗәп ишетелсә дә, шуның белән мин үземне бәхетсез дип санамыйм. Гаҗәп ишетелә дип шуңа әйтәм, бик яшьли үз әнисе вафат булып ятим калгач, икенче, үги әни кулларында үскәч, бу кеше инде үзен бәхетсез санарга ти­еш иде кебек. Ә менә мин алай дия алмыйм, һәм ни өчен болай икәнен укучым ары таба, сүз барышында төше­нер, күңеле белән сизеп алыр дип өметләнәм.

Радик Фәизовның "Ике әни" документаль повестенә кереш сүз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: