Көмеш кыңгырау

Гомер йомгагы

Язасы килү теләге сокланганда һәм сагынганда килә. Кәгазь каршында үзалдыма елмаеп уйланам. Туган җиреннән еракка киткәч, Африка малайлары крокодилларны сагынып искә төшерәләр микән? Бигрәкләр дә куркыныч су җәнлекләре бит. Сурәтен күргәч тә тәнең өшеп китә. Корбанына ыргылган чакта, телевизор экранын ватып чыгып, бүлмәңә килеп төшәр шикелле, артка чигенеп куясың. Юлбарыс, арысланнарын күр инде, нинди гаярьлар! Фил, бизон, гиппопотам... тагын әллә ниләр... һәммәсе дәһшәт чәчеп тора. Жираф кына юаш-ягымлы күренә, шунысы кыен: яратып муеныннан сыйпар өчен аңа баскыч куярга кирәк. Яраталардыр Африка малайлары, бу кыргый җәнлекләрнең дә ниндидер йогышлы-уңай сыйфатлары, сөйкемле сөякләре бардыр. Һәркемнең дә туган ягы үзенә газиз.

Туган җир — әнкәң кебек үк бер генә, бердәнбер, аны сайлап алмыйлар. Минем дә туган авылым, инешем, тау-үзәннәрем, урмантугайларым, ерак киткән саен кечерәя барып, нәни генә хәтер йомгагына әверелеп, күңелемә күчкән. Шул йомгак җебе буйлап еллар аша кайтырга иде дә балачак хәятының капкаларын ачып керергә иде. Әмма капкалары ачылмый шул... Миңа хатирәләр бишегендә тирбәлеп, нәүмизләнеп онытылырга гына кала. Әнә ул — мин, яланаяклы малай, инеш буеннан чабып барганда, бәбкә үләне арасында яшеренеп кенә үскән чәнечкедән аяк табанын чактырганмын да, бармак арасына кадалган угын эзләп, яр кашагасында утырам. Текә яр кырыенда елгыр кәҗәләр . Тянь-Шань тауларында гомер сөргән борынгы бабаларын хәтерләтеп, ярдан сикерәләр, сөзешеп алалар. Берсе минем янәшәмә килеп баса да, тоягың булса сине дә чәнечке чакмас иде дигән масаюлы кыяфәт чыгарып, күн иренен кыйшайтып «сагыз чәйни». Ук кебек атылган карлыгачлар, очышлый гына, суда түшен чылатып үтәләр. Тын су өсте шул мәлдә кытыкланып куя — вак кына дулкыннар хасил була. Сыйпарга дип үрелгәч, ат сыртыннан да шулай рәхәт калтырану йөгереп уза бит. Еракта, тегермән таллыгында, кәккүк моңлана. Кәккүк кычкыра, диләр. Юк,кычкырмы й шул ул, табигатьнең галибанә тынлыгын сискәндерми генә моңлана. Җәй хозурлыгыннан сирпелгән аваз бу — кәккүк аһәңе. Таулар, үзәннәр җ әй хозурында изрәп тыңлыйлар аны. Күке, күккү-күккү, минем гомерем күпме? Малай чакның эчкерсез соравыннан кәккүк бер мәлгә тын кала, язмышың хакында күк белән киңәшеп ала да ашыкмый гына саный башлый. Аның йөзгә кадәр санавын тыңларга синең түземең җитми, аякларыңа тизлек кирәк, сине яңа дөньялар көтә, офык артыннан киләчәк дәвер ашыктыра. Балачакның кадерле, самими сурәтләрен санап бетерерлекмени! Мунча кергәндә ләүкә астында чуар түшен мимылдатып утырган бакадан курка идем. Ә ул — сәйлән күзле Мунча Иясе булган икән лә... Абзар Иясенең төн чыгуга ат ялын унике толымга үреп куюы... Җилле көндә морҗаның улавын җенгә сылтап юрган астына керүләр... Әрекмән яфрагына җыелган чык суына «баткан» кырмысканы коткару... Чәчәк таҗына кунган бал кортының аякларын ышкый-ышкый сутлы серкә җыюы дисеңме...

Ә бервакыт, урман аланында печән чапкан чакта, әтинең чалгысына эләгеп, кәлтә койрыгын өздергән иде. Куркудандыр инде, кәлтә үзе үлән арасына кереп югалды, үрлекырлы сикереп койрыгы гына калды. Бераздан ул да тынды. Кызганыч күренеш иде бу. Икенче елны, шул ук аланда печән чапканда, әти теге кәлтәне эләктереп алды.

 — Менә, улым, койрыгы яңадан үскән,— диде. Мин шаккатып карыйм: койрыгы элеккедән кыскарак шикелле, үсеп киткән урынында җөе дә сизелә... барыбер үскән бит, үскән! Әнә шулай, бары да хәтердә: капка шыгырдавы, әтиәнинең тавышы, күз карашы, күрше-күләннәрнең йөз рәвеше; авылның ярлы-ягымлы манзарасы — болар минем күңелне юатып, илһамга баетып торучы истәлекләр. Әнә ул — мин өстәл янында рәсем ясап утырам. Тышта буран кайный, вакыт-вакыт карлы итәге белән тәрәзәгә килеп сарыла. Мич артында тыйнак кына чикерткә сайрый. Стенада күкеле сәгать келт-келт вакыт саный. Әни ястыкка аркасын терәп утырган да оек бәйли. Песи аның йомгагын караваттан тартып төшергән, тәгәрәтеп, кинәнә-кинәнә уйный. Бераздан әни ястыкка кырынаеп, калгып китә, кулындагы энә-җебе алъяпкычына төшә, шулчак иркенлек сизгән песи, әрле-бирле тәгәрәтеп, йомгакның җебен сүтә бара, сүтә бара... Гомер дә шулай, язмышың сүтеп барган йомгак артыннан әкияттәгечә: «Тәгәри китте йомгагым, күрмәдеңме, әбекәй?» дигән шикелле, һаман саен киләчәгеңә ашкынып, елларны ерып барасың да барасың. Артка борылып карагач ишетәм: Стәрле таллыгында кәккүк һаман әле миңа гомер саный... Рәхмәт сиңа, юмарт кәккүк! Үзең дә озак яшә, туган як күрәзәчесе!..

Марсель Галиев.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: