Көмеш кыңгырау

Гомер буе

​​​​​​​Гомер буе сине сагынырмын, Кемем генә минем булсаң да

Гомер буе сине сагынырмын,

Кемем генә минем булсаң да,

Кемне генә юлда очратсам да,

Кемгә генә гашыйк булсам да.

Гомер буе сине сагынырмын.

Син дә мине сагын, онытма!

Без һәрвакыт янәшәдә йөрдек,

Яна алмый калдык бер утта.

Гомер буе сине сагынырмын,

Сагынырмын син – сүз бирәм!

Күңел тулы әйтелмәгән хисләр,

Әйтеп булмый аны сүз белән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: