Көмеш кыңгырау

Гөләпләр керфеге

Минем тамагыма төер утыра. Тезләнеп офыктагы бөркеткә кулны сузасым, күкрәк куышлыгында яралган гади дә, бергә тезелгәч сәер дә яңгыраган сүзләрне кычкырасым килә: Кояш, цык, цык! Көндез дә, төнлә дә цык! Синең өцен һәр цакта Минем тәрәзә ацык.

Офыкта кызгылт бөркет алтын канатларын җәйгән. Күк гөмбәзе әле яңа гына юган тәрәзә пыяласы сыман зеңләп тора. Бөркет канатларын аз гына кагып алыр да, җем-җем итеп торган каурыйлары бөтен дөньяга таралыр сыман. Агачлар арасына качкан җил малае миңа телен күрсәтә... Без әтәй белән сусыл үләннәрне ерып урманга кереп барабыз. Урманның мыш-мыш сулыш алганы ишетелә.

 Минем тамагыма төер утыра. Тезләнеп офыктагы бөркеткә кулны сузасым, күкрәк куышлыгында яралган гади дә, бергә тезелгәч сәер дә яңгыраган сүзләрне кычкырасым килә:

Кояш, цык, цык!

Көндез дә, төнлә дә цык!

Синең өцен һәр цакта

Минем тәрәзә ацык.

Өстендәге катлам-катлам гасырлар басымын җиңеп миндә, күрәсең, мәҗүсилек бәреп чыккандыр. Табигать белән япа-ялгыз калган кыргый кеше...

 Минем өйрәнчек шигырьләр һәрвакыт шулай табигатькә эндәшү белән башлана иде: «Яңгыр, яңгыр!» яисә «Җил! Кил монда...» Бу самими юллар телемне ачкан сүзләрдән тезелә. Мин әле әдәби телнең барлыгын белмим. Цык-цык... Гүя һун бабаларыбызның дагалы тояклары Рум юлларының ташларына бәрелә. Хәер, Алтын Урда ханнары да «ц»ылаштырып «сүләшкән», дип язалар бит...

Мин әле шигырьнең вәзенен дә чамаламыйм. Шигырь сабыйлык туфрагында ботаклы-чатаклы куак булып үсеп чыга. Куакларны ерып, үз сукмагымны эзлим, гөләпләрнең керфегенә килеп төртеләм... Әдәбиятның киң, сикәлтәле юлына килеп чыккач, мин шул сукмагымны сагынып елармын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: