Көмеш кыңгырау

Гасыр романы язабыз 

Бүген китап язып карау өчен иң кулай вакыт. Танылган язучы Зифа Кадырова да беренче китабын бик авыр, борчулы вакытында яза башлаган.

Өлкән яшьтәгеләрнең “Минем күргәннәр китап итеп язарлык” дигәннәрен ишеткәнегез бармы? Үз язмышлары, ялгышлары, югалту-табышлары турында башкаларга да сөйләргә теләүчеләр, чыннан да, җитәрлек. Хәер, тормыш тәҗрибәсе белән бүлешәсе килүдә генә мени хикмәт? Хәтта яшьләр дә бөтен кешене шаккаттырырлык гасыр романы язып күрсәтү уе белән янарга мөмкин. 
Бүген китап язып карау өчен иң кулай вакыт. Чөнки совет чорына хас әдәби калыплар, һәртөрле тикшерүләр, цензура – берсе дә юк. Телисең икән, шедеврыңны интернетка куй, йә булмаса үз акчаңа бастырып тарат. Тиражың аз икән, китап чыгару сиңа кыйммәткә төшмәячәк. Чыгарган кадәре уңышлы сатылса, иҗат җимешеңне китап нәшриятына да тәкъдим итеп карарга була. Монысы – мәсьәләнең практик ягы гына. Инде китап язуның үзе турында сөйләшик. 


Беренче кагыйдә 
Китап язарга алынгансың икән, иң мөһиме – көн саен язуны гадәткә кертергә кирәк. “Ардым, бүген кәеф юк, бу арада мәшәкать күп, баш авырта, менә дүшәмбедән...” – болар берсе дә башлаган эшне туктатып торырга сәбәп була алмый. 
Китап язуны – танылу мөмкинлеге дип кенә карау да дөрес түгел. Яңа бер “дөнья” тудыру – бу үзе дә мавыктыргыч шөгыль. Һәм ул онлайн-уеннарга караганда, һичшиксез, кызыклырак. Чөнки сюжет, геройлар – барысы да син уйлап тапкан. Эчпошыргыч күңелсез көннәрдә шушы «үз дөньяңда» яшәп алырга да мөмкин. 
Танылган язучы Зифа Кадырова да беренче китабын бик авыр, борчулы вакытында яза башлаган. Һәм геройлар тормышы белән «яшәп», ул шулкадәр мавыгып киткән ки, хәтта үз мәшәкатьләрен турында күпмедер дәрәҗәдә онытып та торган. Аның каравы, берникадәр вакыттан проблемалары үзеннән-үзе чишелгән. 
Геройлар 
Иң беренче, әлбәттә, әсәрнең темасын ачыкларга кирәк. Һәм төп геройның кем булачагын, нинди булачагын күз алдына китерергә. Хатын-кызга, мисал өчен, үзе турында язу кызыклырак булырга мөмкин. Әмма үзең турында язу ул әле үз тормышыңны язу дигән сүз түгел. Героиня күпмедер дәрәҗәдә сезгә охшаса да, ул башка – кызыклырак тормыш белән яшәргә тиеш! Төп образны бездә – татарда акыллы, әдәпле, идеалга якын итеп сурәтләү бар – ә сезнең персонаж, мәсәлән, шат күңелле, оптимист булсын. Героинягызны беркайчан югалып калмый торган кыю һәм матур итеп сурәтләп карагыз. Ул теләсә-кайсы геройның (китаптагы, дим) күңеленә хуш киләчәк. 
Язганда кемнедер кабатлаудан курыкмагыз. Әйе, моңа охшаш персонаж турында инде язганнар. Шуннан ни? Аның каравы, сез тудырган образ иң кызыклысы булырга мөмкин. 
Сюжет 
Язу өчен иң уңайлысы – җиңел тел белән, юмор белән язылган фантастика. Фантастикада мөмкинлекләрнең чиге юк: тиңе булмаган мәхәббәт тә булырга мөмкин анда, ниндидер сихри элементлар, тормышта булмастай хәлләр дә. Сөйләшә торган песиләр, күренмәс кешеләр, тагын әллә ниләр. 
Детектив та укучыны җәлеп итә торган жанр. Үз йөзен оста яшерә белгән җинаятьче, искитмәле кыю, әмма беркатлы тикшерүче, һәм сизгер күңелле күрше хатыны – йөрсеннәр шунда җыены бергә. Ахыр чиктә тикшерүче белән әлеге ханым дуслашып та китәргә мөмкин. 
Тик ничек башларга? 
«Мин күземне ачтым», – диюгә сүзләр үзеннән үзе тезелеп китәр дип уйласагыз, ялгышасыз. Йокы бүлмәсендәге тәртипсезлекне сурәтләп чыгуга ук туктап калуыгыз бар. Ничек кенә булмасын, башта сюжет сызыгын чама белән булса да күзалларга кирәк. Аннан инде шушы сюжетка хезмәт итәрлек вакыйгаларны сурәтли башларга була. Персонажларыгызны танышларыгызга ошатып тасвирлагыз, шул очракта алар, һичшиксез, җанланып китәр. 
Китапны язып бетерми торып, редактировать итү, ягъни төзәтү белән мавыкмаска киңәш итәбез. Һәр нәрсәнең үз вакыты. Югыйсә, озак вакытлар бер урында таптануыгыз мөмкин. Хәзергә сезнең өчен иң мөһиме – бу тарихны сөйләп чыгу. Ә әсәрне камилләштерү турында соңыннан уйларсыз. 
Вакыйганы тасвирлаганда, вак детальләргә игътибарлы булыгыз. Берәр билгеле язучыга, аның стиленә ошатып, иҗат итсәгез дә, зарар юк. Кемгәдер иярү стильсез язуга караганд
а яхшырак. 

Һәм иң соңгысы – Агата Кристи детективларының сюжетларын табак-савыт юганда уйлап таба торган булган. Бетмәс-төкәнмәс йорт эшләре фантазиягә бирелер өчен менә дигән вакыт ул. 
Менә сезне өйрәттем-өйрәттем дә, үзем дә кызыгып куйдым бит әле. Әллә, чыннан да, берәр китап язып карарга микән? 
Ризидә Гасыймова әзерләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: