Көмеш кыңгырау

ЕРТЫЛГАН РӘСЕМ

Кире килеп кабат эзләсәң дә, Иң беренче сөю табылмый...

Җил очыртып алып килде миңа

Бер рәсемне...

Ертып ташланган.

Сагыну, яратулар ташып тора

Уйчан күзләр, куе кашлардан.

Мин очратмам сине, гүзәл кызый,

Моңсу егет, сине күрәлмәм,

Сезне мәңге аермаслык итеп,

Сөю җыры язып бирәлмәм.

Бик еш шулай тормыш иртәсендә

Яшьлек белән яшьлек хушлаша.

Мәхәббәтнең кадерен белмисең шул,

Үз сөюең җилдәй очмаса.

Рәсемнәрне тагын табып була,

Рәсемнәргә еллар кагылмый;

Кире килеп кабат эзләсәң дә,

Иң беренче сөю табылмый...

1960

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: