Көмеш кыңгырау

Җен-пәриләр белән очрашу

Мәктәптә җен-фәлән кебек нәрсәләргә ышанмаска өйрәтсәләр дә, ышандырып кара син дәү әниләрне шүрәле, җен һәм убырның юклыгына! «Сәвит мәктәбендә укып, бозылып беттегез, Алла да юк, мулла да юк, бер әйбердән курыкмыйсыз!» – дип,  сукранып тик торалар. Мин төн кунып йөргән Рәкыя әби дә, нәкъ шулай.  Ялгызы яшәгәч, җен-фәләннән бигрәк тә шикләнә ул.

       Менә бүген дә аның янына куна килдем әле. Тәмлүшкәләр белән самавыр чәе эчкәннән соң портфелемне ачып карасам – туган тел китабым өйдә онытылып калган.  Өй эшен әзерләгән идем әзерләвен. Тик мәктәпкә китапсыз барырга ярамаганлыгын белгәнгә,  иртән үзебезгә кереп чыгарга булдым. Иртән биш тулмас борын ук уянылды. Рәкыя әби: «Хет җиде тулсын, ачы таң белән курыкмыйча ничек кайтасың, җен-мазар килеп чыкса? – дип, күңелгә шомлык оеткысын салып куйса да, киенүемне дәвам иттем. Пәлтә төймәләрен Тукайның  «Сабыйга»  шигырен сөйли-сөйли каптырам. 

       «Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул;
        Сөйләве яхшы, күңелле – шагыйранә ялган ул.»

       Әбиемә бөек шагыйрең бар ни дә, юк ни! Үземне генә чыгарып җибәрәсе  килмичә, кара бәрхеттән тышланган кыска пәлтәсен кия башлады. Ул мыштырдаган арада, мин ишектән чыгып та йөгердем.

       Апрель азагында, көннәре җылы торса да, иртәнге якта суыграк.  Салкын һава чыккан уңайга, юка пәлтәм аша үтеп кереп, бөтен тәнемә «ревизия» ясарга кереште. Әллә һава салкынлыгы, әллә шикләнү хисе көчәйде, эчтән калтырата башлады. Үч иткән кебек, урамда лампочка-мазар да янмый, дөм караңгы. «Кире әйләнеп керсәм?» Җитмәсә,  резин итекләрем шапылдавына,  йөрәк  тә мерт-мерт итеп куя.  Менә күрше Усман абзыйларның йорты. Абау! Безнең капка төбендә  ап-ак бер нәрсә коймага сөялгән түгелме?!  Шагыйрьнең: «Һич өрәк, албасты булган сахралар, кырлар да юк; Шүрәле асрап ята торган кара урман да юк.» дигән шигырь юллары истән чыгып,  «Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу?» – дип язганы бөтен барлыгымны айкап алды. Шуннан аякларым җиргә «ябышып», ни алга, ни артка бармас халәткә килде. Җил исеп куйды. Ой! Теге ак әйбернең бер өлеше җиргә чүгәләде. Кайдандыр б-и-и-ик ерактан ишетелер-ишетелмәс кенә килгән эчке тавыш: «Йә син хорафатларга ышанучы бер «слабак», йә – чын пионер» – дип, алга атларга әйди. Капка төбенә якынлашам. Теге әйбер селкенеп-селкенеп куя, ләкин урыныннан кузгалмый. Шайтан алгыры нәрсә! Шулай да эчемнән «на высякий пажарный» дәү әнидән өйрәнгән догаларны кабатлыйм. «Әгүзү билләһи-минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмилләһһир-рахмәнир-рахим». Тагын бер адым…  Һайт!

        … Җен дигәнем – кичә апалар эскәмиягә пәлтәләрен пычратмаска җәеп утырган гәҗит булып чыкты! «Курыкканга куш, койрыгы белән биш» дигәндәй, караңгыда аклы гәҗит күземә «җен-пәри» булып күренгән.  Тәки, Тукай абзый хаклы булып чыкты бит, әй!

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: