Көмеш кыңгырау

Дуслар

— Ба-ак! Нәрсә, үрдәк тавышы димәкче буласызмы? Юк шул, белмәдегез. — Ба-ак! Әһә, бака дисез инде. Тагын ялгыштыгыз. — Ба-ак! А-ак! Гармун уйныйм мин. Дөресрәге, уйнарга маташам. Җелегенә төшеп сорый торгач, әти тәки алып кайтты бит кибеттән.

  Матри, тотып карадың да атып бәрдең түгел! — дип кисәтергә дә онытмады.

Гармун сорауның хикмәте бар иде аның.

Безгә терәлеп торган күрше фатирда Илдус исемле малай яши. Икебез дә бер сыйныфта — беренчедә укыйбыз. Минем дус малай. Әй, дус дип, төрле чак була инде анысы. Мактанчык дип уйламагыз — нишләптер Илдустан шәбрәк укыйм мин. Түлке мине гел мактап торулары Илдуска ошап бетми.

— Күп укысаң, күзең сукырая, ашказаның бозыла, бөкрең чыга. Укытучы яклап кына куя бит сиңа «биш»леләрне,— ди.— Беренче буласың килә, шуңа тырышасың син,—дип үчекли.

Анысы бер дә интегеп укымыйм. Әти әйтмешли, баш шәп эшли минем, баш! Үзенә кирәкне бик тиз эләктерә.

Илдус китап дигән нәрсәне яратып бетерми, аның каравы гармун дигәндә үлә дә китә. Үзе шулай ди инде. Аңа узган ел ук алдылар гармунны. Сыздыра гына хәзер, ике бармак белән генә булса да «Әпипә»не уйнап җибәрә, малай... Минем дә эчкә шайтан кереп утырды бит, син дә өйрән, дип котыртыпмы-котырта.

Менә, ниһаять, мине дә бәхет басты, гармунлы булдым. Пыр тузып уйнарга өйрәнәм. Хәтәр авыр икән ул. Бер атна маташкач кына, көйгә охшаган нәрсә чыга башлады. Көй дигәч тә, әллә ни түгел әлегә, ике генә иҗеге «ишетелә»:

— Ба-ак! Ба-ак!

Шушы «көй»гә аяк очларым идәндә тыпыр-тыпыр килеп тора, әллә нишләп, үземә бик ошый инде.

«Тырышкан табар, ташка кадак кагар» диләр бит. Бермәлне мин дә «Әпипә»не сиптерә башладым. Әйтсәм, тагын мактанчык диярсез микән?.. Илдустан да уздырып җибәрәм, чын менә, валлаһи! Дәрестә өйрәнгән җыр көйләре дә ничава гына чыга башлады. Әти белән әни:

— Маладис! Булдырасың, Наил улым!—дип, аркадан сөеп китәләр.

Илдус кына борын җыера:

— Сатучылар сезгә гармунның әйбәтрәген биргәннәр. Безгә әллә ниндие эләккән шунда, һич өйрәнә торган түгел,—ди.

Әйтсә әйтер инде. Дус булгач, аның һәр сүзенә үпкәләп йөрмәссең бит.

Бергә мәктәпкә йөрибез, бергә уйнарга чыгабыз. Уйнарга дигәннән, беркөнне футбол тибәргә чыккач, давыллап яңгыр коярга тотынды. Илдус белән икәү безгә йөгердек. Лото да уйнадык, минем Ниса исемле тутый кошымны ашаттык, телевизор да карадык. Аннан гармунга тотындык. Илдус һаман да шул «Әпипә»дән башка көйне өйрәнмәгән икән.

— Әй, үскәч, футболчы булам бит мин, нигә дип гармунда уйнап утырыйм,— диде ул, аптыравымны күргәч. Ну минем уйнавымны ишеткәч, үзе дә шаккатты шаккатуын. Бераз уйга батып, тып-тын гына торды.

— Карале, тагын да шәбрәк уйнарга өйрәнәсең киләме?

Йә инде, шундый сорау буламы?

— Өйрәтимме?

Менәтрәк, серен белгән килеш, Илдус нигә үзе өйрәнми икән соң?

— Әйтеп торам бит, футболчы булам, дип. Лутчы спорт белән шөгыльләнәм мин,— диде ул. Аннан, нәрсәдер эзләгәндәй, як-ягына каранды. Тәрәзә буендагы урындыкта әнинең бәйләме ята иде. Биш энә белән оекбаш бәйли минем әни.

Илдус бәйләмне тотып карады да, нигәдер пышылдап кына:

— Карале, Наил малай, шушы энәләр белән өйрәндеңмени син гармунда уйнарга? — дип сорап куйды.

— Кит инде, кем шулай итсен? — Миңа кызык булып китте.

— Шуны да белмисеңме? Иң озын энәне аласың да гармун күрегенең, бер ягыннан тыгып, икенче ягыннан тартасың. Көйләр үзеннән-үзе уйнап кына чыга! — Илдусның күзләре елмая, авызы көлә.

Әллә чын әйтә микән? Әнидән сорамаган килеш, энәсенә кагылырга әллә ничегрәк тә соң... Илдус чыгып киткәч түзмәдем, яртылаш бәйләнгән оекбаштан ялт кына бер энәне суырып чыгардым. Матур-матур түгәрәк күзләр тезелешеп калдылар.

Телевизордан зур абыйларның гармун телләренә карап та тормыйча, әкәмәт тиз итеп уйнаганнарын күргәнем бар минем.

Алар кебек сыздырсаң икән ул! Илдус әйткәнчә, күреккә энә тыгып куйсаң, чыннан да, эшләр хутка китәр иде микән? Ялтырап торган озын энәне тегеләй дә, болай да әйләндергәләп карадым. Нүжәли хикмәте бар инде моның? Гармунымны да әйләндердем-тулгандырдым. Шулчак, инде тәвәккәлләдем дигәндә, әнием кайтып керде.

— Әнием, әнием, Илдус мине гармунда уйнарга өйрәтте! — Мин, шатланып, аның каршысына атылып чыктым.

Әнием, түфлиләрен салгач, башымнан сыйпап алды да:

— Менә бит, укытучы да табылган икән,— дип, елмая-елмая, бүлмәгә үтте. Тик мин, энәне күрсәтеп, ничек гармунда уйнарга җыенуымны сөйләгәч, матур йөзенә күләгә кунды.

— Әй улым, шушы беркатлылыгың... Илдусны әйтер идем. Дус дип йөргән буласың үзен. Чын дуслар тауга менгәндә иптәшен төртеп төшерми, киресенчә, кулын сузып, ярдәмгә ашыга.— Әни, беренче тапкыр күргәндәй, бәйләм энәсенә карап, башын чайкап торды да урыныннан кузгалды.

Мин аптырап калдым. Без Илдус белән бернинди тауга да менмәдек бит, ул мине төртеп тә төшермәде.

— Син әлегә шул табышмакны чишә тор, ә мин чәй әзерләп алыйм.— Әнием рәхәт итеп тагын башымнан сыйпады да аш бүлмәсенә юнәлде...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: