Көмеш кыңгырау

Чыңгыз һәм дуңгыз

– Тагын дуңгызга әйләнгәнсең! Кара ул ыштаныңны, нинди төстә икәнен дә аерырлык түгел! Ә башлыгыңны нишләттең? Нәрсә, футбол тубы урынына типтегез мәллә аны? Дуңгыз!..

– Тагын дуңгызга әйләнгәнсең! Кара ул ыштаныңны, нинди төстә икәнен дә аерырлык түгел! Ә башлыгыңны нишләттең? Нәрсә, футбол тубы урынына типтегез мәллә аны? Дуңгыз!..

Көн саен бер үк сүзләр… Шул ук сүзләр. Туйды инде Чыңгыз  әнисенең тиргәүләреннән. Ничек чиста-пөхтә генә йөрергә соң, ә? Отличник Рамил шикелле. Юк, булмый тек, булмый!

Әйтик, кичә Чыңгыз бик күңелле уен уйлап тапты. Берәрсенең ботинкасын җиргә күмәсең дә, теге аны ун минутта табарга тиеш. Табалмаса, бер уч туфрак ашый. Уен һәммәсенең күңеленә хуш килде. Беренче итеп Чыңгызның ботинкасын күмделәр…

Ә алдагы көнне  велосипед ярышы уздырдылар.  Урамга җәелгән пычрак су эченнән. Ну рәхәт тә соң! Кайбер төштә  сәпит руленә хәтле күмелде! Беренче урынны бертавыштан Чыңгызга бирделәр.

Бәдрәф тишегенә отличник Рамилнең телефоны төшеп киткәч кем алып бирде дисез? Ә кем аны юып, чистартып, киптереп бирде? Шулай шул, Чыңгыз абзагыз булмаса ятар иде шунда атна буе безелдәп. Смслар прнимать итеп…

Тик менә өйдә генә рәт юк малайга. Көн саен бер үк сүзләр: дуңгыз, дуңгыз, дуңгыз…

Дуңгыз дигәннән, аны бер тапкыр да күргәне юк Чыңгызның. Нинди була икән ул? Чыннан да, Чыңгызга охшаган микәнни?

Беркөнне класс җитәкчесе шатлыклы хәбәр әйтте: “Балалар, – диде ул тантаналы итеп, – Иртәгә күрше авылга экскурсиягә барабыз. Анда инвестор агайлар зу-у-ур ферма төзеп куйган. Эчендә ниләр генә юк – сыерлар, күркәләр, хәтта тәвә кошы да алып кайтканнар, имеш…

Экскурсия авыл малай-кызларына искиткеч ошады. Менә шунда күрде инде Чыңгыз беренче тапкыр дуңгызны. Алар бик озак күзгә-күз карашып тордылар. “Бер дә миңа охшамаган, – дип борынын җыерды малай әнисенә үпкәләп. – Әллә нинди, килбәтсез ич бу! Колагы да зур, борыны да…  Аннары ул яңа танышына телен күрсәтте дә, иптәшләре артыннан йөгерде.

Икенче көнне “зур ферма гадәттәгечә гөрли иде. Сыерлар чаж да чож сөт бирә, тавыклар кыткылдый, бер почмакта алпан-тилпән тәвә кошлары йөгерешә.

Дуңгызларның кичә никтер асларын җыештырырга онытканнар. Бер дуңгыз баласы төне буе үз тизәгендә аунаган. Әнисе аны борыны белән ышкый-ышкый чистарта һәм: “Тәмам Чыңгыз булгансың! – дип тиргәп маташа иде.    


 
 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: