Көмеш кыңгырау

БЫТБЫЛДЫК

ИЛДУС МИҢНУЛЛИН ШИГЫРЬЛӘРЕ

БЫТБЫЛДЫК
Күп сөйләшкән балаларга

«Бытбылдык син» дияләр.

Әллә инде бытбылдыкны

Күп сөйли дип беләләр.
Буш сүз сөйләми бытбылдык

Галим ул, бик күп белә.

Сөйли икән иң кирәген,

Бик сайлап, чүт-чүт кенә.
Тик исемен кушканнар бит

Бытбылдык дип нигәдер.

Ә бәлки ул сөйләшмәгән,

Быт-быт диеп көлгәндер.
Каян, ничек алынса да,

Китмәсен аңа исең.

Тәртипле, акыллы булып

Күрсәтсен бала үзен.
Баланы бизи тәртибе,

Бизәми аны исем.

Күп сөйләшергә ярамый,

Һәр бала шуны белсен!


ТӨЕНЧЕК
«Кая барышың, тиен,

Кулыңда нинди төен?

Җәяү генә армыйсыңмы?

Ерак түгелме өең?»
Шулай дип сорадым да,

Тиенем калды туктап:

«Кулымдагы төенчекнең

Җавабын, - ди, - үзең тап».
Алай да итеп карыйм,

Болай да итеп карыйм.

Аптырагач, баштагы

Зиһенне җигеп карыйм.
«Җавабын, - ди, - син аның

Урман ягыннан эзлә.

Ул ашый торган ризык

Өлгерә бары көздә».
Шулчак исемә төште

Урмандагы маҗара.

Тиеннәр бит алтын көздә

Чикләвектән тазара.
Әйткәч аңа җавапны,

Ул үзе дә шаккатты.

Гаҗәпләнүеннән хәтта

Күзе булды шакмаклы.

Әйтер сүзләр тапмады,

Башын гына чайкады.

«Өем монда гына», - дип,

Алга таба атлады.
Әкият инде тәмам,

Ә башта уйлар һаман.

Тиен чикләвек җыеп

Сатмас микән берзаман?


АКЫЛЛЫ ПЕСИ
Безнең Мырауҗан уңган,

Чөнки авылда туган.

Көн буе ятмый йоклап,

Туздырып һаман диван.
Ишек янына бара,

Өч тапкыр «мияу» дия.

Әгәр барып ачмасам,

Үзе яныма килә.
«Тизрәк» диеп чакыра,

Ашыкмасам кычкыра.

«Буем җитми ишекне

Тартып кына ачарга.»
Ишекне дә тырнамый,

Ертылачагын аңлый.

Өстәлгә дә менми ул,

Сораусыз берни алмый.
«Келәттә, - ди, - эш бетте»,

Инде күршегә күчте.

Тычкан тота башлагач,

Песиебез зур үсте.


"Балыкчы үрдәк" китабыннан, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2018 ел.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: