Көмеш кыңгырау

Бөтен кеше бүген шундый әйбәт...

Дикъкать белән карап йөрим әле...

Бөтен  кеше  бүген шундый әйбәт,

бөтен кеше шундый мөлаем!..

Кичә әле мондый түгел иде,

үзгәргәндер дөнья, мөгаен.

 

Дөнья хәтле дөнья үзгәрә алмас,

бүген, бәлки, үзем үзгәдер?

Дикъкать белән карап йөрим әле,

бөтен хикмәт минем күздәдер.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: