Көмеш кыңгырау

Әбләев хикмәтләре: «Кө­тел­мә­гән оч­ра­шу»

Озын тә­нә­фес иде. Тә­рә­зә тө­бе­нә ку­нак­лап сөй­лә­шеп уты­ра­быз. Сә­лим бе­лән Хә­лим зар­ла­на­лар да зар­ла­на­лар. Фә­нил эн­дәш­ми. Мин алар­ны тың­лый-тын­лый: – Мин­нән үр­нәк алы­гыз, ах­мак­лар. Ко­ри­дор­дан ни­чә тап­кыр ме­те­ор­дай ча­бып үт­тем, хоть бы что. Бер тап­кыр да укы­ту­чы­лар­га эләк­кә­нем бул­ма­ды, – дип мак­та­нып куй­дым.

Сә­лим бе­лән Хә­лим ми­ңа көн­лә­шеп ка­ра­ды­лар. Ба­ры Фә­нил ге­нә:

Син бик ма­сай­ма әле, Әб­ләй, – дип мы­гыр­да­нып куй­ды. Мин бер­ни­гә дә исем кит­мә­гән кы­я­фәт бе­лән класс­ка ке­реп кит­тем.

Дә­рес­ләр бет­кәч, дус­тым Фә­рит бе­лән чып­чык атар­га чы­гар­быз, дип сөй­ләш­кән идек. Ро­гат­ка­ны көй­ләп ку­яр­га ки­рәк. Ке­реш­не ро­гат­ка­га кер­теп бе­те­рәм ге­нә ди­гән­дә, ар­ка­ма «дык» итеп авыр әй­бер ки­леп төш­те.

Порт­фель икән. Бо­ры­лып ка­ра­сам – арт­та­гы пар­та­да Фә­нил авы­зын иләк ке­бек ерып уты­ра. Си­ке­реп тор­дым да, бар көч бе­лән Фә­ни­я­нең бук­ча­сын то­мыр­дым мо­ңа. Тик бук­ча шкаф­та­гы пы­я­ла­га ба­рып бә­рел­де. Пы­я­ла чәр­дәк­лә­неп, ко­е­лып төш­те. Эчем «жу» итеп кит­те.

Порт­фе­лем­не алып та­гын бер тап­кыр ки­зән­гән идем, ул ара­да Фә­нил­дән җил­ләр ис­те.

«Я­рар, – мәй­тәм, – элә­гер­сең әле!»

Укы­ту­чы апа­ның йом­шак кә­нә­фи­ен ишек ар­ты­на ки­те­реп куй­дым. Порт­фе­лем­не ип­ләп то­тып ме­неп бас­тым шу­ңа. Фә­нил ки­леп кер­сә, ба­шы­на то­мы­рыр­га исә­бем. Тә­нә­фес ва­кы­ты бит, класс­та ке­ше-фә­лән юк. Үч алу өчен мон­нан да ку­лай ва­кыт та­бар­лык тү­гел.

Бер­за­ман, мин си­най­тим, ишек ар­тын­да аяк та­выш­ла­ры ише­тел­де. «Ә­hә, мәй­тәм, ке­рә­сең­ме? Кер, кер, әй­дә, рә­хим ит, җан ки­сә­гем. Кү­рер­сең күр­мә­гә­нең­не!»

Аяк та­вы­шы ки­нәт ты­нып кал­ды. Үзен­чә сак­ла­нуы ин­де мо­ның. Мин «ко­ра­лым­ны» җай­лаб­рак тот­тым.

Ме­нә ишек ак­рын гы­на ачы­ла баш­ла­ды. Баш­та кул сы­яр­лык ярык кү­рен­де. Ан­нан та­гы да ки­ңәя төш­те.

«Кур­ка­сың­мы­ни? Кур­кыр­сың шул, ба­шы­ңа биш ки­ло­лы порт­фель төш­сә», – дип уй­лыйм үзем. Ни­һа­ять, ишек яр­ты­лаш ачы­лып та кит­те, буш­лык­та бер баш кү­рен­де. Мин ике кул­лап порт­фель­не «дош­ман­га» то­мыр­дым.

Ишек янын­да гөр­сел­дә­гән та­выш ише­теп, шат­лы­гым­нан кыч­кы­рып кө­леп җи­бәр­дем.

Кө­лү­ем шул ка­дәр­ле көч­ле бул­ган­дыр, хәт­та урын­дык­тан идән­гә егы­лып төш­тем. Фә­нил­нең кы­я­фә­тен күз ал­ды­на ки­те­рә-ки­те­рә идән­дә тә­гә­ри-тә­гә­ри кө­ләм. Шул чак күк күк­рә­гән­дәй ачу­лы та­выш­ка кү­тә­ре­леп ка­ра­сам, тел­сез кал­дым: ал­дым­да ку­лын ба­шы­на ку­еп, күз­лә­рен­нән оч­кын­нар чә­чеп... ди­рек­тор абый ба­сып то­ра. Ә аның ар­тын­да Фә­нил­нең хәй­лә­кәр күз­лә­ре ял­ты­рый иде. Те­лен чы­га­рып ми­не үчек­ли. Йа, Ал­лам, кү­рә­се­лә­рем ал­да бул­ган икән әле...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: