Көмеш кыңгырау

Әбиемнең куллары

Мин беләм, җырлар әбиемнең яшьлеге узган чәчәкле аланнардан, арыш үскән кырлардан, инеш буйларыннан килеп ишетеләдер кебек тоела аңа.

Беркөнне укудан кайткач, тәрәзә төбендәге гөл янында бер кәгазь төргәге күрдем. Шул төргәкне алып, бу нәрсә икән дип, сүтеп җибәрдем. Аннан алсу төсле, читләренә алтын буяу йөгерткән, аз гына хушбуй исе килеп торган тагын бер кәгазь килеп чыкты. Бу – әбиемнең сандык төбендә генә саклап тоткан кадерле хаты иде. Белмим, бу хат тәрәзә төбенә ничек килеп төшкәндер. Бәлки, әбием, үзенең яшьлеген сагынып, бу хатны инде меңенче кабат укыгандыр бүген...

Хатны кулыма тоткан килеш, стенада эленеп торган рәсемгә карадым. Анда сырыл-сырлы өлге эчендә, ак калфак кигән бер кыз утыра. Аның кара чәчләре шул мәрҗәннәр тезгән калфак астыннан дулкын-дулкын булып ташып чыкканнар да кызның иңбашына агып төшкәннәр. Шул дулкыннар арасыннан колак алкаларының очлары гына күренеп тора. Ә кашлары, кашлары дисәң ул кызның, аз гына елмайган, шомырт кебек кара күзләре өстендә күренер-күренмәс кенә кара җеп кебек сызылып киткәннәр. Шул рәсемгә озаграк карап торсаң, ул кыз кинәт көлеп җибәрер дә, аның шикәр төсле ап-ак тешләре күренеп китәр кебек. Бу – минем әбиемнең яшь вакытларындагы рәсеме.

Мин кайчакта әбиемнең кулларына карап торам. Мондый куллар тагын кемдә бар икән? Ул куллар кечкенә генә, йомры гына. Ләкин шул кечкенә генә куллары белән минем әбием үз гомерендә нәрсәләр генә эшләмәгән?! Аның куллары аша узган эшләрне тау итеп өйсәң, ул тау болытка тияр иде, юл итеп сузсаң, аны узарга бер гомер кирәк булыр иде. Һәм минем әбием шушы озын юлны узган. Ул шушы куллары белән ничә бала карап үстергән?! Шушы кечкенә куллары белән аларны җылыткан, киендергән, моңлы вакытларында башларыннан сыйпап, сөеп иркәләгән.

Хәзер инде әбиемнең куллары җыерчыкланып калган. Тире астыннан кан тамырлары беленеп тора. Уч төпләре, китап битенә төшкән язу юллары кебек, сызгаланып беткән. Шул сызыкларга карап, әбиемнең тормышларында булган кайгыларын да, шатлыкларын да укып булыр иде шикелле.

Кайвакытларда әбием өстәл янына килеп утыра да, арыган кулларын тез башларына куеп, радиодан җырлар тыңлый. Аның башы түбән иелә, күзләре моңсуланып китә. Йөрәгендә ниндидер бер сагыш уяна. Мин беләм, җырлар әбиемнең яшьлеге узган чәчәкле аланнардан, арыш үскән кырлардан, инеш буйларыннан килеп ишетеләдер кебек тоела аңа.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: