Көмеш кыңгырау

Бүген әле коеп яңгыр ява

Иртәгәсен көлеп кояш чыгар, Ышанам мин шуңа, ышанам.

Бүген әле коеп яңгыр ява,

Мәңге туктамаска охшаган.

Иртәгәсен көлеп кояш чыгар,

Ышанам мин шуңа, ышанам.

Башка кайгы төшсә, дусларыма,

Ишләремә сөйләп бушанам.

Алар гына аңлый хәлләремне,

Ышанам мин шуңа, ышанам.

Яшәр өчен җанда өмет барда

Ышанудан бер дә туктамам!

Кемдер шулай миңа ышанадыр,

Кемдер шулай сиңа ышанадыр,

Мин ышанам шуңа, ышанам!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: