Көмеш кыңгырау

БАЛЫКЧЫЛАР

Язгы аяз көндә сыйныфташым белән мәктәптән кайтып киләбез.

Балалар йорты янында яшәгән әбинең өен үтеп барганда, Фәрит кинәт туктап калды.
— О-о-о, нинди тәмле ис! Әбекәй балык куыра. — Сыйныфташым ачык тәрәзә ягына таба борылды да, танауны кытыклагыч исне сулап җибәрде. — Эх, хәзер миңа бер таба куйсалар да, ялт иттерер идем!
Чынлап та, нинди тәмле ис! Күптән балык ашаган юк иде. Мин дә мондый тансык ризыктан баш тартмас идем.
— Ә беләсенме, Фәрит, минем әнкәем балыкны шултиклем тәмле иттереп куыра иде. Онга манып җибәрсәме! Билләһи, телеңне йотарсың.
Әнкәй куенында булган чаклар шушы татлы истән сон искә төште дә куйды. — Их, әнкәем дә, әткәем дә исән түгел шул, болай итеп кеше тәрәзәсе төбендә авыз суын агызып тормас идем. Теләсәм, көн дә пешереп бирерләр иде.
—  Шулай шул. Детдомда балыкны гел бирмиләр, — дип, авыр көрсенде Фәрит.
Шулчак тәрәзәдән карчык үзе күренде.
—  Шушы дитдум балаларын! Әллә берәр нәрсәмне селтәргә торасызмы? Бар, китегез моннан. Өем янында иснәнеп йөрмәгез! — диде дә ачмалы тәрәзәсен шап иттереп ябып куйды. Без ары киттек. Фәрит тә, мин дә әбигә бер сүз әйтмәдек. Нәрсә дисең инде олы кешегә?
Фәрит ызгышып йөргәннәрдән түгел. Үзен ипле тота. Яңарак кына детдомга килде ул. Әнисе үлгәннән соң, әтисе үзе тапшырган. Без Фәрит белән бер бүлмәдә яшибез, бергә укыйбыз. Кыска гына вакыт эчендә үзен бик яхшы яктан күрсәтеп өлгерде. Матур итеп сурәт төшерә. Әйтерсең дә, шуның өчен генә туганмыни!
Шигырьләр дә яза сыйныфташым. Әллә нинди бәләкәй нәрсәдән дә могҗиза күрә белә. Шунысы аптырата. Ташып аккан гөрләвекләргә карый да: «Әнә, алар да яз килүенә шатланып туя алмый», — ди. Я чагу нурларын өләшкән кояшка төбәлеп: «Безне Кояш апа ярата, шуңа да аңа рәхмәт әйтергә тиешбез. Күз алдыңа китер әле, Ильяс, бер тәүлеккә ул юк булса, нишләрбез?» — дип, башны катыра. Үзе зирәк харап. Менә әле дә ул бик шәп идея бирде.
—  Беләсенме, Ильяс, сиңа бер нәрсә әйтәм, тик бүтәннәр белмәсен. Хәзер кайтып ашап алабыз да, Идел буена балык тотарга барабыз! Син ризамы?
—  Мин риза да ул, тик кармак юк бит...
— Әй, тапкансың бәла! Елгага якынрак яшәгән берәр малайдан сорап торырбыз.
— Ярар, алай булгач.
Икебез дә шатланышып кул кысыштык та детдомга таба атладык. Ашаганнан соң, кесәбезгә бүтәннәрдән артып калган икмәк телемнәрен дә салып алдык. Ярар, тәрбиячеләрдән бүген Хәкимә апа эшли иде. Ул әрләшеп тә, талашып та бармый. Аның йомшаклыгыннан без файдаландык та.
Иделгә якынлаша башлагач, шул тирәдә яшәгән малайдан кармак сорап тордык. Болында яткан бүрәнәләрне тәгәрәтеп, суалчан да табып алдык. Күп тә үтми Иделнең тынычрак урынына кармак ташлап утыра идек. Ә елга быел галәмәт ташкан. Аръяк белән тоташтыручы агач күперне менә-менә агызып китәргә итә. Ярларына сыймастай булып кая ашкына икән? Суга озак карап торсаң, баш әйләнеп китә хәтта.
— Ильяс, син кармагыңны ташлаганда селәүгә төкереп теләк әйттеңме?
— Анысы тагы нәрсәгә?
—  Йоласы шулай. Әгәр алай итмәсән, балыклар җимне урап үтәчәк. Я бер дә капмый. Чыгар кармакны!
Фәрит яңа селәү эләктерде лә, эчтән генә нәрсәдер такмаклап алды. Шуннан янә ташлады.
— Бер сорау бирсәм буламы? — дидем Фәриткә.
— Әйдә.
— Ә сине әтиең балыкка ияртә идеме? Фәритнең йөзе үзгәреп китте. Бер сүз дә әйтми
утыра бирде. Шуннан сүз башлады:
— Кая! Аның минем белән уйнаганы да булмады. Көне буена дуслары белән әллә кайда йөреп тик ятты. Шуннан кичен исереп кайта да, сугышырга тотына. Хәтта кыш көне дип тормый безне урамга куып чыгара иде. Бер тапкыр шулай соң кайтты да, аш таптырырга тотынды. «Утын юк бит, ничек пешерим соң?» — ди әнкәем. Бу сүзләрне ишеткәч, әткәй тәмам котырынды. Җаны көеп, тышка атылып чыкты да, каяндыр юан гына агач тотып керде. «Утын юк дип сылтанасыңмы, кәнтәй? Мә, сиңа утын!» — дип, әнкәйне тукмарга тотынды. Без әнкәебезне яклап карадык та ул, әткәй үзебезгә сукты. Суык дип тә уйлап бирмәде, әнкәйне җылы киемсез куып чыгарды. «Мин сезгә яхшы әнкәй алып кайтам», — ди үзе. Тан җитәрәк кенә хырылдап йоклап китте. Без сеңлем белән ишекне ачтык.
Әнкәй чоланда калтырап утыра иде. Шуннан соң ул еш авырды. Төннәрен туктаусыз ютәлли. Хәтта тын ала алмый башлады. Берничә айдан соң әнкәебез... үлде. — Гаилә фаҗигасен бәйнә-бәйнә сөйләп утырган дустым, учлары белән битен каплап, елап җибәрде. Иреннәре дә туктаусыз калтырый. Фәрит елагач, мина да кыен булып китте.
— Тынычлан инде, Фәрит. Мин сине аңлыйм. Балыкларны куркытып җибәрмик, — дидем, дустымны юатып. — Ә сеңлең әле кайда? Сез бертуганмы?
Фәрит күз яшьләрен туктата алмый, сыктый-сыктый, өзгәләнүле тавыш белән сөйләвен дәвам итте.
— Әйе, бертуган сеңлем бар иде. Тик аның кемдә икәнен үзем дә белмим. Әткәем Назгөлне чегәннәргә сатып җибәргән. Моны миңа үзе исерек чакта әйтте.
—  Китче! Уенчыклар гына сатыла бит! — Гаҗәпләнүемне яшерә алмадым.
— Авылда чегәннәр әйбер сатып йөргән. Әткәем сеңлемне ияртеп тышка чыккан булган. Шуннан тегеләр балаңны сат дигәннәр. Ә әткәем Назгөлне саткан да җибәргән. — Фәрит янә кычкырып еларга тотынды.
Шулчак кармакның җебе нык итеп тартылды. Күрәсең, ару гына балык эләккән.
—  Фәрит, каба бит, каба! Тарт тизрәк! — Көтелмәгән куанычтан урынымнан сикереп тордым.
Сыйныфташым да елавын онытты. Кармакны тартып җибәргән иде-е-е — зур балык килеп чыкмасынмы?!
— О-о-о, булды болай булгач!
— Чуртан ашыйбыз бүген, Ильяс!
Әле генә күңелсезләнеп, елап утыра идек, хәзер бездән дә ныграк шатланган кеше юктыр. Шулай булмый ни! Балыкның да ниндиен эләктердек бит! Вәт, тамак туячак, ичмасам... Ә балык ярдан си-керенгәли, һич тә генә кулга бирелергә уйламый.
Куанычыбыздан көлешеп, сикеренгәләгән арада агач күпер янына зур гына кара машина килеп туктады. Аннан матур, кап-кара костюм кигән бер абый чыкты. Галстугын да таккан, мөган, зур кешедер. Иделкәй менә-менә агызырга тиеш иске агач күперне озак карап торды да, безгә таба атлады.
— Сәлам, малайлар!
—  Саумысыз! — дидек бертавыштан.
— Ничәнче сыйныфта укыйсыз?
— Алтыда.
—  Ташкын мәлендә елгага якын барырга ярамый дип укытучыларыгыз әйтмәдеме?
— Әйттеләр дә ул, — дидем мин. — Тик балык ашыйсы килә бит.
—  Бәй, ә нигә әти-әниегез сатып алмый? — Кара костюмлы абый сораулар бирүен дәвам итте.
— Без — детдомнан, — дип, сүзгә Фәрит тә кушылып китте. — Менә нинди балык тоттык! Телисезме, сезне дә сыйлыйбыз! Чуртан барыбызга да җитәчәк...
—  Димәк, детдомныкы, дисез. Әйдәгез, алай булгач, машинага утырыгыз. Йортыгызга тиклем алып барып куям. Ташкын вакытында елга буенда йөрү хәвефле.
Машинаның арткы ишекләрен яшь кенә во-дитель ачып бирде. Без утырдык. Машина җиңел генә урыныннан кузгалды. Теге костюмлы абый безгә берәр кәнфит тоттырды. Шуннан исемебезне сорады. Үзе блокнотка барысын да язып барды, «һә» дигәнче детдомга да килеп җиттек. Хушлашканда теге абый, бик җитди генә карады да:
— Башкача алай итеп йөрмәгез, — дип, бармагы белән кисәтеп куйды. — Директорыгызга миннән сәлам җиткерегез.
—  Кәнфитегез өчен рәхмәт, абый!
— Ярар, сау булыгыз, балыкчылар, — диде дә кузгалып китте. Без Фәрит белән кул болгап торып калдык.
Теге балык харап тәмле булып чыкты. Ашханәдән май сорап алдык та, төркемебезнең аш бүлмәсендә куырдык, һәркемгә өлеш чыкты. Хәкимә апаны да сыйларга онытмадык. Йокларга ятканда да, күптән тансык ризыкны авыз итә алуыбызга шатланып бетә алмадык.
Тик бер сорау гына тынгылык бирми иде. Теге кара машинадагы абый кем булды икән?

***

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: