Көмеш кыңгырау

Балачак урманым

Нәсер.

Җәй. Июнь ае. Яңгырның күптән күренгәне юк, кояшлы матур аяз көн. Туган авылыма кайтып килүем. Күңелемдә салмак кына, бер-бер артлы тезелешеп йөзгән ак болытлардай уянган хатирәләрем мине балачак сукмакларыннан алып китте. Авыл табигате безне - балаларын шәфкатьле, мәрхәмәтле җәйләре белән бигрәк иркәли иде шул. Җәй килеп җиттеме, аланнарда әрсезләнеп кыр какысы, урман какысы калкып чыга, кузгалак өлгерә. Аларны тәмләп ашыйбыз, ә «кәҗә сакалы»н  кимерә торгач,   иреннәр  кызарып-бүртеп бетә торган иде.

Чү! Колагыма яфраклар пышылдавы ишетелде, һәм шул минутта мин авылымнан янәшә генә урнашкан урманыма юл тотарга булдым. И-и, ул серле карурманга илтүче, кайчандыр без салган, такырайтып бетергән изге сукмаклар! Күптәннән кайтканым юк, ни сөйләр миңа урман? Урманым элеккечә ямен җуймаган, анда эсселек бөтенләй дә сизелми, ул шулай ук шаулап, гөрләп тора. Сылу, ак бөдрәле каенкайларым! Менә кемнәрне сагынганмын бит мин! Каеннарым картайганнар... Әүвәлгечә йомшак яфраклары белән минем битләремнән сыйпады, аларның, әйтерсең лә, без бит шул ук әле дияселәре килде. Чал каенга башымны куйдым да, назлап кочтым: сыйды бит ул кочагыма! Шул чакта моңсуланган күңелемә ниндидер сихри тынлык бөркелгәндәй булды, аклыгы күңелемә күчте булса
кирәк. Шуннан каен кәүсәсен йомшак кына сыйпап куеп, күзләремне төбәдем: каеным яфракларын тибрәтеп мине сәламләде - бу минутта без ике сердәш идек. Күпне хәтерли бу чал каен - ул минем өчен балачагым төсе.

Их, онытыласы, шушы гүзәллеккә күмелеп каенлыкта адашасы килде! Юк шул, аек акыл бу уйларымны кире какты. Янәшәдә генә сандугач җыр сузды, ярый әле килгәнмен, әз генә соңласам, алар бит баласын чыгаруга көй сузмый башлый. Ул берүзе генә сайрамады, гүзәлкәем, аңа бүтән кошлар да кушылды. Башымны өскә чөя-чөя, күзләремне чекрәйтә-чекрәйтә кошлар чыгышын тыңлыйм, үземчә нинди кош сайраганын ачыкларга тырышам, кайсы ботакка кунганын күрәсем килә.
Серле урман тынлыгының бер сихри моңы бар бит аның, шул тавышны сабыр гына тыңлап күзәтәм. Янәшәдә кечкенә генә каенчыклар үсеп утыра, алары - яшь буын, алмашка килүчеләр. Тыңлап туймаслык соклангыч көй. Үзем дә сизми әңгәмә корам. Минем дә сездәй сылу чакларым бар иде дим. Балачак урманымның матурлыгын күңелемә сыйдырасым, адым саен хозурланасым килә. Әтием белән бергә шушы урманга килеп гөмбә җыйган чаклар искә төшә. Бездә гөмбәне мичкәсе белән тозлыйлар иде. Шул мизгелдә каен гөмбәсе күземә чалынды! Өзәргә үреләм, кулым бармый, өзәргә көчем җитми. Табигатьнең бер кабатланмас күрке бит ул гөмбәләр, хәтта агулылары да! Шунда күзләрем янәшәдә урын алган бер кырмыска оясына төбәлә. Йокы бәхетен татып карамаган тынгысыз эшчән кырмыскалар һаман хәрәкәттә, ояларына ашыга, кайсысы, киресенчә, оядан чыгып, нидер хәстәрләү мәшәкате белән мәшгуль. Аларны гаҗәпләнеп, тын да алмыйча күзәтәм. Балачакта әтием күрсәткәнчә, өрәңге яфрагын өзеп, бер минутка оя өстенә куеп алам. Яфрак өстендә әчкелтем, кызу көн булса сусауны басучы шифалы су барлыкка килә, рәхәтләнеп ул суны ялап куям.
Урманда бөтен нәрсә җанлы, һәрбер нәрсәнең үз кирәге, үз җае бар. Һәр күзәнәкнең үз тылсымы, серлелеге - урман бит ул камиллек үрнәге! Димәк, тормыш дәвам итә!
Шул минутта балачак урманымда шүрәлеләр яшәми микән дигән шом кермәсенме! Кинәт каеннар арасыннан нәрсәнеңдер кыштырдаган тавышы ишетелде. Йөрәгем түбән төшеп киткәндәй булды. Баксам, якында гына поши баласы. Өскә үрелә-үрелә яшел яфракларны йолкып ашап маташуы икән. Берүзе генә йөрми бит ул поши баласы, әнисе дә еракта түгелдер дип уйладым да, балачак урманымнан тизрәк йөгереп чыгып китү юлын карадым.
И- и, кабаланам, и, чабам, әйтерсең лә, артымнан кемдер куа. Чү, тукта, барысы да күңелле, рәхәт бит. Синнән дә бәхетлерәк кеше бармы? Балачак урманың белән хушлашырга ашыкма!
Мин әйләнеп кулларымны балачактагыдай алсуланган битләремә куеп «Э-хе-хе-хей» диеп аваз салдым. Озак та узмый, асыл кайтавазы белән урман миңа җавап кайтарды.
Рәхмәт, таныдың, газиз балачак урманым!

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 7 август 2019 - 20:40
    Без имени
    Шундый та́мле, хисле язылган)))