Көмеш кыңгырау

Балачак әдипләре: Әхмәт Рәшит

Рәшит Әхмәт «Үзем турында үзем»: балачак хатирәләре.

Күрәсең, шигырь җене безнең бөтен нәселгә кагылган булгандыр. Авылдашлар әтием колхоз стена гәзитендә «бастырган» кайбер шигырьләрне бүгенгәчә хәтерлиләр. Ул Бөек Ватан сугышында һәлак булып, Җиңү килгән елда әниебез дә үлеп киткәч, сеңелем белән мине әтинең абыйсы Каюм абзый сыендырды. Ул да телгә оста, тирә-юньдә берәр нәрсә шылт итсә, шунда ук такмак яки бәет әмәлләп куя иде. Аның балалары да шигырь кебек нәрсәне ят итмәделәр. Минем шигырьгә килеп кушылуым кызык кына булды. Авыл җирендә такмак әйтеп үртәшү гадәте бар бит. Бер заман мин дә шул эшкә остарып киттем. Дус малайлар «заказлар» да бирә башладылар. Әҗеренә бер-ике бит кәгазь йә карандаш сыныгы, йә икмәк кисәге. Такмак чыгара-чыгара баеп та киттем — кесә тулы каләм, карандаш — ул еллар өчен дефицит әйберләр инде. Шаяра торгач, арттырып җибәрүләр дә булды, билгеле. Бервакыт шулай бер малайның әтисе турында шигырь язуымны сорадылар. Ул абзый авылдагы бер тол хатын янында кунгалап кайта икән. Шул шигырьне укып торганда, абзаң килеп чыкмасынмы. Тотынды кирәкне бирергә. Типкәли-типкәли кыйный. Минем өчен зур сабак булды ул — шуннан соң андый четерекле темаларга алынмадым. «Иҗат» башкачарак юнәлешкә борылды. Әйтик, кемгәдер Октябрь бәйрәме, сайлаулар яки Зоя Космодемьянская турында шигырь кирәк — язам да бирәм. Ул чагында авторлык хокукы турында ишеткән юк — «заказчылар» мин язганны үзләренеке дип тәкъдим итәләр. Миңа, «гонорар» дип бирелгән ипи сыныгы яки кәгазь-каләм булса, бик җиткән. Кул шомарту, күнегү өчен ярап куя икән андый һөнәр дә. Берзаман минем шигырьләр мәктәп стена гәзите — «Яшь көч»тә күренгәли башлады. Дүртенче класста имтихан биргәндә укытучы апа миңа билеттагы Г.Тукайның «Җәйге таң хатирәсе» урынына үземнең яз турындагы шигыремне укытты. Китте инде шуннан. Җәйге каникуллар җиткәч, колхозның да, бригаданың да стена гәзитләре минем карамакка күчә иде. Нинди иҗади киңлек! Материалларның күбесен шигырь белән генә сырлыйм. Алдынгыларга дан җырлыйм, ә ялкауларны камчылыйм.

Шигырь җене кагылган әтиемнең һәм Каюм абзамның, шулай ук авылдашларымның өйрәнчек язмалары минем өчен юл башы булды. Чор катлаулы, офыклар рәшәле, күңел ышанучан һәм беркатлы иде. Яшәеш карурманнарында адашып калган чаклар да булды. Әмма шигъри сәфәремне туктаусыз дәвам иттем.

Ф.Ислам фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: