Көмеш кыңгырау

Ай һәм Кояш мәхәббәте

Атнагулова Гөлшат Илшат кызы – тумышы белән Минзәлә районы Татар Мөшегесе авылы кызы. Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлагач, ул белемен аспирантурада дәвам итә һәм Филология фәннәре кандидаты исеменә лаек була. Хәзерге көндә Гөлшат Казан шәһәрендә яши. Ул мәктәп елларыннан ук шигырьләр язарга ярата һәм бүген биредә үз әкияте белән бүлешә

Җирдә элек, беләсезме,

Тормышлар булган башка:

Көн-төн дигән гыйбарәләр

Кулланылмаган башта.

Җирнең кайнар йөрәгеннән

Яктылык чыккан җылы,

Бу чорлар хәтта аталган

Рәхим-шәфкатьлек елы!

Бөтен җан ияләре дә

Яшәгәннәр дус-тату,

Хәзерге кебек булмаган

Куяннар, кошлар ату.

Вакытлар да шундый рәхәт,

Шундый күңелле үткән,

Гасырларның зур йомгагын

Кемдер сиздерми сүткән.

Урман-кырлар уртасында

Яшәгән Кояш- Сылу,

Аның уйларында булган

Бары изгелек кылу.

Ә диңгез-күлләр хуҗасы

Булган батыр-чибәр Ай,

Безнең чорда аңа тиңнәр

Табылыр микән ай-һай!

Бермәл шулай очрашканнар

Кояшкай һәм Ай-батыр,

Алар кичергән хисләрне

Кемнәр генә аңлатыр?!

Чибәр кызның нурлы йөзе

Егетне әсир иткән,

Сары толымнарны күреп,

Егетнең исе киткән!

Кояшкайның да йөрәге

Ай-батырга ашкынган,

Йөз-битләре алсуланган

Сөю дигән ташкыннан!

 

Мәхәббәт дигән олы хис

Туган ике арада,

Әмма тормышта, беләсез,

Ак та була, кара да...

Җиргә кинәт караңгылык,

Салкын иңә башлаган,

Әллә нинди явыз җаннар

Җиргә бәла ташлаган.

Салкын һава, караңгылык

Каплап алган җир йөзен,

Чыгу өчен бу хәлләрдән,

Кояш башлаган сүзен:

«Мин яратам үз илемне,

Җиребезне яратам...

Болыннарга-урманнарга

Гөл-чәчәкләр таратам!...

Дускайларым, борчылмагыз,

Мин сезгә ярдәм итәм:

Яктыртырга бар дөньяны,

Мин күккә менеп китәм!

Бик авыр миңа аерылу,

Ай-матурым, хуш инде!

Сагынганда, сандугачка

Син сайрарга куш инде...

Ул җырласын безнең җырны:

Саф мәхәббәт яшәсен,

Киләчәккә барып җитсен,

Яшеннәрдәй яшьнәсен!”

Ай тыңлагач бу сүзләрне,

Сөйгәненә караган,

Назлый-назлый кулларында

Чәчкәйләрен тараган.

Һәм Ай әйткән:

“Кояшкаем, мин бит сине яратам!

Шуңа күрә мин дә китәм,

Җиргә бәхет таратам!”

 

Алар шулай бергәләшеп,

Җитәкләшеп киткәннәр,

Бергә-бергә күпме сулар,

Күпме утлар үткәннәр.

 

Мәхәббәткә тугъры булып,

Яшәгәннәр һәрвакыт,

Очрашырга, күрешергә

Тапканнар алар вакыт!..

Ай-төннәрен, Кояш – көнен

Яктырта җиребезне!

Мәхәббәт дигән олы хис

Яшәтә илебезне!!!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: