Көмеш кыңгырау

Авылда 

Уенчык машинасын култык астына кыстырган Данияр, бәләкәй капканы ачып, урамга чыкты. Анда беркем дә күренмәде. Малай машинасын җиргә куйды һәм капка төбендәге эскәмиягә менеп утырып, тирә-юньне күзәтә башлады.

Уенчык машинасын култык астына кыстырган Данияр, бәләкәй капканы ачып, урамга чыкты. Анда беркем дә күренмәде. Малай машинасын җиргә куйды һәм капка төбендәге эскәмиягә менеп утырып, тирә-юньне күзәтә башлады. Бераздан урам борылышында, башына киң читле эшләпә каплаган какча кына гәүдәле абзый күренде. Ул Данияр турына җиткәч, тукталып: 
–О-о-о, Себер малае! Хәлләр ничек? –дип сорады. 
–Нормуль. 
–Кайчан кайттыгыз? 
–Менә шул чаклы булды инде.– Данияр уң кулының өч бармагын тырпайтып күрсәтте.– Әни “монда черки ашатып ятып булмас” диде дә, җыенып кайтып киттек. Әти җиләкләр пешкәч кайта. 
Шул арада алар кырына беләгенә сумка элгән матур апа килеп туктады. 
– Ә кичә безне мунча ягып керттеләр, бушка,–диде Данияр, апаны баштан-аяк күздән кичереп.
Абзый белән чибәр апа бер-берсенә карап көлешеп алдылар, аннары үз юллары белән ары киттеләр. Башка үтеп-сүтеп йөрүче булмады. Малайга күңелсез була башлады. Ул моннан ике йорт аша гына яшәүче Булат янына барырга булды. Аларның ишегалдында ком тавы бар.Үткән көнне дә бергә уйнаганнар иде. 
Ул килгәндә Булат һәм таныш булмаган ике малай мәш килеп уйныйлар иде инде. Данияр күрешергә кулын сузды. Тегеләр башта бераз сәерсенеп карап тордылар, шуннан соң гына комлы кулларын футболкаларына сөртеп, Даниярга кул бирделәр. 
Бераздан ачык тәрәзәдә Булатның картәнисе күренде. 
–Данияр да килгән икән, нәнәң ни хәлдә? –дип сорады, малайга күзлек аша карап. 
–Әйбәт, әнидән идән юдыра. Миңа “идән кипкәнче тышта уйнап тор”, диделәр. 
–Алай икә-ә-н.– Шулай диде дә әби, күздән югалды. 
Малайлар комнан юл салдылар, машиналарына таш төяп ташыдылар. Уенның иң кызган мәлендә ишектә Булатның картәнисе күренде. Бераз карап торгач: 
–Данияр кая булды?–дип сорады. 
–Ул сыдырылган бармагын бәйләтергә кайтып китте, –диде Булат, уеннан аерылмый гына. 
Шыгырдап капка ачылды. Данияр әйләнеп килгән икән. Чынлап та, аның чәнти бармагына лейкопластырь ябыштырылган иде. Үзе белән эттергечле трактор да алып килгән. Хәзер эш күпкә җиңеләйде. Малайлар басуга таба юл салдылар. Юл төзелеп беткәч, келәт алдына ашлык ташый башладылар. 
Бәйләмен тотып, Булатның картәнисе күтәрмәгә чыгып утырды. 
–Данияр нишләп күренми? 
–Ул ашарга кайтып китте, –диде Булат, башын күтәрми генә. 
Бераздан күрше малайларын әниләре дәшеп алды. Булат белән картәнисе дә чәйләп алырга булдылар. 
Малай ашап чыгуга Данияр аны көтеп тора иде инде. Булат иптәшенә картәтисе белән җир чокучылар янына баруы турында сөйләде. Алар шәһәрдән килеп байлык эзлиләр икән. Картәтисенә табылган иске акчалар күрсәткәннәр. Булат та тотып караган. 
–Әйдә, без дә казып карыйк,–диде Данияр. 
Булат чоланнан бәләкәй көрәген, тимер соскы алып чыкты. Икәүләшеп ихата кырындагы җирне казый башладылар. Таш, йомычка кисәге, тутыккан кадак чыкты, тик акчага охшаган әйбер күренмәде. 
Урамда машина тавышы ишетелде. Булатның картәтисе рейстан кайткан икән. Ул: “Юк белән булашмагыз,”–дигәч, малайлар казудан туктадылар. 
Шулчак көн кинәт кенә караңгыланып китте. Каяндыр нәни генә соры болыт килеп чыгып, кояшны каплаган икән. Күктән, берәм-сәрәм, эре-эре яңгыр тамчылары тама башлады. 
Ишектә берүзе генә күренгән Булатка карап, картәнисе: 
–Данияр кермимени?–дип сорады. 
–Ул зонтигы артыннан кайтып китте,– диде Булат. Күп тә үтми, адашкан бәләкәй соры болыт юкка чыкты, чөнки андагы яңгыр тамчылары җиргә төшеп сеңеп бетте, ә үләннәр өстендә ялтырап ятканнарын кояшның җылы нурлары тиз арада парга әйләндерде. Бу вакытта, нәни генә кулчатырын баш өстендә тоткан Данияр, ашыга-ашыга, юл буйлап Булатларга таба атлый иде.

Гөлфизә Кәлимуллина

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: