Көмеш кыңгырау

Атта рәхәт! Кая телим — тезгенне генә тартам!

Равил Фәйзуллин шигырьләре

АТЛЫ МАЛАЙ

Поездга да утырган бар.

Ә мин атны яратам!

Атта рәхәт! Кая телим —

тезгенне генә тартам!

 

Поездлар баралар алар

бер салган эздән генә...

Аннан дөньяны күрәсең

бары тәрәздән генә.

 

Атта, телим — кырга чыгам,

телим — тауларга менәм!

Иреклекне тою рәхәт

куышып җилләр белән!

 

 

МИЛӘШ

Кызыл болыт кунганмыни

безнең бакча түренә!

Минем яраткан миләшем

быел шулай күренә.

 

Теләсәң, как итеп кой!

Теләсәң, әчетеп кой!

Теләсәң, тәлгәше белән

киптерергә элеп куй!

 

Әй миләш быел, миләш!

Күзнең явын алырлык!

Очларына кул җитмәде,

чыпчыкларга калдырдык.

 

КАЙСЫСЫ?

Капчыклап та бар йокы.

Янчыклап та бар йокы.

 

Капчыклап ал —

ялкау буласың килсә!

Янчыклап ал —

бай-сау буласың килсә!

 

БАБАЙ БЕЛӘН МАЛАЙ

— Көнозын хәрәкәттәсең!

Ничек армыйсың, балам?

Мин менә капка төбенә

чыгып йөрсәм дә арам...

— Сиңа, бабай, комачаулый

таянып йөргән таяк!

Кәвешләреңне сал, әйдә,

йөгерик яланаяк!

 

МЕНӘ БЕЗНЕҢ НИЯЗ НИНДИ!

Китте көзен очар кошлар,

язын бер кайтырбыз, дип.

Кайткан чакта Ниязга да

тел алып кайтырбыз, дип.

 

Язны көтми, Нияз кыш ук

сөйләп китте чатнатып!

...Кайткан сыерчыклар әнә,

тыңлап тора шаккатып!

 

Бәхет пилмәне

 

«Кемгә эләксә – шул бәхетле!» –

диеп сүз беркеттеләр.

Бер пилмәнне итсез-нисез

гел камырдан бөктеләр.

 

Ашаганда һәркем көтте

шул хикмәтле пилмәнне!

Тик берәү дә әйталмады

«миңа чыкты!» дигәнне...

 

Карамый шул теләүгә дә,

чыкмады шул берәүгә дә!

Тәтемәсә дә кешегә,

эләкте пилмән пеигә!

 

Әи песи һич шат түгел...

Боекса да ят түгел:

«Минем бәхет юк ла! – ди, –

итле пилмән чыкмады!..»

 

Тау хәтле акыл белән

 

Абыйлар кинога бара.

Мин ияреп барасы!..

Тик абыйларның нигәдер

килми мине аласы.

 

Әбием килеп юата:

«Кайгырма, акыллым, – ди. –

Синең, кино күрмәсәң дә,

тау хәтле акылың!» – ди.

 

Алар китте. Ә без калдык

әбием белән икәү.

Эшең булса, аулакта да

күңелсез түгел икән!

 

Әле энә саплап бирдем

синтетик җеп-кыл белән.

Хәзер йомгак тотып торам

тау хәтле акыл белән!

 

* * *

Сизмәдем: ата каз өскә

килде ыслап.

«Чукыйм!» дигәндә, муенын

кыстым учлап!

 

Куркуын курыкмасам да,

яман кычкырдым!

Әни килгәнче муенын

тотып тордым.

 

Әни әйтә: «Сакланып йөр,

акыллым!» – ди.

Абый көлә: «Безнең өйнең

Гераклы!» – ди.

 

Гераклмы, мераклмы –

ансын белмим мин.

Малай булып, ата каздан

куркып йөрмим мин!

 

ТЕШ

Тешсез кеше —

ашсыз кеше.

Ашсыз кеше —

башсыз кеше.

Башсыз кеше —

эшсез кеше.

Менә сиңа

тешсез кеше!

 

Ә син, малай,

авызыңны

ерма алай!

Һәм шулай

ук җебеп үк тә

төшмә алай!

 

Әгәр синең

теш сызласа –

врачка бар!

Карасыннар,

тишек булса –

ямасыннар;

черегән булса –

суырырлар да,

утыртырлар

яңасын да!

Һәм әйтерләр:

яхшы малай!

Вәт ичмаса,

башлы малай!

 

САРЫ ЧӘЧӘК – ТУЗГАНАК

«Башка сары таҗ

кидем мин! – диде,–

Кояштан да шәп

инде мин!» – диде.

 

Чыннан да матур!

Чыннан да сары!

Әллә ничә көн

нурланып янды.

 

Берничә көннән

таҗы урынында

ак бүрек иде.

«Мин айдан да ак

икәнмен!» – диде.

 

Чыннан да матур!

Чыннан да нәфис!

Торды ул горур

әллә ничә кич.

 

Ә бер көн баксаң –

сары таҗ кая?

Ак бүрек кая?

 

...Сузаеп калган

сулган сабагы

җилдә чайкала.

 

Равил Фәйзуллин 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: