Көмеш кыңгырау

Артём һәм аның Батыр исемле мәче баласы

Артёмның гаиләсе зур. Беренчедән, ул үзе – аңа ни дисәң дә, ике яшь. Икенчедән, әтисе һәм әнисе. Ә өченчедән, мәче баласы Батыр. Алар бик күңелле һәм дус яшиләр.

Әнисе, мәсәлән, чакыра: «Батыр, Батыр, кил сөт эчәргә!», – мәче баласы шунда ук килеп тә җитә.

Ә әтисе: «Артём, торырга һәм юынырга вакыт җитте, әнә Батыр инде иртәнге ашын ашый», дисә, Артём бер дә көйсезләнми – сикереп тора да, салкын су белән битен юа.

Артёмның иртә белән бик ашыйсы да килми, әмма аларның гаиләсендә барысы да бер-берсен тыңлыйлар. Ул да ашыйсы килсә дә, килмәсә дә, утыра һәм әнисе пешергән ботканы ашый. Батыр инде күптән уенчыклар белән уйный, ә ул ашый да ашый.

– Уфф, – дип авыр сулый Артём. Һәм әнисе шунда ук аның ботканы ашап бетергәнен аңлый, сөт тә эчелгән, һәм хәзер Артём да уйный ала.

Әтисе дә өстәл артыннан торып, үзе өчен дә, улы өчен дә рәхмәт әйтә:

– Рәхмәт, әнисе, бик тәмле булды.

– Исәнлеккә-саулыкка! – дип җавап бирә әнисе әтисенә дә, Артёмга да елмаеп.

Артём тиз генә үзенең бүлмәсенә уза һәм катып тынып кала. Тыныч кына туп белән уйнаган мәче баласы, кинәт сыртын бөгеп, кычкырып, мыраулап, усалланып аның каршысына килә башлады…

Менә гаять зур йомшак йомгак  аяк астына тәгәри.

Һәм Артём Батырның кысрыклавына түзми. Ул бүлмәдән чабып чыга. Фатир ишеге ачык, ул баскыч урнашкан, әнисенең тавышы ишетелгән җиргә атылып чыга. Ә әнисе күршесенә әйтә:

– Сезнең этегез нинди зур һәм матур.

Батыр, кызуланып, Артём артыннан баскычка очып чыкты һәм, уйлап та тормый үткен тешле авызын ачкан зур кара эт алдында пәйда булды, – тагын бер мизгел – мәче баласын эләктереп тә алачак, ә бәлки, йотып та җибәрер…

Ю-ю-к… моны Артём күтәрә алмаячак. Ул бүтән әнисе артына кача алмый, ә усал эт алдына, куркудан калтыранган кечкенә мех йомгакны ышыклап басты.

– Һау, дип өрде эт, – Һау!

– Фу, – дип команда бирде Артём: – Фу!!!

Һәм усал эт артка чигенде.

Ә кем барысыннан да ныграк курыкты микән бу чакта:

– Мәче баласы Батырмы?

– Артёммы?

– Ә бәлки усал эттер?

Ә мин барысыннан да бигрәк Артёмның әнисе дип уйлыйм.

Әниләр, гомумән, балалары үзләрен кыю тотканда, куркырга яраталар.

Менә шуның белән бу вакыйга тәмам.

Фёдор Гаврин.

Әлфия Ситдыйкова  тәрҗемәсендә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: