Көмеш кыңгырау

«Артек» хатирәсе

Кыскасы, «Артек», Кырым җире минем сәламәтлекне ныгытып кына калмады, татарлыгыма тәүге имтихан да алды.

Унөч яшьләр тирәсендә миңа, ниндидер могҗиза белән, «Артек» пионер лагеренда ял итәргә туры килде. Аюдаг итәгендә, Кара диңгез буенда җәйрәп яткан бу җәннәт почмагында кемнәр генә, нинди генә милләт балалары юк иде. Безнең дружина үзе генә дә СССРның нәни бер моделен хәтерләтә иде. Эстоннар, литвалылар, латышлар, украиннар, руслар, белоруслар, гөрҗиләр, әрмәннәр, әзәриләр... Ьәм шулар арасында — без, ике татар малае. Икебез дә Татарстаннан.
Ләкин, ни гаҗәп, бер-беребезне аңлаудан гаҗизбез. Юк, монда хикмәт Әскәрнең, Казан малае буларак, бер авыз сүз татарча белмәвендә түгел иде. Яна, Вольма атлы эстон кызларының да русчасы ипи-тозлык кына булса да, без, шөкер, алар белән бик шәп аңлаштык. Ә менә Казан малае белән һич кенә дә уртак тел табып булмый. Сәбәбе дә бик җитди: Әскәр мине әледән-әле «татарин» дип үчекли. Мин дә җавапсыз калмыйм, билгеле, «сам ты татарин», дип тегенең үзен дә «фаш итеп» куям. Ләкин безнең үртәшүләр беркайчан да йодрыкка ук барып җитмәде. Якташлык хисе барыбер дә өстенрәк чыккандыр, күрәсең.
Ә менә Сумы шәһәреннән Сапта атлы малай белән без чынлап торып дөмбәсләштек. Әлеге дә баягы «татарин» дигәне өчен инде. Ул чакта мине алабугалы якташым Витя Ковязин һәм Литва малайлары яклашкан иде. Әлеге «инцедент» турында сәгате-минуты белән өлкәннәргә дә барып ирешкән булып чыкты. Лагерьда ниндидер пост биләүче бер кырым татары килеп, ни өчен сугышуыбыз турында үзебезчә сорашып, мине юатып та утырды әле.
Кыскасы, «Артек», Кырым җире минем сәламәтлекне ныгытып кына калмады, татарлыгыма тәүге имтихан да алды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: