Көмеш кыңгырау

АННАН КИРЕ КАЙТМЫЙЛАР...

***

Безнең әткәйдән дә шәп кеше юктыр ул дөньяда. Беркемгә дә авыр сүз әйтми, әрләшеп-талашып та бармый. Аның белән бергәләшеп өйгә эшне эшлибез. Җәй җиттеме — әткәебез белән урманнан кайтмыйбыз. Ул гөмбәсен җыябыз, туйганчы җиләген ашыйбыз, чиләк-чиләк кара җиләген алып кайтабыз. Хәтта берзаман әткәй безгә боланнарны да күрсәтте!
Моннан дүрт ел элек әнкәебез мәрхүмә булды. Әткәем җиде бала белән тол торып калды. «Балаларыңны хөкүмәткә тапшыр, ә үзең яңадан хатын ал. Болай итеп үзеңне бетермә, Гыйззәт, самый яши торган мәлең бит әле!» — диючеләр дә булгалады. «Боларны аякка бастыра алмаячаксың, әйдә детдомга бир», — диделәр. Әмма әткәй аларны тыңламады. Килүчеләргә җавабы каты иде:
— Балаларны кеше кулына бирер өчен тапмадык. Үзем исән-сау чакта аларның башыннан бер чәче дә төшмәячәк!
Шулай итеп, әткәебез белән бергә дөнья көтеп ятабыз. Тик нигәдер ул соңгы елларда еш авырый 
башлады. Безгә әллә ни сиздерергә тырышмый, әмма анын күзләре дә хәзер начар күрә шикелле. Ә куллары минеке сымак нәзе-е-ек кенә булып калды. Инде елга якын ихатадан ары чыкмый. Нәрсә булды әткәйгә — аңламассың. Әнкәй үлгәннән соң төннәрен йокламады. Кемнеңдер килүен көткәндәй тәрәзә төбендә тик утыра. Берзаман төнен тиргә батып уянып киттем. Карасам, әткәй әнкәйнең зур фотосын кулына алган да, текәлеп тик утыра. Нәрсә уйлагандыр, анысы миңа ул вакытта караңгы иде...

Әле ике абыем һәм апам шәһәрдә училищеда укып йөриләр. Алсу белән Алия апаларым, мин һәм Зөлфирә сеңлем әткәй белән яшибез, мәктәпкә йөрибез. Соңгы арада газиз кешебез үзе аш пешерә алмый. Шуна да бишенче сыйныфта укыган Алия апа камыр басарга, аш пешерергә, хәтта икмәк салырга остарып алды. Алиянең күмәчләре үзебез кебек бәләкәй генә килеп чыга. Без аңа, әнкәебезнеке кебек булсын, дибез.
— Зур икмәккә камыр басар өчен көчем җитенкерәми, — дип аклана апабыз. — Менә чак кына үсим дә, шулчакта зу-у-ур итеп пешерермен, ярыймы?
Язгы аяз көн иде. Кар да күптән эреп бетте. Болында тәүге чәчәкләр дә күренә башлады. Урамда шулкадәр рәхәт! Тик әткәй генә тышка чыга алмый, көне буена түшәктә ята.
— Улым, кил әле яныма, — дип чакырып алды.

— Әйе, әткәй...
— Менә хәтеремне яңартып алдым әле. Үткәннәр нигәдер искә төшеп тик тора. Шушындый чалт аяз көндә әнкәгезне очраткан идем. Хәзер инде күпме сулар акты, күпме еллар үтте, ә Гөлнурымны очраткан минутларны бүгенгедәй хәтерлим. Ул көнне әнкәгезгә яңа гына чыккан умырзая чәчәкләрен бүләк иткән идем. — Әткәй беразга тынып калды. Башын читкә борып, уйланып ятты да, сүзен дәртле тавыш белән дәвам итте. — Улым, тугайга барып кил әле. Быелгы умырзаяны күргән юк бит. Берәр гөлләмә җыеп алсан, нинди шәп булыр иде. Ә мин аны караватым янына куярмын. Шәп булачак, әйе бит?
— Хәзер, әткәй!
Баш кактым да, йөгереп чыгып та киттем. Иң матур чәчәкләрне җыеп алып кайттым. Өйдә хуш ис таралды. Әткәемнең дә кәефе күтәрелеп китте, караңгы бүлмә дә яктыргандай тоелды. Газиземне куандыра алганыма көне буе шатланып йөрдем.
Йоклар алдыннан әткәй янә чакырып алды.
— Син хәзер барысын да аңлыйсың, улым. Менә мин һичкайчан да картаермын дип уйламаган идем. Барыгызны да аякка бастырып, укытып, гөрләтеп туйлар үткәрергә хыялландым. Хәлемне үзең күреп торасың. — Бу сүзләрне ишеткәч, әллә ничек кыен булып китте. Әткәй сөйләвен дәвам итте. — Дөньяны белеп булмый шул. Әгәр авырып, балниска ятып китсәм, берәр ничек минсез яшәп торасыз инде. Юкка-барга ызгышмагыз, тату булыгыз! Тормышта авырлыклар күп була ул, тик син бирешмә. Әткәй балниста ята, яныбызда юк дип укуыңны калдырма. Ала-сеңелләреңне карап йөр, яме? Хәзер син балта да тота беләсең, йорт тирәсен ипләп тор. Әле сине яныма чакыруым буштан түгел. Гомер буена минем иң кадерле әйберем булды. Шуны мин сиңа бирергә уйладым. — Шулчак әткәй буылып-буылып ютәлли башлады. Ә бу бик озакка сузыла икәнен беләм. Ютәлләгәндә янындагы чиләккә әллә нинди кара төстәге сыекчаны төкерә. Азак хәле бетеп, озак кына ята бирә. Менә әле дә, нәрсәнедер бирергә уйладым, дип сөйли башлады да, чәчәп алып китте.
—  Ярар, улым, бу сөйләшүне иртәгә калдырыйк, — диде ул бер чама хәл кергәндәй булгач. — Баш әйләнеп китте яман.
Әткәй авыргач, һәрвакыт аның белән бергә зур караватта йоклый торган идем. Төнлә аңа суын да, даруын да алып бирәм. Тик бүген әткәйгә нәрсәдер булган.
—  Улым, мин бүген ялгызым гына ятып йоклыйм әле, — диде.
Башка урында йоклый алмыйм, бу караватка күптән өйрәнгәнмен, дип киреләнеп маташсам да, ул үз сүзендә торды.
Алия апам белән көн дә мәктәпкә бергә барабыз. Шуңа да иртән-иртүк торабыз. Ә минем бер хәйләм бар. Уянам да, җылы юрган астыннан чыкмый, Алиянең торып, чәй кайнатканын, аш җылытканын көтеп ятам. Тәмле ис танауны кытыклый башласа гына, урынымнан торам. Бу юлы да шулай итәргә булдым. Әһә, апам торды. Юынып алды. Бераздан чәйнек чыжлый башлады. Савыт-сабаның чыңлавы ишетелде. Ә мин шым гына, йокыга салышып, тыңлап ятам. Гадәттә, әткәй безнең белән иртән чәй эчә. Шуңа Алия тәүдә аны өстәлгә чакырды:
— Әткәй, әткәй, сиңа чәй ясадым. Җавап булмады.
— Чәең суына, әткәй... — дисә дә апам, әткәй урыныннан торырга ашыкмады.
Аптырагач, Алия янына барып уятырга булды.
—  Әтк-ә-й! Әтк-ә-әй! — Җан өзгеч тавыштан сикереп торганымны сизми дә калдым. Алиянең йөзе ап-ак иде. Коты очкан, үзе сикеренгәләп мина нәрсәдер аңлатырга тырыша, кулы белән әллә кемне куарга маташкандай селтәнә. Апаның шулкадәр кычкыруына башкалар да уянды.
— Әткәебез үл-гә-ән! Кот-кар-ыгыз! Үл-гән! — дип, янә сөрәнләде.
Тәнем кымырҗып китте. Ничек инде әткәй үлгән? Шушы уй миемне телеп үтте. Буыннар калтырый башлады. Тын алуы авырлашты. Нәрсә эшләргә белми, шаккатып калдым. Ни елый алмадым, авызымны ачып сүз дә әйтеп булмый...

 


АЙГИЗ БАЙМӨХӘММӘТОВНЫҢ "КАЛДЫРМА, ӘНКӘЙ!" ПОВЕСТЫННАН.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: