Көмеш кыңгырау

АК КОЛЫН

Йортта хуҗа булып Биюш калды, тавыкларга җим сипте, каз-үрдәкләрне су буена төшерде.

Тимер күк бия озын ялын чирәмдә сөйрәп тау итәгендә утлап йөри. Аны җикмиләр – колыны яшь әле, бер генә атналык. Ак колын ераккарак китә башласа, бия сискәнеп башын өскә чөя һәм, колынның арлы-бирле чабуы шаяру гына икәнен күргәч, тагын чирәмгә иелә. Шулай да ашауга онытылып китми, игътибары бәләкәчендә, аны күзеннән җуймый.

Ә колынга нәрсә – дөньяда аңа ике генә нәрсә хаҗәт: уйный да әнисен имә. Ул, әнә, әле бер якка, әле икенче якка очынып атыла. Бавы болын читенә җитәрлек итеп кенә арканланган коба бозау янына килә дә, син нигә миңа охшамаган дигән сыман сәерсенеп карап тора. Бозау башын сузып аңа таба борылгач, бу гаҗәеп хайваннан куркып, болынга кире чаба.

Коба бозау колынга иярә, тик аны куып җитә алмый, каерылып туктап кала. Ул ычкынмакчы булып тартыла, әмма аркан өзелми, өчтән үрелгән юкә муенчак та салынмый, күп тырыша торгач, казык суырылып чыга. Һәм бозау, казыкның якынаеп-ерагаеп сикерүеннән өркеп, авылга элдертә.

Ак колынга шул гына кирәк – дөнья тагын да иркенәебрәк китте бит! Ул салмак атлап болыннан чыга (үлән башлары аякларга бәрелә һәм колын бөтен тәне белән калтырап куя, – әйе, куркытышуда бозауны җиңүче булсаң да, үлән кытыклаудан дерелдәүне яшерә алмыйсың). Әнисенең башына ышкына да, күтәрелеп аптырап кала: нигә кимерә инде ул үләнне әнисе? Әллә тәмлеме икән – без дә тәмен белеп карыйк бер... Юк, кая инде әни сөтенә җитсен! Колын әнисен тәмләп имә, аннары яңа уен башлый. Болын читендәге тауга бар көченә чабып менә дә, үркәчтәге каенлыкка җиткәч туктый, нечкә тавышы белән кешнәп җибәрә. Әнисе күзләрен зур ачып колынын карый, колакларын торгызып, газизенең тауга менү сөенеченнән кешнәвен тыңлый, колынын үзенә чакыра. Ак колын, йомшак тоягы чирәмдә таюдан куркыпмы, таудан акрын гына төшә, әнисенә сырпаланып алгач, тагын сөзәк тау түбәсенә чаба, тагын тавышын челтерәтеп кешни...

Биюш бияне алып кайтырга дип килгән иде, әмма йөгән кигезгәндә атның чирәмне, ашап калыйм дигәндәй ашыгыбрак кимерергә тотынуын һәм ак колынның дөнья белән танышып йөрүен күргәч, ашыктырмаска булды, түмгәккә таянып, колынның тамашаларын онытылып күзәтә башлады.

Әй, уйнасын соң ак колын!.. Чабып менсен тауга!.. Колакка нинди ятышлы-ягымлы аның нәни тояклары белән тыпырдавы! Тыңлагыз әле шул тыпырдау җырын... Тып-тып...

“Сәер кеше инде мин, – дип уйлый Биюш. – Һаман акыл кермәгән – колынның тояк тавышы ничек моң булып таралсын инде? Әллә моны йөрәк тоямы? Кем белгән... Әллә тау сөзәгендә җирнең моң телләре бармы соң?! Туктале, ак колын әнә шул телләргә басып көй чыгара икән бит!..”

Көй дигәннән, Биюшнең табигатьтән яңа җыр ишеткәне күп булды инде.

Укырга керәсе елы иде аның. Аерым хуҗалыклар заманындагы соңгы урак өсте иде. Биюшнең әтисе белән әнисе ат җигеп таңнан ук уракка киттеләр. Йортта хуҗа булып Биюш калды, тавыкларга җим сипте, каз-үрдәкләрне су буена төшерде. Әнисе, көн утырып су типмәсен дип самавырны кагып, Биюшкә чәйне дүрт-биш чокырга ясап калдырды. Шакмаклы ашъяулык астындагы икмәк телемнәре, ярмалы бәрәңге Биюшкә, уеннан арып кергәч, дөньядагы иң тәмле сый инде. Бөтенесен әзерләп китәләр аңа, тик атлан майны, эреп йомшамасын өчен, ашаган саен базга төшереп куярга кирәк. Менә шунда төшүе мең газап инде, әй, – кары төбендә генә калган баз эче куркыта аны. Гөберле бакалар анда тулып ятадыр, хәзер алар җәенке авызлары белән синең ялан тәпиеңнән каптырып кына алырлар да, ояларына сөйрәп алып кереп китәрләр кебек. Һәм Биюш баздан ничек атылып чыкканын сизми дә кала. Аннары – шап! баз капкачын – караңгыда ояларын табалмыйча интексеннәр әле гөберле бакалар!..

Биюш өстәл янында баскан килеш соңгы чокыр чәен эчеп бетергәндә, сибәләп кенә яңгыр ява башлады. Тын яңгыр, олылар әйтмешли, игелекле яңгыр иде бу. Әмма кинәт искән җил өй түрендәге балан агачлары өстеннән авыр канаты белән сыпырып узды. Малай, чокырын өстәл кырыена гына куеп, тәрәзәне ябарга үрелде. Шул чак өстәл өстенә җәйгән ашъяулыкны кулы белән ялгыш тартып җибәрде дә, чокыр идәнгә төшеп челпәрәмә килде. Биюш тәтәй ватыкларын җыйды, әти-әнисенең ачулануыннан шүрләмәде, аның инде моңарчы да әйбер ватып караганы бар, әнисе ачулана башласа, әтисе каршы төшә, бер әйбер дә ватмагач малай буламы инде ул, ди. Әйбәт итте әле, уйнарга тәтәйләре бетеп бара иде, хәзер зәңгәр бизәклеләре менә ничәү булды, акларын әйтеп тә торасы юк. Оттырмый уйнасаң, шушы бер чокыр ватыклары белән малайларның барлык тәтәйләрен “эһ” дигәнче отып бетереп була. Шулай итәчәк тә Биюш.

Тәтәйләрне җыеп маташканда чокыр төшеп ватылгандагы чылтыраган тавыш аның колагына кабат ишетелде. Кыска гына бер көй иде чокыр зыңлавы. Биюш һаман ишетә шуны, әмма авызы белән көйләп бирә алмый. Әллә тагын бер чокырны идәнгә төшереп җибәрергәме? Көйне отып булыр иде аннары...

Чокыр идәнгә сабы белән бәрелеп уалды, һәм монысының тавышы беренчесенә бөтенләй охшамаган иде. Соң бит аны өстәл кырыена куярга да, ашъяулыкны шудырып төшереп җибәрергә кирәк! Менә шулай! Әй, тагын булмады... Ә дүртенчесе беренчесе кебек ватыла менә, белеп торыгыз. Аннары бишенчесе дә... Әллә чәй тәлинкәсен төшереп караргамы? Берне генә... Монысы бөтенләй коры тавыш белән ватыла икән лә, чылтырау исендә дә юк. Бәлки, кырыны белән төшереп караргадыр.

Өстәлдәге һәм шкафтагы чокырлар белән тәлинкәләр ватылып бетсә дә, Биюш абайламый ваткандагы зыңлаган көйне кабат ишетә алмады.

Ул өйалдына чыкты. Болдыр ишеген ялан тәпие белән этәреп җибәрде – итәге калку сайгакка төртелгәч, ишек дерелдәп торды һәм кыйгачлап ачык калды.

Хәзер җил бөтенләй тынган, яңгыр озакка килгән – утырып ява иде. Әйтерсең ишегалды чирәмнәренә ислемай сибелә иде. Август аена кереп, искерә башлаган җәйне яңартып ала торган яңгыр бу.

Кинәт Биюшнең колагында әлеге көй зыңлап куйды. Тукта, монысы бүтәне бит, чынаяк көеннән җәһәтлеге белән, моңы белән үзгә. Тыңлагыз: алмаш-тилмәш шыпылдыйлар-тыпылдыйлар яңа көй тавышлары. Әй, тамчылар икән бит, өй түбәсендә тыпырдап бииләр икән! Һәркайсының үз көч-куәте бар, берсе, әнә, Биюшнең йон тубыдай атылып сикерә, икенчесе такта буйлап шуып кына китә, өченчесе тирә-юньгә чәчрәп бетә. Әмма барысының да шыпылдау тавышлары бергә кушыла да, колакка иркәләү авазы ишетелә. Тамчылар түбә тактасындагы су юлына җыелалар да, сыргаланып ага-ага баскыч төбендәге таш өстенә салган шома тактага егылалар. Монда инде аларның тавышы моңсуланып тоныгая: ахрысы, тамчылар җиргә-туфракка сеңә алмауларына кайгырышалар бугай. Шушы яңгыр көен иң баштан тагын бер тыңлыйк әле, онытылмаслык итеп. Тамчылар һаман ишәяләр-ешаялар, һаман көчәяләр... Җирдәге тактага бәрелеп егылгач кына моңаеп туктыйлар...

Биюш, әтисенең унике телле гармунын алып, сәке йөзлегенә утырды, чокыр ватылгандагы һәм яңгыр яугандагы көйне чыгармакчы булып азапланды. Телләргә нинди генә тәртиптә басып караса да, көйләр табылмады, бармаклар һаман моңарчы да белер-белмәс уйнаган “Авыл көе”н, “Алсу”ны чыгаралар иде. Ә колакта яңа көйләр яңгырап тора. Их, гармунда шуларны уйнап җибәреп, я җырлап күрсәтеп, таң калдырсаң икән иптәш малайларны! Бу инде тәтәйле уйнаганда һәм кем күбрәк коену ярышында отудан мең дә мең тапкыр артыграк мактаныч булыр иде. Әмма шул яңа көйләрне уйнап булмый бит әле...

Әти-әнисе чыланып кайтып кергәндә, Биюш һаман гармун кычкыртып утыра иде. Әтисе ватылган чынаяклар өчен Биюшнең йомшак җиренә дәү учы белән бик шәпләп берне тамызгач та яңа көйләр чыкмады. Хәер, шап иткән тавыш үзе хәйран озак ишетелеп торды, тик монысы әчеттергеч көй иде инде.

Чынаяклар кырылу вакыйгасын әтисе әнә шундый истәлек итте. Биюш өчен исә моның хәтергә сеңеп калу сәбәбе бүтәндә иде.

Әтисенең үз гомерендә шушы бердәнбер сугуына ачу итепме, әллә инде чокыр ватылуның үзенчә бәһасен кайтарырга теләпме, Биюш оста гармунчы булырга үз-үзенә сүз бирде һәм, ТБУМны укып чыкrанда, ул авылның оста гармунчысы иде инде. Авыл башындагы болынга кичке уенга төшкәндә Биюш тә гармунын җилкәсенә аса иде. Тик зурлар уенына керергә аңа әле иртәрәк, шуңа үз тирәләре белән читтән карап тора. Кайбер көннәрдә, гармунчы егет Салих арыгач, аны түгәрәк уртасына чакырып уйнаталар, шулай да күп кичне ул түгәрәк читендә үткәрә. Уен таралгач кына яшьтәшләрен ияртеп болын буйлап – бакчалар артлатып, үз тыкрыкларына хәтле уйнап кайта. Тора-бара яшьләр аның уйнавын күбрәк ярата башладылар. Хәер, Биюш үзе дә инде хәзер егет исәбенә кереп бара иде. Шулай да борын чөергә иртәрәк булган икән әле. Гармунчы Салих моны аңа бик шәпләп төшендереп тә күрсәтте.

Ул кичне түгәрәк уртасында гел Биюш булды. Яшьләр аны ал-ял бирмичә уйнаттылар. Салих гармунын уйнаштырып караса да, Биюш аның тавышын басып китте. Биюш, шул ярышта җиңү өчен, гармунын бөтен көченә тартып, аякларын киң җәеп куеп, айкала-чайкала уйнады. Аның илһамга чумып көйне бер уйнап чыгуы җырның яңа яңгырашын табу иде, иҗат иде. Шигырь иде бу уйнау! Ул онытыла, гүя моң дәрьясының әллә кайларына китеп, шунда иңләп-буйлап йөри, талчыга төшкәч, кыяга сөялә дә, гармунын сикертеп кенә күкрәгенә кыса – каеш бушый, көй акрыная. Моң күген тагын очар коштай иңләү өчен хәл җыю икән монысы. Уйнар өчен аңа әнә шул ике аяк баскан төш җитә, ә моңы белән кешеләрне сихри сәяхәтләрдә гиздереп кайта.

Шуннан соң гармунчы Салих күренмәде. Ул, үзенең җиңелүенә үртәлеп, уеннан бөтенләй киткән иде бугай. Ә Биюш капка төпләренә кайтып җиткәч, Салих әллә каян күләгәдәй генә калкып чыкты һәм, Биюшнең уйнап туктагач каешын эләктерергә дә өлгермәгән гармунын кулыннан суырып алып, күреген яньчелдереп бер типте дә, дәшми-тынмый гына кабат караңгылыкка чумды.

Кызганыч иде гармун, тавышы матур иде. Биюш аны үзе келәйләп төзәтеп карады, әллә осталыгы җитмәде инде – элекке тавыш яңгырамады. Шәһәрдән яңаны кайтартканнар иде, тик – кем сиңа яхшысын сайлап торсын – уңмадылар, үзең уйнап карап алырга кирәк шул гармунны. Анысы энеләре кычкыртырга ярады. Шуннан соң әтисе белән икәүләп иске гармунның күреген яңарттылар.

Һәм тиздән Биюш, җиткән егет булып, уенның уртасына керде, аның инде күз атып йөргән кызы да бар – Фирәвия исемле. Әмма яратуын турыдан гына әйтә алганы юк, кыз үзе дә сизәдер сизүен, шулай да барыбер әйтмичә булмас бит. Бер кичне алар уен урынында икәү генә калдылар. Яратуын бик әйтеп кенә бирәсе дә, тик сүзе табылмый. Гармунда уйнап биргәнне аңласа иде Фирәвия, – кеше белмәгән сүзләр эзләп газапланудан котылыр идең дә куяр идең. Әллә уйнап күрсәтергәме соң?

– Фирәвия, гармун уйныйммы?

– Уйна!

– Нинди көйне?

– Син бит “Алсу”ны яратасың Ашыкмыйча гына уйна шуны.

Гармун тавышы пышылдап кына чыга. Фирәвия аңа акрын гына кушыла:

...Мин моңланырга яратам

Ярымнан калмасам да...

– Фирәвия, тукта! Ишетәсеңме, җил сызгыра, җил сиңа кушылып җырлый! Әй, ул икенче көй чыгара икән лә...

Биюш гармунын тезләренә куйган да, җилне тыңлый. Җиңел һәм тиз-тигез агышлы нечкә көй иде бу. Биюш тә, сабый сыман, Фирәвия алдына башын салды, кыз аны кырку чәчләреннән сыпырып иркәләде. Аннары Фирәвия аның күкрәгенә башын куйды. Җил, инде таң җиле, яңа көй башлады.

Аларның мәхәббәтен таң җиле көйгә салып әйтеп бирде. Ярату сүзләре бәлки онытылыр да иде, ә җыр, моң инде онытылмый ул.

...Сугыштан соң гына өйләнештеләр алар. Шул авыр елларда башка чыгып, йорт-җир җиткереп, үз көчләренә таянып яшәделәр. Моң-җырга әллә ни вакыт кала торган чак түгел иде. Шулай да, авырга килгәндә, кычкыру-әрләшү белән ерак барып булмаячагын аңлап, алар бергәләп моңаялар иде. Биюш гармунын ала да, үзе яраткан “Алсу” көен уйный, әйтерсең лә бу көй аның Фирәвиясенә багышланган, аның йөзендәге алсу чибәрлекне мактый иде. Фирәвиясенә мең рәхмәт. Биюшкә тавышланырга беркайчан да чама калдырмады. Иренең кәефе кырыла башлавын сизү белән, гармунын кулларына тоттыра һәм, аның җилкәсенә таянып, гел бер сүзләрне әйтә иде.

– Биюш, уйна әле, таң җилләрен сыздырып уйна...

Алар шул җырны гел яңартып яшәделәр. Хәер, әче җилләр дә исми калмады калуын.

Әле былтыр көз генә булып алды шундый хәл. Кашык төшсә дә, чүмеч тә аның артыннан идәнгә очарга гына тора бит. Фирәвия һич уйламаганда гына Биюшеннән көнләшеп куйды. Моның өчен сәбәбе дә бар, һәм бу сәбәп елга агышын туктатырлык зур икән.

– Кибеткә еш керә башлагансың. Ахры, кибетчене күзләвең инде, – диде ул. – Картаеп беткән башың белән кеше көлдереп йөр тагын, балаларың үсеп җиткән. Ирдән кайткан булса да, сиңа кызың булырлык бит ул.

– Әллә кибеткә папирос алырга керергә ярамыймы?!

– Папирос кайгысы булмаган әле. Тутый кош, дип кенә эндәшкәнсең кибетчегә. Синнән алган папиросны тартмас җиреңнән тартырсың, дигәнсең...

Биюшнең шаярып сөйләгән сүзләре кичкә өенә әнә шулай туксанга төрләнеп әйләнеп кайтты. Ул бакча башындагы киселгән каен төбенә утырды. Бу урынның элекке хуҗасы бакча башына төрле агачлар утырткан булган. Алар инде зурлар, алар хәзер яфракларын коеп ялангач калганнар. Әнә теге имәннең дә бер яфрагы да юк. Күп елны имәннәр саргайган-көйгән яфракларын очырмыйча, киләсе елга чыгачак бөреләрне салкыннан саклыйлар бит. Ә моның шәрә ботак-чыбыклары кичке җилдә тибрәлер-тибрәлмәс торалар. Җил котырып искәндә дә аска иелмиләр, тик янга бәреләләр.

Кинәт кенә шәрә агач ботаклары кубыз теледәй булып тоелды Биюшкә. Карале, көзге җил аларны чыннан да кубыз итеп көй суза бит! Тик бу көй нигәдер йөрәккә ятышсыз – чыбыклар әче сызгыралар, кайбер яңа көйләр кебек, йөрәкне үткен пычак белән телгәлиләр, әйтерсең каты ботак-чыбыклар үзләре әнә шул пычаклар иде. Нигә соң бу композиторлар шундый әче җилләрне генә тыңлый башладылар әле? Яңгыр яугандагы, таң җиле искәндәге күңелне яңартучы көйләрне ишетмиләр икән?..

Кубыз... Уйлап карасаң, халык бу уен коралын табигатьтән күчереп ясаган икән. Кемдер менә шулай Биюш кебек, җилнең ботакларны кубыз теле итеп уйнавын күреп алган да, кубыз ясаган...

Кубыз.. Хатыннарга юл куйсаң, алар сине кубызга биетәләр инде. Ә кубызга бию менә шушы шәрә ботаклар көенә сикеренгәләү буладыр, шәт. Шуның мәгънәсенә хәзергәчә төшенмичә йөрелгән бит...

Фирәвия дә шулаймы?.. Булмаганны!.. Юк, аның Фирәвиясе мондый әче, моңсыз көйләрне белми, таң көен ярата ул. Әз генә көнчелек галәмәте кузгалып киткән икән, – ярата, димәк...

– Кайда йөрисең тагын?! – дип ярым үпкәләп каршылады аны Фирәвия.

– Бакча башында идем лә... Колакка әллә нинди шыксыз көйләр ишетелде...

– Шул булыр әле ул, миннән башка гына йөрсәң! Менә мин үзем тыңлатыйм әле сиңа көйләрнең көен...

Фирәвия түрдәге урындыктан өстенә ак җәймә бөркәлгән гармунны Биюшкә китереп тоттырды, үзе аның җилкәсенә таянды...

– Таң җилләренә ияреп уйна...

Биюш белән Фирәвия яшьлекләрен рәхәтләнеп искә алдылар. Өйалды баскычыннан аяк тавышлары ишетелгәч кенә көйне тыңлаудан туктадылар алар. Кечкенә малайлары уеннан керә иде бугай. Әти-әнисенең көен ишетмәсен, әйдә, үз җырын кеше үзе табарга тиеш бит. Хәер, әти-әниләренә охшаган балалар хыялый изге бер яратуда алардан калышмаслар әле. Алай гынамы соң, алар тагы да матуррак, бәхетне зурайтучы көйләр ишетерләр табигатьтән... Киләчәк аларныкы бит, ә табигать көн саен, хәтта минут саен яңа көйләр чыгарып кына тора. Аларны ишетә белергә генә кирәк. Ә ишетсәң инде, син бәхетле, димәк...

Биюш урыныннан кузгалды.

– Ак колынның да инде үз көе бар, – дип сөйләнеп куйды үзалдына.

...Нигә әле аның тауда чабып уйнавы җыр булмаска тиеш икән? Әллә шуны көйләп караргамы? Авылдашларга уйнап күрсәтеп, бөтен халыкка таратырга иде ак колын көен! Идәнгә төшеп ватылган чокырның чың-көен дә, яңгырның өй түбәсендә оркестр уйнавын да, Фирәвия белән икәве генә тыңлаган таңның мәхәббәт җырын да... Барысын да, барысын да.. Хәтта көзге ботакларның сыкрануын да... Йөрәккә сеңеп калган бу көйләр, ә үзләрен һаман авылдашларга уйнап күрсәтеп булмый. Күңелдән гармун телләренә һаман тама алмыйлар алар.

Әллә яңа көйләр җырламакчы булып юкка талпынасыңмы, Биюш? Гомер үтеп бара, теләккә яшьләй ирешергә кирәк булгандыр мөгаен.

Нигә әле сез, көйләр, күңелдә бикләнеп ятасыз? Бәреп яңгырап чыгарга көчегез җитмиме Әллә сез дә картаясызмы?

Хәер, моң картаюны белми. Һәр җырлаган саен яшәрә бара бит җыр. Һәм кеше дә җырлап яшәрә. Димәк... Димәк, өеңә кайтасың да, ашъяулык шудырып чокырларны идәнгә төшерәсең, – теләгәнеңчә ват, беркем ачуланмый да, “чәбәк” тә итми. Әй чыңлыйлар чынаяклар!.. Теге көйне тагын ишетәсең!.. Ә хәзерге чокырлар алай чыңлармы соң? Ул көйне ишетү өчен теге чактагы зәңгәр бөрчек бизәкле чокыр кирәк түгелме? Һәм үзеңнең дә малай булуың...

Әгәр бүтән көй чыгарып ватылсалар? Начармы? Юк, бигрәк шәп! Яңа көй!..

– Әйдә, бия, кайтыйк, тизрәк кайтыйк әле... Бүген кияү балакай чәйгә дәшкән иде. Кичкә чаклы ак колын көен гармунда уйнарга өйрәнеп куйыйм әле...

Ак колын сөзәк тауга чабып менә. Нәни тояклары белән җирдәге моң телләренә басып көй чыгара...

Әйе, бу дөньяда һәр нәрсәнең үз көе бар шул. Үз моңы...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: