Көмеш кыңгырау

ЯЗ БАШЫ

12 мартта татар әдәбияты классигы, язучы, әдәбият һәм тел галиме, публицист, тәнкыйтьче, тарихчы, җәмәгать һәм сәясәт-дәүләт эшлеклесе Галимҗàн Гыйрфàн улы Ибраһѝмовның (1887 - 1938) тууына 132 ел.

Мин унбер яшьләрдә булганмындыр, яңа гына укудан кайткан идем. 
- Балам, бар, китер әле миңа шәһадәтнамәңне! -диде әни миңа. 
Мин моны сабырсызлык белән көтә идем. Урынымнан ничек сикереп торганымны белмим. Аягым җиргә тияр-тимәстән чабып, язу өстәленә килдем; анда тузылган китаплар, дәфтәрләр ята, шулар өстендә алтын белән язылган кыйммәтле кәгазь ялтырый иде. Мин моны тиз генә эләктердем дә, зур көрәштә җиңгән батырның алган бүләге сынлы тотып, әнигә китердем. 
Бу минем күптән түгел алган мәктәп шәһадәтнамәм иде. 
Номерлар оялмаслык кына, әнине тәмам ризаландырырлык кына түгел, бөтенләй исеңне китәрерлек дип ышандыгымнан, бу минем өчен әйтеп бетергесез зур бәхет иде. Шәһадәтнамә кулыма кергәннән бирле, мин аны мең тапкыр укыган, анда ни барын ядтан ук белгән дә идем. Шулай булса да, никтер аны әни авызыннан ишетәсе килә, ни дип тә әйтеп җиткерә алмаган бер якынлык белән багланган анамның аны укыганын тыңлыйсым килә иде. 
- Ни дисең, әни, ярыймы? - дигән бер караш белән аның күзләренә тегәлдем. Җавап көтәм. Ул берничә кат салмак кына күз йөртеп чыкты да, миңа ишеттерерлек итеп "биш, биш ярым" дип укып китте. 
Эчемнән бер нәрсә, бер көчле ялкын кайнап бугазыма, битемә таба килә. Әни моны белде ахры. Арык, талган кулларының, аркамнан сөеп, җылы вә мәхәббәтле кочакка алганын, нәкъ йөрәгенең өстенә кысылганымны әле дә бик ачык хәтерлим. Тавышы чыгышы вә һәрбер хәрефе эчке бер теләк, мәхәббәт вә изге уй белән тулган: "Рәхмәт, балам, рәхмәт, күз нурым, бәгырем... тырышкансың",- дигән сүзләр әле дә колагымда тора кеби тоям. Шул сүзләрдән соң әнинең күземнән, маңгаемнан үбүен кабергә кергәнче оныта алмаслык бер тойгы белән каршы алганлыгымны хәзер дә исемдә саклыйм. 
Шуннан соң арада рәхәт вә тәмле бер тынлык алды. 
Артык сүз, артык рәхмәт ишетмәдем. Ләкин өмет вә мәхәббәт белән тулган ул өлкән, матур вә тирән мәгънәле күзләрдә төшәргә калтырашып торган эре бөртекле яшьләр ялтырый, алар ничаклы ишерелергә теләнсә дә, ирекле-ирексез керфек очына килеп, берәм-берәм саргылт йөздән тәгәриләр иде. 
Боларның нидән вә ни өчен килгәнен мием белмәсә дә, эчем сизә иде. Йөрәкнең әллә кай җирләреннән кайнап чыккан бу яшьләргә эремәскә көчем җитмәде; белмим, нидәндер күңелем йомшарды. Күзләрем яшәреп, яңак буйларым чылана башлады. 
Һәр нәрсәм, һәр теләгем камил, артык һич... һичбер нәрсә кирәк түгел иде. Мин әнинең бердәнбер баласы һәм юлдашы булганга, ул мине, халыкча әйткәндә, өрмәгән җиргә утыртмый - шул дәрәҗәдә якын һәм үз тота иде. Мин шул ялкында яна, эри идем. Ул арада чәй хәзерләнеп, әллә ничә айлар сагынып йөргән сыйлар берәм-берәм өстәлгә тезелделәр. 
Озак һәм тәмле эчтек. Әни искиткеч ваклык белән минем мәктәптәге тормышны сораша башлады. Минем укуым, иптәшләрем, имтиханнарым, хәлфәнең минем ха-кымда әйткән сүзләре инәсеннән җебенәчә сөйләшелде, кат-кат кичелде. 
Чәйдән соң, укыган китапларым, язуларымны җентекләп карады да, һәммә нәрсәмнән риза булган төсле итеп: 
- Бар инде хәзер тышка уйнарга чык! - диде. 
Шат, рәхәт, күңелле хәлдә йортка чыктым. Тугыз ай бертоташтан мәктәптә торып, бу көн төнлә генә кайттыгымнан, һәрнәрсә бик сагындырган, һәрберен яңача күреп йөрисе килә иде. 
Бакчадан, андагы түтәл вә агачлардан башлап бөтен йортны: сарай, келәт, азбар һәм ындырларны аерым кереп карап, һәммәсе белән исәнләшеп чыктым. Минем бәхеткә, көн бик аяз, күк саф вә ачык булып, кояш та төшлеккә таба акрын гына текәп бара иде. Шундый матур көндә, шундый зур шатлыктан соң үземне, гомеремдә беренче мәртәбә аерылып, яңа, хәзер генә кавышкан бу иске танышларым эчендә күрү миңа әллә нинди бер кызык та, рәхәт тә, әллә нәрсә дә сыман тоела иде. һәрнәрсә матур, сөйкемле кебек булып, шатлыгым эчкә сыймый, күңел әллә кая сикерә, әллә нәрсәм әллә ни белән тула да ташып түгелергә тора төсле хис ителә иде. 
Ул арада минем кайтканны ишетеп, күрше малайлар - борынгы дуслар да килделәр. Башта алар ятсыныбрак, мине өлкәнсенебрәк торып, күрү белән бәйләнешеп китә алмасак та, бер-ике минут үтү белән, арадагы пәрдә югалды. Без тагы элекке Апрай, элекке Салих булып уенга ябыштык. 
Нинди уеннар башлап ташлаганбыздыр, анысын ачык хәтерли алмыйм. Шулай да үзебезгә мәгълүм "Туп", "Кыекбаш", "Ат-ат"ларның берсе дә калмады; "Әке, пәке, ышкылаган сәке, чәүкә, чыпчык, син кал - бу чык!" дип санаша торган "Урам аша куяннар"га да җителде булса кирәк. 
Ләкин болар гына минем кыш буена җыелып килгән уен дәртен баса алмады. Ни дә булса тагы да кызыграк, тагы да җанлырак, бәйләгечрәк бер кызык, бернәрсә эзли башладык. Төрледән төрле сүз китте. Арадан берсе: 
- Җил дә юк, балыкка барсак шәп төшәр иде! -диде. 
Бу киңәшне иң элек мин күтәреп алдым. Балык каптыру минем бик бәләкәй чактан ук сөйгән эшемдер. Мин җәйнең бөркү, озын, эссе көннәрендә ерак суларга балык каптырырга барып, көн буе әлсерәп, талып йөри, шунда үземә зур рәхәт таба идем. Шуңа күрә теге малай "балык" дигән сүзне авызына алу белән: 
- Ну, таптың, малай! Китәбез, валлаһи, китәбез! -дип кычкырып җибәрдем. 
Арада киреләнгән иптәшләр бар иде, аларны да димләп күндердем. 
Шулай итеп, балыкка китмәкче булдык. Мин тиз генә өйгә кердем дә: "Әни, мин балыкка барам!" - дидем. Аның йөзендә, тавышыңда җибәрәсе килмәгәнлек билгесе булса да, мин куймый сорагач: "Ярар, барсаң бар инде, берүк саклана күр, тирәнгә якынлашма, мурдага кагыла күрмә!" - диде. 
Былтырдан калган әзер кармак бар икән, шуны алдым да, кая басканымны белмичә, малайлар янына чаптым,. 
Ну, валлаһи, бу малайларны! Сыер кебек йөриләр, аякларын атлый алмыйлар. Тимеркәй белән Апрай әле һаман килеп җитә алмаганнар! 
Бүген минем гел чабасым, чаптырасым гына килә, атлап йөрүне бөтенләй оныттым. Тәнемдә тиремә сыймаган бер көч, бер дәрт бар төсле: сикерәсе, дулыйсы, әллә нинди биек җирләргә менәсе, егыласы килә иде. Шуңа күрә малайларның акрыннавына ачуым килде! Әле һаман юклар! Алар артыннан барырга яисә, кычкырып, тавыш белән чакырырга миңа килешеп бетми инде, шунлыктан янымдагы Ибрайдан бертуктамый тегеләргә: 
- Тизрәк! - дип кычкырта торам. 
Әнә алар да килә инде. Хәзер китәбез. 
Балыкка кая барырга? Бу турыда сүз чыкты. Ялкаурак иптәшләр авыл янындагы инешкә барырга димлиләр. Ләкин мин аңар барлык көчем белән каршы тордым. Чөнки бу, бердән, бик сай, пычрак. Икенчедән, анда кечкенә балыкка башка бернәрсә дә капмый. Малайлар да икегә аерылып, бераз тарткалаштык. Шулай да азактан безнең як җиңде. Авылдан байтак читтә, ялан-урман уртасында булган Кондызлы күлгә юнәлдек. 
Авылдан чыгу белән күңел тагын киңәйде. Кыш буена мәктәпнең тар бүлмәсендә, китаплар, кара такталар эчендә генә көн уздырган адәмгә, миңа, бу - яшьтән үк өсләрендә аунаган кырлар, яланнар, таулар аерым бер якынлык белән каршы алган кеби тоелалар. Шуларның һәрбере мине куандыралар гына. 
Бүген майның урталары булганга, кояш ерак, ләкин туры һәм матур карый. Бөтен җир йөзе язның гүзәллеге белән чолгана, һәр җирдә тын гына, акрын гына бер шатлык сизелә. 
Инешнең ике ягына тезелгән таллар, яшел яфракка күмелеп, акрын гына, сак кына тавышлыйлар. Аның бөтен килешенә җәелеп яткан киң яшел тугай китә. Бу киң вә дулкынлы үлән диңгезенең нәкъ уртасыннан назлы кыз йөреше кеби боргаланып-боргаланып аккан елга үзенең көмештәй ялтыраган төсе белән бөтен тирә-якның күркен әллә ничә кат арттырып җибәрә. 
Әнә ерак таулар, урманнар, әнә матур гына тулкынланып күренә торган уҗым басуы, әнә безнең юкәдән ясалган тубаллар белән җиләк җыйган уйсулармы,- болар бар да бизәнгән, бар да хәтфәдәй үләннәр белән түшәлеп, сары, кызыл, ал чәчәкләр белән матурланганнар. Көннең эсселегеннән һәммәсенең өстендә әллә нәрсә елтырый: болар бераз әлсерәгәнрәк тоелалар; бу чәчәкләр, бу таллар өстендә кечек һәм матур кошлар үзләренең диңгез артыннан алып килгән моңнарын, шатлыклы көйләрен, сандугач үзенең иге-чиге булмаган мәхәббәтен сайрый. Кайда гына карама, җан, күңел күтәрелә торган моңнар, матур күренешләр генә очрый. 
Һәркем "яз" ди, һәркем аны эче-җаны белән сизә. Һәрнәрсә аның чиге булмаган матурлыгына, моңына баш ия, барлык җирен аның гүзәллеге чолгый да, йомшак кына, яшерен генә, тын гына булган шатлыкка, бәхеткә чума. 
...Без шулар, шул матурлыклар уртасыннан, шул моңнар эченнән, табигатьнең өстеннән ярып барабыз... Әнә безнең алдыбызда - барачак юлыбызда, киң яшел ялан белән биек һәм урманлы тау уртасында, зур, түгәрәк сихерле күл ялтырый... Ничаклы матурлык! 
II 
Авылдан өч чакрым ераклыкта булган бу зур күлгә миңа бала чактан ук бик күп йөрергә туры килә иде. Тирә-ягындагы күренешнең бик матур булучылыгы үзенең уңайлыгы һәрвакыт мине тарта, балыкка, су керергә дип еш-еш чаптыра иде. Моның төн, көн батышы яклары киң вә тигез иген басуы булып, безнең нәкъ шул күлгә башы төшә торган җиребез бар. Шунда яңып-көеп урак урган чакларда бу күлдә су коенып та бик рәхәтләнә идем. 
Күлнең кыйбла, кояш чыгышы яклары бик биек, бик зур урманлы таулар белән чикләнгән булганга, үземне белә башлаганнан бирле моның калын, куе, карт агачлары, андагы акланнар арасында төрле җимешләр җыярга йөри вә шунлыктан болар иске бер таныш, якын кебек тоелалар иде. Күлнең тирә-ягында булган һәрнәрсә матур, һәрнәрсә күңелле; тик авылга караган башы гына бераз шомлырак иде. 
Күлнең бу ягында озын, күп җире кеше дә керә алмаслык булган күллек һәм баткаклы бер камышлык бар. Халык моның хакында әллә нинди ят, куркыныч әкиятләр сөйлиләр. Шуңа күрә бу камышлык мине бик шикләндерә. Аңа якын килү түгел, хәтта исемен генә ишетү дә күңелгә бер каушау бирә башлый иде. Ләкин балык дәрте минем мондый куркуларымны җиңде. 
Без белгән сулар эчендә моның чикле балыклысы булмаганга, күңел, һичбер куркуга карамыйча, моңа тартты. Менә килеп тә җиттек. 
Ярый бәхет бар икән әле: күлдә һичбер тулкын юк, ул бик тын, тонык булып, көзге кеби шома, тигез ялтырый, тик яланга караган башы бик аз гына шадраланмакта. Ләкин аның безгә әһәмияте юк, без барыбер ул җиргә бармыйбыз. Күлгә килеп җиткәч тагы рәхәтрәк, тагы кызыграк тоела башлады. Бик күп хатирәләрем багланган бу күлне бик күптән күрмәгәнгә, күл үзе дә, аның тирә-ягын чолгаган карт агачлар да, яшәреп, гөрләп утырган уҗым да миңа бүген аерым бер якынлык таныталар, һәммәсе белән исәнләшәсе килә, бар да күңелне кузгата, дәртне арттыралар иде. 
Иптәшләр исә күлнең, тирә-якның матурлыгыннан, танышлыгыннан бигрәк җил булмауга куаныштылар; чөнки җил-давыл булса, күл тулкынлана да, каптыруның кызыгы калмый, балыклар да юньләп эләкми башлыйлар. Бу күлнең кояш чыгышы ягында, зур урманлы тау астында, ташлары өскә аварга торган бик биек яр бар. Монда балыкның иң шәп каба икәнчелеге безгә күптән билгеле иде, иң башлап шунда каптырачак булдык. Бүтән чак булса яисә берәр адәм шунда керергә кушса, без "куркабыз" дияр идек, балык өчен булгач, курку искә дә килмәде. Без килгәндә кояш төшлеккә якынаеп килә, көн яхшырак эссергән дә иде. Ләкин бу безгә бер дә беленмәде. Теге ярның астына кояш тимәгәнгә, каптыра торган җиребез күләнгәле һәм салкынча булып, аерым бер рәхәтлек бирмәктә иде. 
Ярның астына тавыш-тынсыз гына кердек тә, төрле җиргә урынлашып, кармакларны хәзерли башладык, һәммәбез тын, һәммәбез ашыга, кабалана иде. Үзебезчә балыкның күңеленә бик ошарга тиеш булган җимнәрне куйдык та: 
- Кармак салдым, йөгереп кап, яр башында ялтырап ят! - дип, кармакларны суга ыргыттык. 
Кармакның суга китүе белән, барлык тәнем кайнап эчем әллә нинди бер кызу белән тулганын тойдым. 
Монда иң башлап алуның артык бер кызыгы, мәртәбәсе бар. Шунлыктан һәркемнең иптәшләрдән алдар ак эләктерәсе килә. 
Малайлар бар да тын, бар да шым, шылт иткән дә юк. һәркемнең йөзендә кулы белән тотып, кармагына каптыру мәртәбәсенә җитешкән бер теләк балкый. Мин мәктәптә чагында бер шәкертнең "балык капсын өчен догасы"н күчерүеннән "ялган!" дип көлгән идем. Хәзер шуңа үкенә башладым. Кем белә, әллә чындыр, алган булсам, әллә файдасы да тияр, әллә үзем иң элек һәм иң зурларны алган булыр идем. Шулай булса, нинди күңелле булыр иде. 
Ләкин ансыз да беренче балыкны үзем алыр төсле тоям, һәр минутта менә эләгә, менә эләгә... дип тора идем. 
Кармакка балык килгәнне белдерү өчен куелган камышка күзләремне текәп, шатлыклы минутны көтәм, камышның һәрбер кузгалышы, селкенүе миңа зур өмет бирә... Килде бугай, кармакны шаярта бугай... тфү... тфү... төкеренә башлыйм. 
А... әнә камышым селкенә! Чү, кузгала... Кузгала әнә, әнә торды. Ах... йөрәк суга... башым шаулый... Үзем белмим: җимне ашыймы, әллә берәр шаян балык мине алдый гынамы? Юк, чын булыр! 
Мин шулай аптырап торганда, кармагым төпкә чумды. Тагы чыкты, инде тагы чумды. Ләкин бик нык, бик каты китте. 
Эш бик өметле иде. Бу чаклы каты алып китүгә караганда, бик зур һәм нык капкан булуда бер дә шик юк иде. 
Үземне үзем белмичә, чиктән тыш бер кызма белән кармакны яр башына аттым. Ни күрим? Җиме ашалган буш вә ялангач кармак килеп чыкты. Ах... валлаһи, нинди яман, нинди күңелсезлек! Бик зур балык көткәндә буш кармак чыксынчы! 
Бу миңе шундый авыр һәм яман булды. Мин тәнемдә янып торган бер утның сүнүен, эчемнең туңганын тою кебек бер халәткә килдем. 
Дәртсез һәм калтырап, икенче җимне куйдым да яңадан салдым. 
Кармак суга төшү белән, эчемдәге уңайсызлык тагы басылды. Мин, тагы электәгечә кызма белән камышыма күз тегәп, зур да, матур да булган балыклар көтә башладым. 
Астан гына, алмыйлар микән дип, иптәшләргә күз салам, юклыгын белгәч, күңел азрак тынычлана иде. 
...Ах... булмады. 
Иптәшләрдән берсе, ялтыратып, яр башына атты. Ниндие тагын! - Кармакка бик сирәк каба торган бик зур, бик матур кызылканат балыкның ялтырап яр башына атылуы белән, һәммәбез кармакларны ташладык та шул бәхетле иптәшебез янына килдек. 
Ул, су кырыена үләнгә төшкән балыкның өстенә егылып, тотарга маташа. Үзе бизгәк кеби калтырый, кабалана иде, аның балыгын күрү белән, барыбызның да эченә хәсрәт уты кабынып, шул балыкның үзебезгә эләкмәвенә эчтән көендек. Минем күңелемә: 
- Мин балык булсам, гелән миңа гына кабар идем! - дигән бер уй килде. Бу шундый турыларда минем башыма һәрвакыт килгәли иде. 
Эчтән кызыксак та, тыштан белдермәдек, бернәрсә дә әйтә дә алмадык, тик эчке әрнүләребез белән: 
- Ну, малай, Апрай! Башлап син алдың, кул артың авыр булса, бирербез кирәгеңне!-диешеп, яңадан кармакларыбызга килдек. Теге малай, яшь, өйрәнмәгән булганга, балыгын һаман урнаштырмаган, күзен ала алмый кызыгып, уйнатып тора иде. 
Менә бервакыт "шалт-шолт" иткән бер тавыш ишетелде. 
Карасак, малаебызның йөзе агарган, ике кулын тыгып, су читен бутап ята: ай, бичаракай, балыгын ычкындырган... Вәссәлам! 
Гөнаһны яшерер хәл юк, тыштан: ну соң, зур иде, әй, беркен Шаһи картның нәрәтә белән алган чуртаны чаклы бар иде! - диешсәк тә, эчебездән шатландык. 
Икенче балыкны мин алдым. Ләкин иң кечкенә һәм ин, кадерсез бер яман бәрде иде. Иптәшләр һәммәсе беравыздан: 
- Карагыз әле, Салихка чәнчә бармактан да зур бер балык капкан! - дип көлештеләр. 
Җитмәсә тагы, бер явызы: 
- Ну, Салих, батыр икәнсең, ничек тартып чыгара алдың шундый зур балыкны! - дип мәсхәрә кылды. 
Мин эчемнән янсам да, тыштан сер бирмәдем: 
- Э, алаймыни?.. Күзегез кызамыни?.. Сезгә ул да юк бит әле! - дидем. 
III 
Башлап алучының кул арты яман булмады, һәммәбез дә килгән бушка китмәде диярлек кадәрле балыклар тотык, арада кармакка бик сирәк туры килә торган зур алабугалар, шүкәләр, шамбы, карабалык габиләрдә бар иде. Шулай булса да, иптәшләрдән кайберәүләре, моның белән генә канәгатьләнмичә, Юныс картның күлгә салган мурдасыннан берничә чуртан да урладылар. 
Күлдән китми каптыруыбыз берничә сәгатьләр дәвам итте. Тоташтан кармак саклап утыруыбыз бераз ялыктыра да башлаган иде. Кармакларыбызны зур балыклар гына кабырлык итеп тирәнәйттек тә тау башына менеп киттек. Анда безнең өчен берничә төрле юанычлар бар иде. Кош оялары, йомран өннәре карадык. Еланнар эзләдек, катканрак булса да, юалар, яңа гына чыга башлаган балтырган көпшәләре ашап, соңра уҗым ягына какыга чыктык. 
Алып килгән икмәкләр бар иде, аны ашадык. Тирләүне басу өчен коенып алдык. Көн эссе, һава кызу иде. йомшак вә җылы суда бик рәхәт булып калды. Инде башка кызыклар беткән иде, тау буенда киң, юка ташлар җыйнадык та тулкынсыз күл өстеннән "сиңа ничә әпәй кирәк?" дип атыша башладык. Ләкин мин, моңа оста булмаганга, артык кызыгын тапмадым. 
Шулай итеп, җәйнең озын көне безгә, бигрәк тә миңа, бер дә тоелмый, бәйрәм кеби күңелле үтеп китте. Кояш түбәнәйде, көн кичекте, һава көндезгедән әллә ничә дәрәҗә йомшарып, эчеп туйгысыз бер хәлгә килде. Өстебезгә карап торган карт урманның киң яфракларыннан, икенче яктагы уҗымнардан чыккан дымлы һава чәчәк исләре белән бергә кушылып, (борынга тоелырлык мәртәбәдә булган бер тәм аңкый иде. Бу үзенә башка бер рәхәтлек бирә иде. 
Иптәшләрдә ялыкканлык сизелә башлады, малайлар, авыл ягына каравгалап, җилкәләрен кашыйлар. Әллә нидән, бик үк кызык тапмаган Гали атлы бер иптәшебез: 
- Кич тә булып килә, кайтырга кирәк инде, малайлар,- диде. 
Күбебез моның сүзен куәтләдек. Тик әллә нинди бер көч белән малайларны буйсындыра торган Тимеркәй белән Апрай гына каршы төштеләр. Алар һәрвакыт тискәреләнергә яраталар. Әле дә кечек башларыннан әллә нинди сүзләр чыгарып, телләренә салыштылар: 
- Нәкъ кабар чак җиткәч кенә кайту була диме! Кичкә таба балык бик каба ул!.. Чөнки... фәлән...төгән!-дип, кире тордылар. Иртә кайтсалар, аларны эшкә кушачаклар, шуның өчен алар булган чаклы соңга калырга тырышалар икән. Без барыбыз да кайтуны теләсәк тә, җиңә алмадык, тагы каптыра башладык... Ләкин баягы дәрт беткән, күңел сүнгән иде. Кармакка күп карамыйча, җилкәләрне кашып яисә балык санап маташа идек. 
Кояш баешы ягыннан кара куе болыт чыгуы безне тагы борчый башлады. Төрле яктан кайтуны кайгырта башладылар. Бая ук кайтырга омтылган Гали: яхшы чакта кайтып калыйк, малайлар, инеш ягыннан кап-кара болыт та күтәрелде, дип сөйләнә башлады; башкалар да: кайтыйк, малайлар, кайтыйк, дип, моны куәтләделәр. 
Ләкин теге тискәреләрне җиңеп булмый, алар һаман: 
- Яңгыр килсә, ни була ди... Тоз түгелсеңдер әле, эремәссең! Өйдә ашың суынмыйдыр!-дип, кире суга бирделәр. 
Болыт тизлек белән зурайды. Тагы ныграк калыная да, карала да төшеп, безгә якыная бара иде: җил чыгуы аңа тагы зур куәт булды. 
Башта кояш баешыннан гына чыккан болыт тиз арада киңәйде: катлаулы-катлаулы булып, безгә таба ишелеп килгәндәй агып, берничә минут эчендә күк йөзен каплап алды. 
Җил көчәйде. Шуның белән бергә күлнең йөзе, бердән-бер үзгәреп, тын вә шома хәленнән каты вә куәтле тулкынга әйләнде, әллә нинди шомлы тавыш белән шаулый, күккә таба куркыныч рәвештә омтылган кеби тоела башлады. 
Кояш болыт эчендә югалып, ак вә якты дөнья берьюлы караңгы, күңелсез хәлгә керде. Болар өстенә тау-таш җимергәндәй булып күк күкри, бер минутта бетен дөньяны утка чолгардай күренгән коточкыч яшен яшьни башлады. Ни дип тә әйтү мөмкин булмаган бер курку, каушау эченә чумдыра иде. Аяз матур көннең кинәт коточкыч караңгы бер күренешкә әйләнеп, җил-давыл, яшеннәрнең кузгалуы теге тискәре иптәшләребезне дә яхшы ук каушатты булса кирәк. Алар инде хәзер үзләре: "Йә, сыерланмагыз, тизрәк булыгыз. Тизрәк чабыйк!" - дип кыстарга тотындылар. 
Без барыбыз да балалар булып, мондый яшенле яңгырлардан куркып гадәтләнгәнгә, бер кулга кармакны, икенчесенә җепкә тезгән балыкларны тоттык та күл буйлап чаба башладык. Күлнең аргы башында булдыгы-мыздан, авылга кайту өчен бер чакрым озынлыгындагы күл буе белән барып, теге куркыныч камышны үтү лазем иде. 
Җил тагы көчәйде. Тул кыннар тагы шәбәеп, караңгы күл әллә нинди бер тавыш белән улый, бөтен күл күккә таба сикереп, әллә нинди яман итеп шаулый, ямьсез төс бирә иде. Бая күзне ала алмыйча караган күл хәзер, күз төшсә, җанны туңдырып җибәрә иде. 
Күк йөзендәге болытның катлавы һаман арта, һаман калыная, куе томанлы караңгылык кушыла бара, яшен, күк күкрәү баягыдан да яман рәвешкә керәләр, шулар бары җыелып, җаныңны бармак очына китерердәй була; өстеңә тау-таш ишелеп килә дә, шул минутта яшен башыңа тиеп, бөтен гәүдәңне яндырып ташлар кеби тоела иде. 
Шулар өстенә үзебезнең теге куркыныч камышка якынлашуыбыз безнең куркуны тагы мең кат арттырып җибәрә иде. 
Җитмәсә тагы, бая гына: "Тоз түгелдерсен, эремәссең!"- дип батырайган тискәре малайларның беренчесе, бездән дә артык каушап, әллә нинди куркынычлар хакында тукый башлады: 
- Тизрәк чабыйк, малайлар, тизрәк... ул-бу булганчы, менә бу камышлыкны чыгып калыйк. Минем абзый бу камышлык эчендә аждаһа күргән. Ул җил-давыл, болыт белән күтәрелә имеш, ди. Шуңар очрый күрмик!..- ди. 
Аждаһа... аждаһа!.. Ух... нинди коточкыч нәрсә! Шуның исемен генә ишетү белән, минем куркуым әллә ничә кат артып китә. Бу мин уйлый ала торган нәрсәләрнең иң усалы, иң явызы һәм иң коточкычы иде. Җеннән, ал-басты, су анасыннан, упкыннан бигрәк мин шуңардан курка идем. Аның үзен күрү түгел, хакында сөйләгә: әкиятләрне тыңлаган чакта да, күз алдыма әллә явыз, куркыныч сыйфатлар килеп, тәннәрем чымырдап китә, кая булса да сыенырга бер урын эзли башлый идем. Бу чакта авылыбызның тәмле, килешле итеп әкият; сөйләү белән даны чыккан Фәхринең сөйләгәннәре, иң элек ишетүем булганга, әле дә исемнән чыкмыйлар: 
Тауларда йөри торган туз башлы кечкенә еланнар бармы,- әнә шулар, йөз яшәсә, аждаһага әйләнәдер, ди. Шуның өчен аны күргән берен үтерә барырга кирәк, ди. Аның өчен бер дә гөнаһ булмый, ди. Әгәр инде аны үтер-мәсәләр, йөзгә җитә дә, ди, аждаһа була, ди. 
Ул камышлы һәм кеше керә алмый торган күтерлекләрдә була, ди. Аны минем бабам күргән: буе унбиш колач, калынлыгы ат чикле, ди. Шундый батыр, ди, сулышы-теше белән зур үгезләрне ерактан суырып аладыр, ди. Ул шул камышта ята бирә, ди. Әгәр дә тирә-якка зыяны булмаса, ята да ята, ди. Зыян итә башласа, маллар, адәмнәр, хайваннар алса, болыт килеп, җил-давыл белән күтәреп китә, ди. 
Шуннан алып китә, китә, китә икән дә, ди, җиде диңгезне, җитмеш дәрьяны чыгып, Каф тауларына алып барып, гел еланнар, аҗдаһалар гына кайнап, ыжгырып ята торган бер төпсез мәмерҗәгә ташлыйдыр, ди. Моннан күтәргән чакта аждаһа каршы торырга тели икән, ди. Фирештә аны тимер чылбырлар белән авызлыклаган булганга, ай-ваена карамыйча, тарта бирә, аждаһа тирә-яктагы зур агачларга, ташларга урала икән, ди. Ләкин фирештә аны калдырмый, шунлыктан карт агачлар тамырлары белән өзелеп чыгалар, ташлар күчәләр, ди. 
Әгәр дә аждаһа тирә-якка зыян тидермәсә, меңгәчә яши икән дә, ди, аннан ары "юха" еланга әйләнә икән, ди. Юха булгач, ул җен, пәри кеби булып, төрле сыйфатларга керә ала имеш, ди... Элгәре безнең авылда бер карт булган. Берзаман шул карт яшенле көндә урманнан кайтып килә икән, ди. Юлда япь-яшь бер кыз очрап: "Абзыкаем, мине генә арбаңа утыртсана!" - дип ялына башлаган имеш, ди. Бабай кызганып утырткан, ди. Менә аты гыжлый башлаган, манма суга төшкән, ди. Бераздан соң теге кыз: "Туңам, туңам, куеныңа алсана",- дип әйтәдер, ди. Бабай алган, кыз тагы елый башлап: "Авызыңа кертсәнә",- ди башлаган. Шул чакта яман тавыш белән күк күкрәп, яшен яшьнәп җибәргән дә, ди, кызны яшен ташы атып, шул җирдә юк иткән, ди. Менә бу да чын кыз булмаган, юха еланы булган, ди. Теге картның авызына кергән булса, аны да яшен суккан булыр иде, ди. Яшен ул мөселман кешегә тимидер, ди, тик шундый җен, иблисне атам дип, яңлыш кына эләгәдер, ди... 
Аждаһаның күтәрелүе хакындагы хикәяләр тагы күбрәк булып, үзөмчә, алдау ихтималлары булмаган адәмнәр, урынын, көнен әйтеп, үз күзләре белән күргән-лекләрен, нинди атлар, адәмнәрне эләктереп алып, егермешәр чакрым читкә тетеп ташлаганын сөйлиләр иде. 
Һәм ышанмау да мөмкин түгел: алар аждаһаның калын койрыгына, аның тирә-яктагы калын агачларга уралуына чаклы бәян итәләр иде. 
Болар өстенә, бик бала чагымда әнинең итәгенә ятып, йокы аралаш тыңлаган мәсәлләр, хәзрәте Галинең авызыннан утлар чәчеп торган кырыгар башлы аждаһаларны кыруы хакында хикәяләр дә хисапсыз күп иде. Шуларның барысы җыелып, миңа шундый халәт ясаганнар иде, аждаһа дигән сүзләрне ишетү белән, күз алдына әллә нинди коточкыч бер сурәт килеп баса иде. 
Теге иптәшнең "бу камышлыкта аждаһа... җил-давыл күтәрелә" кеби сүзләрен ишеткәч тә, шул коточыргыч сурәт тагын килеп, шулхәтле курыктым, гомеремдә һичбер вакыт ул чаклы курыкканымны белмим: башым гел яман сурәтләр белән генә тулып, хәзер каршыма ун башлы, табактай күзле, тау кеби зур аждаһа килеп чытар да минуты белән мине йотар шикелле тоя башладым. 
Җил-давыл һаман көчәя, тау-таш җимерелгәндәй булып күк күкрәве һаман арта бара, куәтләнә, яшен һаман ялтырый, күл ачулы тулкыннары белән күккә сикерә, дөньяның каралыгы, караңгылыгы һаман арта бирә иде. Без исә әле һаман да теге шомлы камышлы чыгып җиткәнебез юк иде. Мин инде үземне югалта башладым. 
Камышка якынайган саен, аның хакында сөйләнгән куркынычлар аякланып каршыма чыгар кеби тоелу көчәя бара, күзем әлҗе-мөлҗе килеп, зиһенем ят, куркыныч бер галәмгә кереп югала тора иде. 
Менә артык яман җиренә якынлашабыз, ух... йөрәгем урыныннан чыга... Шул чакта гына минем алдымда бик көчле өермә кузгалды һәм шул ук сәгатьтә күктән бик калын болыт шул җиргә сузылгандай булды, шул ук минутта колагыма "шши..." иткән бер тавыш ишетелеп, бүрәнәдәй бернәрсә, камышларны ярып, миңа таба килгән сыман тоелды. 
Ни эшләгән, ни булганны белмим... йөрәгем ярыла, җаным чыга... 
Теге бүрәнә кебек нәрсәнең югары таба күтәрелгәндәй һәм шул ыжгыруда, нәкъ халык әйткәнчә, бер әйбер төрле якка тартылып, сугылып торгандай булды. Шуннан соң ни булганын ачык белмим, тик җан ачуым белән: 
- Әни... әти... аждаһа бар, аждаһа ята!-дип кычкырып җибәрүемне, соңра күз алдым караңгыланып, башым җиргә тигәнен, дөньяның асты өскә килгәндәй әйләнүен аз гына хәтерлим... 
IV 
Шул жәлдә байтак вакыт кичкән. Мин исем җыеп, күземне ачу белән, иң элек әнине күрдем: аның күзләре яшьле һәм кызарган, йөзе көлдәй ак һәм тирән бер борчулы иде. Янында аңа башка тагын берничә кеше бар иде. Шулар эченнән урыс төсле бер адәм миңа әллә нәрсә эчертте дә, башларын селки-селки: "Хыялдан нинди бәлаләр туа бит",- диде. 
Дөнья әүвәлгечә матур, таулар, кырлар, урманнар элеккечә яшел, сандугачлар һаман өзлексез сайрамакталар иде. 
Мин дә озак ятмадым, аякка басып, тагын уйнарга чаптым.


Ибраһимов Г. Әсәрләр. Сигез томда. 1 том. Хикәяләр (1907-1929) / Г. Ибраһимов.- Казан : Татар. кит. нәшр., 1974.- Б. 51-64. 

ЧЫГАНАК http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/ibr_book5.htm

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: