Көмеш кыңгырау

КОЛХОЗ УМАРТАЛЫГЫНДА

«Үтерәләр, коткарыгыз!» – дип кычкырырга тотынды. Ләкин аның тавышын беркем дә ишетмәде.

Умарталыкның бер ягында тау, икенче ягында юкә урманы. Тау кортлар шәһәрен көчле җилләрдән сакласа, юкәлек нечкәбилләрнең туену һәм бал җыю урыннары. Ә урманнан ерактарак карабодай кыры җәелеп китә. Ул, җәй көннәрендә ап-ак чәчәккә күмелеп, бал кортларын ерактан ук үзенә дәшеп тора. Беркем планы буенчада төзелмәгән, ә табигатьнең очраклы бүләге булган бу ышык култык чынлап та бик матур. Тау башына менеп карасаң, аның гүзәллеге тагын да ачыграк күренә. Берберләреннән аз гына ара калдырып рәт-рәт итеп тезеп утырткан умарталар югарыдан караганда кечкенә бер шәһәрчекне хәтерләтә. Ә бераз читтәрәк ак шифер белән ябылган умартачы келәте. Умарта араларыннан сузылган тар сукмаклар барысы да шушы келәтнең ишек төбендә бергә тоташканнар. Умартачының бу өе күп юллар чатында утыручы вокзал төсле. Аерма бары шунда гына: бу вокзалдан сузылып киткән юлларда бернинди хәрәкәт юк. Бары тик умартачы Хәлим картның киң читле ак эшләпәсе генә күренеп киткәли. Менә бүген дә, кояш көмеш чыбыкларын агач башларына суза башлау белән, Хәлим карт үзенең кечкенә вокзалыннан кортлар шәһәренә юнәлде. Кортлар тыныч күренә. Күбесе әле төнге йокыларыннан тормаганнар, ә кайберләре инде иртәнге физзарядканы ясарга – урманны әйләнеп кайтырга өлгергәннәр. Алар, ботларына саргылт сыекча йоктырып, өйләренә кереп баралар. Хәлим карт һәр көнне, иртүк торып, умарталыкны бер урап тыңлый. Көндезгелек өчен кортларның кереп-чыгып йөрү ишекләрен зуррак итеп ачып куя. Әгәр берәр умартада кортлар башкачарак гөжләсә: «Бу бүгеннән дә калмас, аерыр», – дип, ул умартаны билгеләп китә. һәм көне буе ул аны күзәткәләп йөри. Унике ел шушында эшләү дәверендә Хәлим карт бер генә күчне дә читкә җибәрмәде. Умартачы көндәгечә кортлар шәһәрчеген әйләнеп чыкты. Бүген сигез умартаны «шикле» дип тапты ул һәм алдан ук күчләрне яңа урынга ябу хәстәрлеген күрә башлады. Буш умарталарны янә бер кат карап, әз генә пычрак күренсә дә чистартып чыкты. Күчне җыяр өчен җиңел тубаллар да, ябар өчен яңа умарталар да әзер булуга карамастан, Хәлим картның күңеле тынычланып җитмәде. Чөнки бервакытта да болай сигез умартаның берьюлы аерганы юк иде. Өстәвенә аның иң якын ярдәмчесе, карчыгы Зәйнәпбикә дә кичә кич авылга кайтып киткән иде. Дөрес, кортларны аертмаска теләсәң, аерасы ояның карт аналарын гына алып ташлап була. Ләкин бер куышта шулкадәр эш корты калдыру файда китерми, киресенчә, алар бер-берләре белән сугышып кына бетәләр. Шуңа күрә, үзенә бераз кыенгарак килсә дә, тәҗрибәле умартачы күчләрнең аерылуына комачауламаска булды.

Кояш урман өстеннән югарырак күтәрелеп, көн кыздыра башлау белән, рәттән утырган ике умарта берьюлы гөжләргә тотынды. Яшь кортлар үзләренең кечкенә өйләренә генә сыеша алмыйча, пулеметтан сиптереп торган пулялардай атылып-атылып тышка чыктылар һәм, торган йортларын ташлап чыгып китәргә батырчылыклары җитмичә, бертуктаусыз шул тирәдә бөтерелделәр. Ләкин бала кортларның бу бөтерелүләре озакка бармады, умартадан аналары очып чыгу белән, алар һәммәсе бер тирәдәрәк тупландылар һәм бераз читтәрәк үсеп утырган юкә агачына килеп сардылар. Хәлим карт икенче күчнең дә кая сарганын көтеп торды да, кулына тубал алып, битенә челтәр битлек киеп, күчләрне җыярга китте, җыйган күчләрне яңа умарталарга ябып торырга вакыты тар иде, шуңа күрә Хәлим карт аларны шул тубаллары белән генә үзенең келәтенә, кояш төшми торганрак почмакка куйды да бүтән умарталары янына китте. Кортлар бер-бер артлы аера тордылар. Кайбер күчләр – ераккарак, икенчеләре якынга гына сарды. Хәлим карт һәрберсен эзләп табып, тиешле урынга җыеп тутыргалый торгач тирләп чыкты. Ә кортлары тир исен бер дә яратмыйлар, шуңа күрә үзләрен кадерләп җыючыны усал-усал итеп чаккалый башладылар. Карт умартачының бармак очлары шешенеп китте, ләкин ул аңарга әһәмият бирмәде, һаман эшендә булды. Менә, ниһаять, эш бетеп бара. иде тубал күч җыеп алынды. Хәлим карт та тынычланып киткәндәй булды. Ул тирдән юешләнеп, аркасына сыланган күлмәген салып ташлады. Тәнен сулы сөлге белән сөртеп, чиста күлмәген киде. «Хәзер күчләрне яңа йортларга күчерә башласам да ярар. Кортлар да кешеләр төсле, алар да, ишәя башласа, башка чыгалар, – дип уйланды ул. – Ләкин нишләп соң әле теге сигезенче умарта аермады? Әллә соң иртән ялгыш ишеттемме икән? Бер дә ялгышмый торган идем бит, колаклар начарлана башладымы әллә югыйсә? Шулай да ул умартаны карарга кирәк. Кортлар көн кызуында аеручан була. Ә хәзер көн сүрелеп бара бит. Әллә инде аерганын мин күрми калдыммы?» Карт умартачы, борчылып, үзе иртән билгеләп киткән умарта янына килде. Кортлар бераз гадәттәгедән күбрәк күренсә дә, һәрхәлдә, бу аерырга маташу түгел. «Чынлап та, күч аерылып чыккан булырга тиеш, – дип уйлады Хәлим карт. – Тегеләре белән мәшәләнеп абайламый калганмындыр. Хәзер эзләп табарга кирәк», һәм карт, иртән дә, көндез дә ашамаган булуын онытып, кирәкле коралларын алды да югалган күчне эзләргә китте. Башта якын-тирәдән агачларны карады. Ләкин корт сарырдай агачларның берсендә дә күч күренмәде. Күрәсең, төтеннән куркып ераккарак киткәннәрдер. Карт умартачы урман эченәрәк керде, һәр агачны җентекләп карап йөрде. Тик эзләгән нәрсәсен генә таба алмады. Шулай каңгырып, кая барырга белми торганда, аның каршысына авылдашы Сәмигулла килеп чыкты. Сәмигулланың кулында нечкә талдан тыгызлап үргән кәрзин иде. Хәлим картны күргәч, Сәмигулла туктады һәм сөйләнә башлады:

– Нәрсә син агач башлары санап йөрисең? Эшләпәңне карга алып киткән дияр идем, башыңда күренә. Әллә берәр кош оясы мутарга йөрисеңме?

Хәлим картның Сәмигуллага ачуы килде.

– Юлыңда бул, – диде ул кырыс кына. – Мин, агач башлары санасам да, үз эшемдә. Ә менә син уттай эш өстендә нишләп йөрисең? Бөтен кеше болында, печән чабуда бит.

­ Мин дә печән чабарга килдем.

­ Колхозның болыны монда түгел иде шикелле.

­ Колхозныкы булмаса, минем болыным монда. Минем сыерыма да печән кирәк бит.

Шулай сөйләнеп торганда, Сәмигулланың кулына тоткан кәрзиненнән бер бал корты бызылдап очып чыкты. Хәлим карт моңа шунда ук игътибар итте.

­ Кәрзинеңдә нәрсә ул? ­ дип сорады.

­ Ә-ә, ­ дип сөйләнеп китте Сәмигулла, ­ бирермен дигән колына чыгарып куяр юлына, ди бит. Менә печән чабарга килгән җиремнән бер күч тоттым. Ярый әле карчык әбитне кәрзингә салып җибәргән, юкса ул күчне кая куйган булыр идем. Ике умартам буш ята иде, бик шәп булды әле бу. Берсенә тагын Ходай бирер.

­ Колхоз күче бу, – диде Хәлим, – мин кайчаннан бирле шуны эзләп йөрим, рәхмәт җыеп китерүеңә.

­ Син, Хәлим кордаш, шаярма әле. Урманда нинди колхоз күче булсын? Кыргый умарта аергандыр.

­ Безнең як урманнарында кыргый бал кортлары юк. Умарталыктан ике адым җир генә бит, үзең дә күреп торасың.

­ Артыгын кыланма инде, ­ диде Сәмигулла. ­ Колхозныкы булса, көнгә ничә умарта аерганны кем белә. Монда бит эт тә килми.

­ Менә мин беләм, – дип, умартачы Сәмигулланың кәрзиненә үрелде.

Ләкин тегесе шунда ук кулын тартып алды да китә башлады. Хәлим карт аның каршысына килеп басты:

­ Күчне бирмичә беркая да китмисең. Умартам буш дип, син колхоз кортларын алып кайтып япсаң, келәтем буш дип, игенчеләр колхоз икмәген ташыса, колхозның нәрсәсе генә калыр иде?

­ Ярый, мин киттем, ­ диде Сәмигулла, ­ бер күче ким булганнан гына колхоз ярлыланмас. Көз көне үземә чәй эчәргә килерсең. Югыйсә, умарталыкта торып, шикәр белән чәй эчеп ятасыңдыр. Зәйнәпбикә апага миннән сәлам әйт. Хуш!

– Тукта! –дип кычкырды Хәлим карт. Ачудан аның сакаллары дерелди башлады. – Беркайда эшләми ун умарта тотуың гына җитмәгән, инде колхоз милкенә үрелә башладыңмы? Минем белән генә исәпләшмәсәң, әнә председатель белән сөйләшерсең...

– Әллә, оялмыйча, шуны кайтып председательгә сөйләп йөрер идеңме? Үзеңнән генә көләчәкләр. Төймәдән дөя ясап йөргәнче, кайтып ял ит, йә җаның чыгып китәр.

– Яхшылык белән бир, – диде умартачы.

– Яхшылык белән юлымнан кит, – диде Сәмигулла.

– Бир! – Кит!

– Бир! – Кит!

Ләкин берсе дә чигенергә теләмәде. Хәлим картның болай гына китмәвен күреп, Сәмигулланың җен ачулары чыкты.

– Мә, кортларыңны башыңа капла! – диде ул һәм

күч тутырылган кәрзинне умартачының башына кидерде. Кәрзин авызын бәйләгән яулык та чишелеп китте һәм Хәлим картның бөтен битләрен, муеннарын, күзләрен кортлары сырып алды. Ул, көч-хәл белән башыннан кәрзинне салып, җиргә ташлады һәм битендәге кортларны сыпырып төшерде. Ләкин ачулары килгән кортлар аның саен зәһәрләнебрәк чактылар. Хәлим картның күзгә күренеп битләре, күз кабаклары шеште. Аның инде шешкән күз кабакларын да күтәрер хәле калмады, ул хәлсезлектән һәм авыртудан җиргә капланып ятты.

Сәмигулланың үз хәле дә Хәлим картныкыннан ким түгел иде. Ул, умартачыны кортлар сырып алу белән, куркып читкә йөгерә башлады. Әмма ачулы бал кортлары аны бик тиз куып җитте һәм, бер дә кызганмыйча, укларын Сәмигулланың симез, йомшак тәненә батыра башладылар. Ул куллары белән селтәнде, чәбәләнде, ләкин барыбер алардан котыла алмады. Ахырдан ул, авыртуга түзә алмыйча: «Үтерәләр, коткарыгыз!» – дип кычкырырга тотынды. Ләкин аның тавышын беркем дә ишетмәде. Бары үз тавышы гына кайтаваз булып әйләнеп кайтты. Аның инде йөгерергә хәле бетте. Сулышын көчкә-көчкә генә алса да, туктап ял итәргә курыкты ул. Бал кортлары әкренләп артта кала башладылар. Бара-бара алар бөтенләй сирәгәйде. Бары тик кызу йөгерүдән Сәмигулланың колак төбендә җил генә выж-выж сызгырды. Ул көч-хәл белән авылга кайтып егылды һәм, көн үтереп кыздыруга карамастан, сырган юрган бөркәнеп ятты.

Ә Хәлим карт корт чаккан урыннары бик сызласа да түзде, кортлар тынычлангач кына урыныннан торды һәм, умарталыгына кайтып, салкын су белән юынды. Шешкән урыннарына судан компресс ясады. Аның бөтен тәне уттай кыза, сызлый иде. Ләкин тәненә караганда, әрәм булган кортларны кызганып, кешеләрнең комсызлыкларына сыкранып җаны сызлый иде

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: