Көмеш кыңгырау

Хәрәмләшү

***

 

Көз. Апалы-энеле Айнур белән Рафис, йөгерешеп, урамга чыктылар да тау итәгендә үскән агачлар арасына ашыктылар. Исәпләре төрле-төрле агач яфракларын җыеп, альбомнарына беркетү иде. Ул яфраклар шундый матур: сары, кызыл, куе кызыл, көрән, тагын әллә нинди төслеләр... «Мине ал!», «Мин менә монда!» дигәндәй кызыктырып чакыралар, җилгә ияреп, аяк астына түшәләләр.

Айнур бик ашыгып җыя, хәтта энесе күреп алган яфракларны да аның кул астыннан ук тартып алырга өлгерә. Энесе кулын сузган килеш авызын гына ачып кала һәм тагын тырыша-тырыша җыярга керешә. Матуррак яфрак тапкан саен апасы:

Кара әле, Рафис, мин ниндиен таптым! дип мактана. Тик үзе, Рафис күреп өлгергәнче, күзләрен елтыратып, тапкан яфрагын тиз генә артка яшерә.

Менә Рафис та, бик матур каен яфрагы табып, шатлыгыннан:

Әй, апа, мин синекеннән дә матуррак яфрак таптым! дип кычкырып җибәрде.

Апасы шунда ук, йөгереп килеп:

Бу миңа, диде һәм энесе кулындагы яфракны эләктереп алып, үзенекеләр арасына яшереп тә куйды. Рафис гарьлегеннән чүт кенә еламыйча калды. Ул, апасы ягына ачулы күз ташлап:

Үзеңнеке генә җитмимени? дип куйды да янәдән җиргә иелде. Бераздан соң Айнур энесен өйгә чакырды.

Күп булды инде, әйдә, өйгә кайтабыз, диде.

Рафис апасы кочагындагы яфракларга карап көрсенде, ләкин калып җыясы итмәде. Алар куыша-куыша йөгереп киттеләр.

Менә кинәт көчле җил, кузгалып, башта Рафисны йолкып-талкып үтте, аннан соң бөтерелә-бөтерелә Айнурга килеп җитеп, кызның куенындагы яфракларны очыртып та китте. Айнур, нишләргә дә белмичә, яфракларга ымсынып карап калды.

Рафис, йөгергән җиреннән туктап:

Апа-а-а-а, ни булды?дип кире борылып килде. Айнур яшь аралаш:

Җил алып китте... дип кенә әйтә алды. Рафис караса, күктә апасы хәрәмләшеп җыйган берсеннән-берсе матур яфраклар талпына иде. 

Нәкыйп Каштан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: