Көмеш кыңгырау

Башмак

Дәрҗия Аппакова Борын заманда бер бабай яшәгән. Аның бер малае булган. Аталы-уллы яшиләр болар бер начар гына өйдә. Үләр вакыты җиткәч, бабай малаена әйтә: “Балам, - ди, - минем сиңа калдырырлык бернәрсәм дә юк инде, тик бер башмагым гына бар. Кая барсаң да шуны калдырма, ул сиңа кирәк булыр”, -ди. 

Озак та үтми бабай үлә, улы ялгыз кала.
Егеткә атасы үлгәндә унбиш – уналты яшьләр була.
Егет уйлый-уйлый да дөнья гизәргә чыгып китәргә була. Әтисенең сүзен исенә төшереп:“Тукта, - ди, - кая булса да барсаң, башмакны калдырма үзеңнән, дип әйткән иде бит”, - ди. Башмакны сумкасына салып, юлга чыгып китә бу. Аягына кияргә бернәрсәсе дә булмый моның, яланаяк китә.
Бара-бара моның аяклары авырта башлый да, сумкасындагы башмагы исенә төшә:“Тукта, - ди, - башмакны алып киим әле”, -ди. Башмакны алып кигән иде, аягына җиңел булып китте.
Башмак үзе атлап китте, музыка да уйный башлый. Моның күңеле ачылып китә хәзер.
Ярый, бу шулай бара иде, моңа бер кеше каршы очрый. Ерактан карап тора, бу шулхәтле шәп килә, исе китә моңа.
“Тукта, - ди теге кеше, - миңа башмагын сатмас микән?” – ди, уен-көлке белән килә бит егет. Әлеге кешенең кулында бәләкәй генә капчык белән алтын булган икән, башмагын бирсә, шушы алтынымны да бирер идем, дип килә инде бу . Килеп туктыйлар кара-каршы, ял итәләр. Бу кеше әйтә:
- Син бу башмагыңны миңа сат,- ди,- мин сиңа аның өчен алтын бирермен,-ди.
- Ал,- ди егет, сата бу башмагын.
Теге кеше башмакны аягына киеп киткән ие, йөгертеп алып китә, һич туктый алмый. Көч-хәл белән бер тал янына барын туктый да, башмакны салып кулына тота: “Әй, - ди, - бу шайтанлы башмак икән, үзенә кире илтеп бирим,” – ди. Егет юлда моны карап утыра торган була. Йөгереп кулына башмакны тотып килә дә атып бәрә:
- Мә башмагыңны, - ди, - шайтанлы икән, үзеңә булсын, - дип әйтә дә үзе йөгерә бирә. Егет тегенең артыннан кычкыра:
- Мә, хет алтыныңны ал, - дип. Теге артына-алдына карамый китеп бара, алтынны да алмады, башмакны да алмады.
Егет башмагын киеп уен-көлке, музыка белән барып җитә бер шәһәргә. Бер бәләкәй генә өйгә керә. Өйдә бер карчык утыра. Егет сорый:
- Шәһәрдә нинди хәлләр бар, әби? – ди.
- Ханның бер малае бар ие, - ди әби. – Шул малае үлде, - ди. – Аның үлгәненә унбиш ел инде, - ди, - бөтен шәһәр халкы кайгыда, көләргә дә ярамый. Хан үзе дә сөйләшми, көлми, - ди.
Егет әйтә:
- Ничек алай, - ди, - аны юатырга кирәк, үлгән кире кайтмас, аның күңелен ачарга кирәк, - ди. – Мин анда барыйм әле, - ди.
- Белмим, улым, - ди карчык, - хан йортына барсаң, аның вәзирләре сине шәһәрдән куар, - ди.
Ярар, бу китә урам буйлап хан йортына таба. Башмагын кигән, уен-көлке, музыка белән бара бу. Шәһәр халкы моны күреп исе китә. “Бу нинди кеше болай уен-көлке белән килә?” – диләр. Хан йортына җиткәндә, атка атланган, кылыч таккан ханның вәзире моны куа башлый, “халыкны бозып, уен-көлке белән нишләп йөрисең?” – дип. Моны тәки шәһәрдән куып чыгарды бит вәзир. Шәһәр читенә чыккач, утырып уйланды бу: “Мин нишләп вәзир куганга карап киттем әле, тукта, яңадан барыйм. Мин ханның күңелен табарга тиеш,” – дип, яңадан хан йортына таба китә бу, кире бара инде. Әлеге ханның капка төбенә килеп туктый уен-көке белән. Тагын вәзир күреп, куып җибәрде моны. Шәһәр читенә чыгып бераз утыра да яңадан китә егет: “Мине вәзир генә куды бит әле, мин ханның үзен күрергә телим,”- дип. Уен-көлке белән хан капкасы төбенә барып туктый. Хан берүзе баскычка чыгып утырган икән. Хан сорый солдатлардан:
- Бу нинди тавыш? – ди.
- Ә, бер малай килгән, шулай уен күрсәтеп йөри, - диләр.
Әлеге хан чакырта моны, йортка керсен дип. Кертәләр. Хан үзенең халыгын җыйдыра. Мәйдан ясатып әйтә халыкка:
- Болай яшәргә ярамый, халыкның күңелен күтәрергә кирәк инде, - дип.
Егетне куган вәзир дә килеп чыга мәйданга. Килеп чыга да вәзир әйтә:
- Әллә бу малай үзе уйныймы? Аның аягында шайтан башмагы, шул башмак уйный бу музыканы, уен-көлкене, - ди, - аны шәһәрдән куарга кирәк, - ди. Хан әйтә:
- Алай булгач, син шул башмакны киеп биеп кара әле, - ди.
Әлеге вәзир башмакны алып кия дә биергә төшә инде. Биергә дип бер аягын күтәрсә, икенче аягын кузгата да алмый бу.
- Ә, - ди хан, - башмак биетә дип әйтәсең, - ди, - нигә үзең биемисең, башмак биеткәч? – ди. Унбиш ел буена көлмәгән ханның күңелен ачкан, көлдерткән өчен хан егетне үзенең йортына ала, кызын бирә. Хан үгәч, халык егетне аның урынына утырта.
Вәзир ханның үлгәнен көтеп йөргән икән. Ул үлгәч, аның урынына үзе утырып, кызын алмакчы булган икән. Шуның өчен егетне үтермәкче булып йөргән икән. Егеткә казыган чокрга вәзир үзе төшкән. Хан вәзирне йортыннан куган, ди.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: