Көмеш кыңгырау

АК СИРЕНЬ

Сания ничек кайтып җиткәнен хәтерләми. Ул өйгә кермәде, караңгы ишегалдында шыпырт кына йөрде. Бик озак йөрде. Аннары ... аннары таш стенага кайнар маңгаен терәде да үксеп елап җибәрде. Елау аңа бик рәхәт булды. Мондый тәмле күз яшьләрен ул әнә шушы серле кичтә беренче тапкыр татып карады...

Сания, әнкәй күрмиме дип, күзләрен як-якка уйнатып алды да кулындагы көзгегә бик озак итеп карап торды. Ул башын әле бер якка, әле икенче якка аудара, бармак очы белән каш­ларына тиеп-тиеп куя иде. Аннан соң ап-ак тешләренә карап торды. Аның иркендә булса, бу кара кашларны ул бераз неч­кәрәк итәр иде. Керфекләрне озынрак һәм куерак, ә боры­нын кечерәк... Ләкин ни аяныч, төзәтеп булмый шул инде аларны...

Сания, җиңелчә уфылдап, көзгесен мендәр астына тыкты да барып география китабын алды, өстәл янына килеп утырды.

Саниягә быел ундүрт тула. Әнисе әйтә кызына:

— Кызым, битеңне ник гел юып торасың? Тишеп чыга­расың ич инде,—ди, көлә.

Туктаусыз үтүкли торгач, Сания кичә күлмәген яндырды. Ә бу көзгегә ник шулай карыйсы гына килеп тора икән? Мәктәптә дә малайлар күрмәгән арада көзгесен портфеленнән чыгара да ялт карап ала.

Сары тышлы калын дәфтәренә бит-бит шигырь күчерде. Әнкәсе юкта аларны кычкырып укый. Кайвакыт шундый дулкынланып укый башлый, күзләреннән кайнар яшьләр тәгәрәп чыга. Сания бу татлы яшь тамчыларын сөртеп алырга ашыкмый. Патефонда һаман бер җырны җырлата: «Син генә, син генә...» дип, пластинка моңаеп кабатлаган җирдә Са­ниянең иреннәре тетрәнеп куя.

Көн саен кинога чаба торган кыз кинога бармас булды. Гел өйдә утыра. Яраткан эше — тәрәзә каршына килеп, урамга карап тору... Трамвайлар уза, машиналар чаба... Кешеләр ашыга-ашыга каядыр баралар... Сания елмая. Нинди кызык күрде соң ул урамда? Нигә елмая? Үзенең күңелендәге татлы уйларына елмая ул...

Әнкәсе әллә ничә тапкыр әйтте инде: «Маңгаең белән тәрә­зәгә кадалып торма, ватарсың!»— диде. Бүген дә Сания дә­ресләрен ашык-пошык бетерде дә ачык тәрәзә каршына килеп басты. Урамда май. Урамда чәчәк исе. Тротуардан узып баручы кызларның кулларында ак сирень.

Кичке сменада укучы балалар озакламый мәктәптән кайта башларлар. Санияләр тәрәзәсе турысыннан шаулашып, коты­рышып узарлар. Сания аларга карап калыр.

Чәчләрен ат ялыдай үстергән бер малай, сары портфелен болгый-болгый, шулай ук Санияләр тәрәзәсе каршыннан йөге­реп узар.

Портфелен болгый-болгый, сызгыра-сызгыра...

Саниянең көн саен карап калуын беләме икән ул? Ә бит үзе Санияләр белән күрше өйдә генә тора. Биш катлы яңа өйдә... Өченче катта. Тәрәзә төпләрендә кызыл кыңгыраулы гөлләр үскәнен дә белә Сания. Барысын да белеп тора ул: «көлтә чәч»нең кайчан мәктәптән кайтуын да, стена газетасына ши­гырь язуын да... Барысын да... Ә ул малай, тәрәзә төпләрендә кызыл кыңгыраулы гөл үсә торган тузма башлы малай, Сания­нең нишләп шулай көн саен тәрәзә каршына басып торганын беләме икән соң?

Мәктәптә булган Яңа ел кичәсендә шушы малай (малай дигәч тә ул инде тугызынчыда укый), бодай көлтәсе хәтле чәчләрен туздырып, Маяковский шигырьләрен укыган иде. Шул кичәдән соң Сания Маяковскийны үлеп ярата башлады. Иптәш кызлары әйтәләр: «Фу, Маяковский... Аңлашылмый ич ул,— диләр,— Есенин булса әле менә...»

Сания аларның сүзләренә каршы серле итеп елмая гына... Өйгә кайткач, Маяковскийны кычкырып укый. Күрше хатыны Диләфрүз апа беркөнне Саниянең әнисенә әйткән: «Сезнең кызыгыз артист булырга укыймы әллә югыйсә? Без стена аша ишетеп торабыз, тач артистларча кылана!» —дигән.

Тәрәзә каршында ул бүген бик озак басып тора инде. Кар­шы йортларда утлар кабынып өлгерде. Багана башларында да утлар балкый. Саниянең күңелендә генә караңгы... Кичке мәктәптә укучы балалар кайтып уздылар. Портфель бутап йөрүче малай гына күренмәде. Әлеге шул көлтә чәчле малай. Малай дигәч тә ул инде... тугызынчыда. Кичке сменада укый. Кайтмады бит бүген ни өчендер...

Ачык тәрәзәдән бүлмәгә кичке шәһәр тавышы агыла.. Серле тавыш. Чыркылдап көлгән тавышлар... Пышылдашкан тавышлар. Әллә язгы төн үзе дә шундый серле итеп пы­шылдыймы? Әллә тротуар тутырып йөрүче кызлар пышыл­дашып сөйләшәләрме? Бу серле тавышлардан Саниянең күңеле иләс-миләсләнә. Бала чактагы кебек, әнисенең муенына барып сарыласы килә.

Саниягә бик моңсу, бик... Мең аваздан да аерыр иде Сания сызгыра-сызгыра йөгереп узган тавышны... Кайтмады...

Менә ул кинәт көзге каршына йөгереп барды да ашыгып чәчен төзәтте, аннары плащын алып киде. Бармак башына төкереп, туфлиен сыпырды, урамга йөгереп чыкты. Нишләмәкче ул? Сорасагыз, Сания үзе дә әйтеп бирә алмас. Өйдә бик күңелсез... Өйдә утырасы килми. Каядыр барасы килә, кемгәдер нидер әйтәсе килә. Йөрәге өзлексез талпына. Шушы йөрәк талпыну Санияне урамга алып чыгып китте бит инде.

Машиналар чабып уза, трамвайлар... Сания әкрен генә урам буйлап атлый. Багана башларыннан электр нуры агы­ла... Шәһәр көндезге кебек яп-якты. Урам тулы кеше. Сания­нең каршысына да киләләр. Санияне куып узып та китәләр. Егетләр-кызлар, бармак очларына гына тотынышып, башларын чөя-чөя атлыйлар...

Кинотеатр каршында кеше бик күп. Сания дә шунда килеп туктады. Басып карап тора. Кинога керергә аның акчасы юк. Булса да кермәс иде. Керәсе килми.

Сания чәчәк сатучы хатын янына килде. Хатын кәрзиндәге сиреньнәрен мактый-мактый сата. Акчасы булса, Сания хәзер бер бәйләм ак сирень алыр иде. Алыр иде дә... Кинәт... Са­ниягә ни булды? Ул таң калып карап тора. Бу ул ич... Порт­фелен почмагыннан чеметеп кенә тоткан. Көлтә чәчләрен матур итеп артка тараган. Корзиннән сирень чәчәге сайлый. Сания йөгереп китеп бармакчы иде, кызның аякларын нин­дидер җиңеп булмас көч бәйләде дә һич җибәрми. Китмә, ди, карап тор, ди...

Нишләп әле Саниянең күзләрендә мондый томан? Нишләп әле трамвайлар икегә өзелә? Кеше битләре коймактай җәелә? Юк, ул еламый... Юк? Ләкин керфекләре ник бу хәтле авы­райды?

Бер кулында сары портфель, икенче кулында ак болыттай ак сирень бәйләме. Күзләре елмаюлы... Сирень бәйләмен ул янындагы бер кызга тоттырды. Кызның куллары нәзек кенә... нәзек һәм ап-ак... Ак кулда ак сирень. Иреннәрендә ялкын... Күзләре тулы нур... Икесе дә елмаешалар. Бер-берсенә кара­шалар да елмаешалар. Саниянең йөрәгенә ниндидер үткен нәрсә килеп кадалды, кадалды да сулык-сулык сызлата... Ак кыз ак чәчәк күбегенә борын очын орындырып алды. Аннары икесе дә балкышып китеп бардылар...

Сания ничек кайтып җиткәнен хәтерләми. Ул өйгә кермәде, караңгы ишегалдында шыпырт кына йөрде. Бик озак йөрде. Аннары ... аннары таш стенага кайнар маңгаен терәде да үксеп елап җибәрде. Елау аңа бик рәхәт булды. Мондый тәмле күз яшьләрен ул әнә шушы серле кичтә беренче тапкыр татып карады...

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: