Көмеш кыңгырау

Уңыш бәйрәме

Мәктәптә «Уңыш бәйрәме» үткәрү өчен сценарий.

Әби белән Бабай өстәл артында чәй эчеп утыралар.

Әби. И, кара әле, карткаем. Без картаймый, кем картайсын. Сөбеханалла, тагын агачлар яфракларын коя башлады. Гомеребезнең тагын бер көзенә килеп кердек.

Бабай. Әйе, чыннан да, әле ямьле җәйләргә сөенеп, җылыда яшәп ята идек. Көннәр дә суына башлады.

Ишек шакыйлар. Ишектән Көз малае килеп керә.

Көз малае.

Исәнмесез, әби белән Бабай!

Ничек сезнең хәлләрегез?

Сез мине беләсезме?

Әби. И, улыкаем, карт кешенең күзләре дә күреп бетерми инде. Кем улы буласың соң син?

Көз малае.

Мин Көз малае Октябрь булам, Әби.

Минем кече сеңлем – Сентябрь,

Минем олы апам – Ноябрь.

Без Көз балалары булсак та, җәй буена кешеләрнең ничек эшләгәнен, хезмәтне яратучыларны күзәтеп тордык. Сезнең авылыгызда бик тә эшчән халык яши икән, шуңа да бүген мин сезгә кунакка килдем. Буш кул белән килмәдем, түгәрәк күмәч белән килдем.

Бабай. Рәхим ит, балам, түрдән уз. Икмәк – ил байлыгы. Икмәк – иң кадерле ризык.

Әби. Әйдәгез, бүген бездә бәйрәм, бер җырлап алыйк әле.

“Көз килә” җыры.

Түгәрәк күмәч. Бүгенге бәйрәм – сезнең тырышлыгыгыз, уңганлыгыгыз нәтиҗәсе ул. Мин үземнең уңыш тулы кәрзинемне сезгә бүләк итәм. Ә хәзер әйдәгез бер уйнап алыйк әле.

“Кем тизрәк чүпләр?” уены. Сезнең алдыгызда санлы тәлинкәләр. Шул тәлинкәләргә санына карап, төймәләр салырга кирәк. Командага бүленеп эшләсәк тә була.

Бабай. И, бигрәк күңелле булды, арып беттек. Әйдәгез, көз турында шигырьләр сөйләп алыйк әле.

Күңелләргә якты нур өләшеп,

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,

Үз муллыгы белән көзләр килә,

Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

1нче укучы

Табындагы икмәк, сый-нигъмәтне

Күреп, ил картлары шатлана.

Муллык белән җиргә килә көзләр,

Көзге муллык кыла тантана.

 

Җиргә төшә сары, ал яфраклар,

Көз җиткәнен алар белдерә.

Алтын көзең синең, туган ягым,

Күңелемә якын, бер генә.

2нче укучы

Һәркайда да муллык, туклык,

Һәрбер җирдә көзге шатлыклар.

“Кара көз” дип сиңа беркем әйтмәс,

Кочагыңда муллык, байлыклар.

Түгәрәк күмәч.

Хәерле көн, якын дуслар,

Котлы булсын уңыш бәйрәме!

Кичәбезгә олы ямьнәр биреп,

Бизәп торсын көлтә бәйләме!

 

Көз малае: Көз малае ялгыз гына йөрми. Минем бик чибәр дус кызым да бар әле.

Колач җәеп каршы алыйк, Сөмбелә килә! Көзге байлык – уңыш кызы Елмая, көлә.

Менә бит, Нинди матур кыз ул Сөмбелә! Сөмбелә – җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган ул.

Түгәрәк күмәч.

Урам буйлап килә

Сөмбелә көлә-көлә,

Яфракларын сибә-сибә

Шаяра, уйный, көлә.

Сөмбелә:

Саумы, якын дусларым!

Сезне сагынып килдем мин.

Сезгә аяз көннәр дә,

Байлык та китердем мин.

Мин – көз кызы – Сөмбелә,

Көзге байлык кулымда.

Чакырам мин һәммәгезне

Шушы бәйрәм түренә.

Укучылар, мин сезгә бик күп яфраклар алып килдем. Ә хәзер, әйдәгез, “Яфрак тану” уены уйныйк. Сез мин күрсәткән яфракларның кайсы агачтан коелганын әйтерсез.

“Яфрак тану” уены.

Сөмбелә: Бик булдырасыз икән, барыгызга да зур рәхмәт! Һәрвакыт шундый белемле, зирәк, тырыш, уңган булыгыз. Уңыш бәйрәме белән котлыйм сезне!

Бабай. Әйдә, Сөмбелә, кал безнең янда. Бәйрәмебез синең белән тагын да ямьлерәк булыр.

Җыр “Зәңгәр күл”, кызлар бии.

Сөмбелә: Дуслар, бу яфраклар гади генә яфраклар түгел. Аларның һәрберсенең артына табышмак, я бирем язылган. Әйдәгез, бергәләп шул уенны уйнап алыйк әле.

“Табышмак” уены.

Өстә дә үсә алмалар, Төптә дә үсә алмалар; Өстәгесе кирәксез, Төптәгесен, җиткәч көз, Караңгыдан алалар, Караңгыга салалар. Пешерсәң аны тагын, Тәмләнә шулчак табын. (Бәрәңге) Исемем- боерык, Зурлыгым- йодырык; Эленеп торырлык Бар миндә коерык. (Алма) Итләч, йомры, яшелен Өзеп алдым, яшердем; Гаҗәпләндем бераздан, Кояшсыз да кызарган. (Помидор) Тар бүлмәдә үстек без, Тезелдек тә бер сафка; Саргайгач та йөзебез, Сибелдек төрле якка. (Борчак) Җиләк кояшта пешә, Шалкан учакта пешә, Нәрсә ... суыкта пешә? (Миләш) Ул- витамин казыгы, Куян, кеше азыгы, Ашыйлар кетер-кетер, Аның исеме ... (Кишер) Яңгырны бик яратса да, Эшләпә кия көн дә. Аягы аның бер генә, Аумый тора. Ул ... (Гөмбә) Кечкенә генә сары карт, кигән туны тугыз кат. (Суган) Тугәрәк өй. Кызыл эчле яшел өй Тәрәзәсез- ишексез. Авыз итеп карасаң- Балдай татлы! Һичшиксез! (Карбыз) Яшел бишек. Чыга да җирдән үсеп, Бер сабакка эленә Күп дистә яшел бишек. Шуларның һәрберенә Күп бәби салган булыр... Исемен кем алдан белер? (Борчак кузагы)

Әби. Көз әле ул үзенең уңышлары белән бер куандырса,бераз моңсулык та бирә торган вакыт. Әйтегез әле балалар, көз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

Әйе, кошлар җылы якка китә, кыр казлары да моңсу җырларын суза-суза җылы якларга кузгалыр чак җитте. Әйдәгез, аларның биюен карап китик әле.

“Каз канаты” биюе

Шатлык булып бүлмәбезне Гөлгә күмә Сөмбелә.

Саубуллашу жырына Син дә кушыл, Сөмбелә

 

Сөмбелә.

Көзем бик моңсу булса да, Сезнең белән күңелле. Башка балалар да көтә, Китми булмый, билгеле.

 

Алып баручы.

Менә бәйрәмебез дә тәмамланды. Күңел күгегез һәрчак аяз булсын, Килмәсеннәр сагыш-борчулар. Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын, Аннан кадерлерәк нәрсә бар?! Кадерле кунаклар, әти-әниләр! Сабыйларның шат авазы яңгырап торсын, Бәйрәм мөбарәк, табыннар түгәрәк булсын. Хәерле еллар, хәерле юллар!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: