Көмеш кыңгырау

Үсәсе килгән — үскән

Борын-борын заманда кеше урманда филне очраткан. Өй биеклеге бу җанвардан куркып, ул читкә йөгергән.

Аннары, аның тыныч кына басып то­руын күреп, якынрак килгән.

—  Син кем буласың? — дигән кеше.

—  Фи-фи,— дигән фил, озын борынын болгап.

—  Берүзеңә күңелсез түгелме соң?

—  Күңелсез булса кая барасың? Җәнлекләр ба­рысы да миннән кача.

—  Минем өйгә кайтыйк, анда йорт хайваннары бик күп.

—  Мин риза, әйдә, сыртыма менеп утыр.

—  Егып төшермәссеңме соң?

—  Мин акрын гына барырмын.

Шулай дигән дә фил, аякларына тезләнеп, борынын сузып куйган. Кеше, шул борын буйлап менеп, аның сыртына утырган. Кеше филгә юл өй­рәтеп кайткан.

Кешенең атлары, сыерлары, кәҗә-сарыклары, кош-кортлары күп икән. Фил алар белән бик тату, күңелле итеп яши башлаган. Ул урманда ялгызы йөрүдән тәмам туйган булган.

Бервакыт фил ике бала тапкан. Шундый ма­тур икән тегеләр. Икесе дә кабартылган шар кебек түп-түгәрәк, ди, ишегалдында йөгереп йөриләр, ди. Иллә сөенгән әниләре, иллә куанган! Ләкин атна-ун көн үтүгә, ул балаларның берсе икенчесеннән бик нык аерылып торуын күргән. Берсе гел уенда, гел күңел ачуда икән. Икенчесе, зарланып, мыңгырдап, гел күләгәдә генә ята, ди. Хәтта урманга барып ашарга да иренгән. Әнисе ачулана башласа:

— Һи-һи-һи, минем башым авырта, һи-һи, ми­нем аягым сызлый, һи-һи, минем йокым килә,— дип зарланырга тотына, ди.

Ә аның игезәге, бер яше тулар-тулмас ук, әнисенә ияреп эшкә йөри башлаган, борыны белән әнисенең койрыгыннан эләктерә дә терек-терек йөгерә икән. Әнисе хуҗа кискән зур-зур бүрәнә­ләрне урман читенә чыгарган. Кечкенә фил дә чыбык-чабык ташыган. Эшләгәч, аның тамагы да ачкан, ә урманда тәмле-тәмле җимешләр, төрле-төрле үләннәр, яфраклар бик күп икән. Ул аларны рәхәтләнеп ашаган, көнләп түгел, сәгатьләп үскән. Ә тегесе туганда ничек булса, шул килеш калган. Йорт хуҗасы да, аның хайваннары да фил бала­ларының зурысын Фи-фи дип, кечесен һи-һи дип йөрткәннәр.

Әниләре, аларны чакырганда:

— Фи-һи-ил! Фи-һи-ил! — дип дәшә икән.

Ул заманнарда бу хайваннарны «фил» дип йөртмәгәннәр әле. Тора-бара гына шул исем белән атый башлаганнар.

Кайбер көннәрдә кеше җиләк-җимеш җыярга хатынын урманга алып китә икән. Андый чакларда Фи-фине өй сакларга һәм бәби карарга калдыра­лар. Фи-фи аларның бәбиенә борыны белән имезлек каптыра, уенчыкларын шалтырата, бишеген тирбәтә, ә кайчакларда үчтеки-үчтеки итеп сикертә. Бәби дә аны бик ярата, көлә, нәни куллары белән борынына ябыша. Бәби йоклагач, ул, ишегалдында­гы коеның чыгырын әйләндереп, су ала. Суны боры­ны белән суыра да яшелчәләргә, агачларга сиптерә. Ә иптәше, һи-һи килеп, йокымсырап ята бирә.

Шулай беркөнне кеше арбага бик юан бүрәнә­ләр төяп кайтып килә икән. Инде караңгы төшкән була. Шунда бәхетсез хәл килеп чыга. Юл буенда йоклап ятучы һи-һинең борыны арба тәгәрмәче астында кала да төбеннән үк өзелеп чыга. Шулай итеп, борынсыз да калган теге. Борыны кыскар­гач, агач яфракларына үрелә алмаган, җирдәге тәмле үләннәрне, җиләк-җимешләрне эзләргә дә иренгән. Корсагына яткан килеш, борыны белән туфракны актарып, шундагы үлән тамырларын, бөҗәкләрне ашый икән. Йөрмәү, хәрәкәтләнмәү ар­касында һи-һинең аяклары нечкәргән, гәүдәсе дә бәләкәй калган. Малайлар, аның балчыклы боры­нына чиертеп: «Ялкау! Хөрәсән!» — дип үртиләр икән. Ачуы килгән һи-һи аларга яткан килеш кенә: «Мырык!» — дип җикерә торган булган.

Ә бу вакытта Фи-фи елгада су коена, йөзә, мәтәлчек ата. Борыны белән су суырып ала да көтүдән кайтучы малларга сиптерә икән. Көне буе эсседә йөреп әлсерәгән маллар рәхәтләнеп китәләр.

Шулай көннәр, атналар, айлар үткән, Фи-фи зур фил булып үсеп җиткән. Инде ул агач төпләү, бүрәнә ташу кебек эшләрне дә башкарган, әнисен ял иттергән. Эштән кайткач, бергәләп күңел ачалар икән. Фи-фи алгы аякларын сузып ята да сырты­на атларны, сыерларны, кәҗә-сарыкларны утырта. Фи-финең иң якын дусты, бәби чагыннан ук үзе карап үстергән малай да фил өстенә менеп атлана, ди.

—  Әйдә, син дә утыр,— ди Фи-фи Һи-һигә.

—  Һи-и-и, әйем,— дип мыңгырдап ята теге. Шуннан соң Фи-фи, сак кына торып, тегеләрне урам әйләндерә икән. Бөтен халык шаккатып тора, ди. Акрынлап Фи-фи авыл кешеләрен дә сыртына утыртып йөртә башлаган. Шуннан соң кешеләр фил­гә утырып йөрергә гадәтләнеп киткәннәр.

Мыңгырдык филгә килсәк, ул инде хәзер мыр­кылдый ук башлаган һәм тора-бара дуңгызга әверелгән, Һи-һи хәзерге дуңгызларның бабасы икән. Үзләренең ни өчен шулай кечкенә булып калу­ларын ишеткәч, дуңгызлар кабат филгә әверелергә ният кылганнар, чиста-пөхтә йөри, әкренләп булса да хәрәкәтләнә, йөри башлаганнар. Ләкин күпме генә тырышсалар да, аларга борын да үсмәгән, тәпиләре дә нечкә һәм кыска калган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: