Көмеш кыңгырау

Сулагай малай

Өйдә караңгы, хәер, өстәл өстендә сукыр лам­па яна, әмма аның яктылыгы күзгә төртсәң күренерлек кенә.

Идәндә, караватта йөргән, йөгергән тычканнар мин — алты яшь­лек малайның күңеленә шикләнү, шомлылык, курку өсти. Си­гез ай элек кенә якты дөньяга килгән Хәбир энекәшем идәнгә егылып төшмәсен дип, агач карават тирәсенә утын пүләннәре өям. Ә сабый, песи баласыдай, караватның кырыена үрмәли генә бит! Аяк бармакларымның очларына баскач кына, минем буем караватка җитә. Әмма шул килеш торуы уңайсыз вә җайсыз. Шуңар мин сабыйның үрмәләвен туктата да, тыя да алмыйм. Менә сабый караватның кырыена килеп җитте дә башы белән идәнгә мәтәлеп төште. Идәндә кызыл кан! Беренче күрүем. Әни дә, әти дә — икесе дә ерак бер авылда кунакта. «Юл газабы — гүр газабы»,— дип чатлама кышкы суыкта үзләре белән сабыйны алмадылар. Бала абзый кулына тапшы­рылды.

Башы җәрәхәтле сабый үкереп елый, ә мин нишләргә дә белмим. Абыем да өйдә юк. Өйдә булса, күршеләрдән берәрсен чакырыр иде. Абыйны әйтәм, без-энекәшләрен япа-ялгыз кал­дырып, кайларда йөри? «Сабакларыңны да әзерлә!» — диделәр ич әни белән әти. Абый миннән өч яшькә олы. «Габделмәннан, син улым Габделкавидан өч ел алданрак якты дөньяга кил­дең»,— дигән иде әнием. Абый кайчан тугандыр, ә мин үзем сабан туе көнне туганмын. Ул көнне чабышта бабай аты баш килгән, җайдагы әтием булган.

Сабый үкереп елавыннан туктагач, өй тып-тын калгач, идән­дәге энем янында йокыга талганмын. Иртән йокыдан уянгач, әнием миңа: «Хәбир каты авырый»,— дип әйтте. Бала бишеген тирбәтмәскә кушты. Берничә көн узгач, сабый юк булды. «Хәбир кайда?» — дигәч, әнием: «Ул оҗмахта, ә бәйрәм кичләрендә өйгә кайтачак»,— диде. «Тәпи йөрмәсәдәме?» «Аның канатлары бар. Хәбир — оҗмах кошы. Өйгә тәрәзәдән очып керә». «Чатнаган пыяла ашамы?» «Шуннан. Кем белсен, бәлки, күбәләк булып та кайтыр». «Кайчан?» «Яз килеп, сыерчыклар сайрый башлагач».

Ниһаять, көтеп алган яз килде, әти куйган оя түбәсендә сыерчык сайраганы ишетелде. Кич тә җитте, ә мин тәрәзәдән карап утыра бирдем.

— Аша да йокларга ят, урын әзер,— диде әни.

— Әнием, тагын бер урын җәйсәң иде,— дидем мин.

— Кемгә, абыеңамы?

— Юк, Хәбир энекәшемә.

— Ул оҗмах кошы ич.

— Ә үзең Хәбирне сыерчыклар килгәч кайта, дидең.

— Ярар, Хәбиргә дә урын җәярмен. Ләкин үзен күрмәя­чәксең. Ул тән уртасында гына кайта.

— Аңар мин үземә дигән кабартманы калдырам, йә ашый­сы килер.

— Үзең аша, улым. Ул оҗмах җимешләре белән генә тук­лана. Кабартманы абыең эләктерүе ихтимал.

— Әйе, абый таза, буе да бар.

— Буе җитәрлек, ә менә үзен акылга утыртасы бар. Хәбир белән сине, икәүдән-икәү калдырып, кызлар янына, аулакка киткән. Бер тәнне өйләнеп кайтмагае, мәйтәм?

— Әни, абый өйләнсә, мин дә өйләнәм.

— Вакыты җиткәч, өйләнерсең, улым, өйләнерсең. Тик кем кызына менә? Күрше кызларыннан Шәһирбанугамы, әллә Зәмзәмбанугамы?

— Игезәкләрне әйтәсеңме?

— Шуларны. Шәһирбануга өйләнерсең, йәме, улым? Мин аңар Шәһирбану киленем дип әйтермен.

— Аңар өйләнсәм, ул миңа ачуланмасмы?

— Яратса, ачуланмас. Яраткан кеше гафу итә белә.

— Ә син әтине гафу итмисең. Мәчеткә йөрмисең дип, та­выш күтәрәсең.

— Ден белән дин — яратудан өстенрәк. Дин-инану — Тәңре хисләре булса, ярату-гыйшык — адәмнеке генә. Минем пәйгам­бәрем — Мөхәммәд, әтиең Таһир түгел.

— Алайса ник Мөхәммәд белән яшәмисең?

— Пәйгамбәр Мөхәммәд күктә, биектә, еракта. Шулай да ул үз улларының ниләр эшләгәнен, ничек яшәгәнен күреп-белеп тора.

— Көндезен дә, төнләдәме?

— Көндезен дә, төнлә дә.

— Көндез күкне кара болыт капласа? Төнлә Ай булмаса?

— Барыбер күрә, белә, шуңа пәйгамбәр дә инде ул.

— Кояш, Ай сүнсә?

— Алары да Тәңре кодрәтендә. Җирдә Мөхәммәд пәйгамбәр өммәтендәгеләр тәүфыйклы яшәсә, Аллаһы Тәгалә Кояш белән Айны сүндермәячәк, ахырзаман булмаячак. Китап теле белән әйткәндә, якты дөнья бетмәячәк. Коръәндәге сүрәләрне яттан беләм мин.

— Ничек өйрәндең? Кемнән?

— Бертуган апамнан, ул укыганнарны тыңладым, мәдрәсәгә йөргән иде. Ә миңа әти рөхсәт итмәде. Алты яшьтән мин дөм сукыр әниемне карадым. Әтием Төхфәтулла аның өстенә тагын бер яшь хатын алды. Апаны әтием авыл мулласына кияүгә бирү ниятеннән укытты. Ләкин барып чыкмады, чирләшкә апа­дан мулла баш тартты. Укымышлы апам хурлыгыннан бозау­лар көтүчесенә ябышып чыкты.

— Син укымышлы булсаң, мулла үзеңә өйләнер идеме?

— Өйләнер иде, тирә-як авылларда миннән дә сылу кыз юк иде.

— Ә син хәзер дә чибәр, әни.

— Чибәрлек бетеп килә инде, улым. Миндә бетә, ә синдә дәвам итә. Табигать кануны шулай. Әнә бит бер йолдыз сүнә, икенчесе кабына. Барысы да Аллаһы Тәгалә кодрәтендә. Син дә, мин дә... Сиңа тыныч йокы, ә минем ястү намазын укыйсым бар. Сиңа теләк теләрмен. Теләгең булса, әйт.

— Шәһирбану минем үсеп җиткәнемне көтсен иде.

— Тузга язмаганны сөйләмә. Әниеңне языклы итмә, балам. Теләк — тели белсәң генә теләк, тели белмәсәң — имгәк. Шәһир­бану синнән күп яшькә олы. Ул син өйләнгәнче әби булачак. Минем кебек намаз укырга калачак. «Шәһирбану сөйкемлерәк, аңар өйләнерсең»,— дип, мин шаяртып кына әйттем.

Йокларга яткан урынымнан сикереп тордым да, мин киенә башладым:

— Үпкәләттең, әни.

— Гафу ит, улым,— диде әни, башымнан сыйпап.— Тел — сөяксез, ни сөйләмәс.

— Әйткән сүз — аткан ук! — ди әти.

— Ул бит ир-егетләр теле турында әйтә. Хатын-кызларның чәчләре озын, акыллары кыска, диләр.

— Үзеңне кимсетмә, әни.

— Иске заман кешесе шул мин, улым. Үзем белән берни кыла алмыйм.

— Әйдә, әни, синең белән әлифба өйрәнә башлыйк.

— Әтиең ачуланмасмы? Ул бит китаптан битәр, кулга сәнәк, көрәк тотканны ярата. Керәстиянлеге күзгә бәрелеп тора. Әтиеңә дә уку эләкмәгән. Заман җиле белән генә бара ул. Инде кал-хузга кермәкче. Керми генә торсын. Ул калхуз дигәнендә ана улы белән, ата кызы белән бергә йоклый икән.

— Без дә, әни, бергә йоклыйбыз ич, урыннарыбыз янәшә генә.

— Монда башкача йоклау турында сүз бара, улым.

— Ә башкача ничек йоклап була?

— Күп белсәң, тиз картаерсың, йә, йокла инде. Минем малларны да карап керәсем бар. Сарыкларны бүре бумасын.

Күрше Сабирулла бабаң кичә безнең каралтыдан бүре чыкка­нын күргән. Сәнәк белән кадап үтерә яздым, ди.

— Ни дип үтермәде икән, ә?

— Анысын үзеннән сора.

— Әни, син әтигә калхузга керергә комачаулама. Сарык­ларны бүре ашап бетерсә, нишләрбез?

— Калхузга керсәк, сарыкларны бүре ашамас дисеңме?

— Киез итек бастырырга калхуз йон бирәчәк.

— Кайдан ишеттең? Кем әйтте? Юк, син алты яшьлек түгел­дер, алтмыш яшьлектер. Йокла, төн карчыгасы!

— Йоклыйм, әни, йоклыйм, әтинең генә кайтканын көтәм. Ул бит калхузга керергә гариза бирергә китте.

— Калхуз дип баш катырганчы, тәкбир әйтергә өйрәнер идең. Үзең теләп сөннәткә дә утырдың, ә акылга утырмаган­сың.

Озак вакыт йокыга китә алмагач, мич башына менеп, тәрәзәдән күренгән йолдызларны күзәттем. Күк йөзе бихисап тоз сибелгән мәһабәт бер арыш икмәген хәтерләтте. Йокыга талгач та, төшемдә өстенә тоз сипкән ипи белән саташтым. Карын ач иде.

Дәвамы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: