Көмеш кыңгырау

Шәп бүләк

27нче октябрьдә танылган язучы, журналист Айгиз Баймөхәммәтовның туган көне. Язучының «Әкиятсез балачак» китабына кергән истәлеген тәкъдим итәбез.

Җиденче сыйныфта укыганда артист булам дип хыяллана башладым. Мәктәптә дә, балалар йортында да уздырылган бер концерттан да читтә калмыйм. Җырлыйм, биим... Тора-бара авылның билгеле артисты (!) булып киттем. Кешеләр мак­таганга куанып, үземнең хыялым хакында сөйләп ташлаганмын. Ә мәктәптә андый хәбәр берәүнең колагына салындымы — бетте! Хәзер үк барсына да билгеле була.

— Син үзеңне көзгедә караганың бармы? — диде беркөн яшьтәшләремнең берсе. — Синең кебек кәкре аякны кем анда алсын?

Бүтән артист булам дип сөйләнмәдем. Хыя­лымнан тәмам өметемне өздем. Бу сүзләрдән шулкадәр гарьләндем. Бәлки, ул чакта аякларым, чынлап та, кәкре булгандыр. Еллар узу белән, шө­кер, төзәйде. Ә бу күңелне яралаган сүзләр хәтер­дә кырылып калды.

Ярый, артист булырга язмаган дип уйландым эчтән генә. Ә шулай да район үзәгендәге ПТУда укырга теләгән идем. Ул чакта безне гел шунда укырга җибәрәләр иде. Сүзем юк, эшче һөнәре бик хөрмәтле, кирәкле ул. Әмма күңел ятмагач, нишлисең?

Нишләптер Уфа шәһәре үзенә җәлеп итте шул­чак. Инде башкалага барып, берәр университетка укырга керәм дип хыяллана башладым. Бер авыз пешкәч, чишмә суын да өреп эчәсең диләр бит. Бу юлы университет турында берәүгә дә сөйләмәдем.

Шулай хыялланып, әллә нинди планнар ко­рып йөргәндә, сыйныфташым миңа үзенчәлекле бүләк эшләде. Хотей статуэткасын бирде. Корсак­лы, авызы ерылган, колаклары сәлберәп торган бабай сынын күргәнегез бардыр.

— Бу гади әйбер түгел, — сыйныфташым бә­ләкәй генә сынны учыма салды. — Хотей дип ата­ла. Аны японнар бәхет китерүче Алла дип исәпли. Әгәр берәр хыялың бар икән, Хотей сиңа ярдәм итәчәк. Моның өчен көн дә шушы статуэтканың эчен 300 тапкыр ышкырга кирәк. Ышкыганда те­ләгеңне эчтән генә кабатлыйсың. Азак хыялың тормышка ашканын үзең дә сизми калырсың.

Менә шул гына җитә калды. Хәзер Хотейны кулдан төшермәскә булдым. Көндә йоклар алдын­нан шул статуэтканың эчен 300 тапкыр ышкыйм. Шул ук вакытта 300 тапкыр «университетка керә алсам ярар иде» дип кабатлыйм. Кайчак саннар­да буталып китәм. Әгәр төгәл 300 мәртәбә эш-ләмәсәм, хыялым тормышка ашмас дип куркам. Шуңа тагын «контрольный» дип яңадан корсагын уарга тотынам.

Күпме шулай эшләгәнмендер, хәтерләмим. Һәрхәлдә, статуэтканың буявы коелып, корсагы ашалып, танымаслык хәлгә әйләнеп бетте.

Унберенче сыйныфны тәмамлагач, Башкорт дәүләт университетына укырга кердем. Бишенче курста укып йөргәндә, «Башкортостан» гәзитенә эшкә алдылар. Журналист буларак хезмәт юлым­ны башладым. Тормышым көйләнде... Хыялым, барыбер тормышка ашты.

Еллар үткәч, теге сыйныфташым белән оч­раштык.

—  Айгиз, сиңа бүләк иткән әйберне хәтерли­сеңме? — ди ул елмаеп.

—  Әлбәттә, хәтерлим.

—  Ә мин бит анда ялгышканмын.

—  Ничек?

—  Өч йөз тапкыр түгел, өч тапкыр ышкырга кирәк булган...

Кеше табигате буенча күп нәрсәгә ышана. Ниндидер сынга табына, аның ярдәменә өметлә­нә. Бәлки, бу яхшыгадыр да, чөнки никадәр күб­рәк хыяллар, югарырак максатлар белән яшисең, шулкадәр алар тормышка ашучан. Монда Аллаһ-ның ярдәмеме, кеше үзе өлгәшәме — анысы инде икенче мәсьәлә.

Шуңа зур хыяллар белән яшәгез!

АЙГИЗ БАЙМӨХӘММӘТОВНЫҢ "КАЛДЫРМА, ӘНКӘЙ!" ПОВЕСТЫННАН ӨЗЕК. Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/dbi-shif/barysy-da-bez-uylagancha-kilep-chykty

Анннан кире кайтмыйлар... Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/dbi-shif/annan-kire-kaytmyylar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: