Көмеш кыңгырау

Дәва

Әмирҗан Моталлапов хикәясе.

Кыш суыгында яланбаш йөрүчеләр, карлы-бозлы бәкедә су коенучылар турында ишеткәнем бар иде, хак сүзләр икән. Берничә көн элек кенә чатнама салкында су коенучыларны күрсәттеләр. «Моржлар» дип атыйлар икән үзләрен. Шәрә ха­лык белән боз өсте тулы. Бәкегә керергә чиратка басканнар. Өшү турында уйлап та бирмиләр, рәхәтләнеп йөзәләр. (...)

Әллә ни күп вакыт үт­мәде, авылга бер абый кайтып төште. Хатыны белән. Төп шушы авылныкы икән. Күп еллар шә­һәрдә яшәгәннәр. Хуҗаның исеме — Гали. Бездән бер өй аша гына торалар. Кайту белән Гали абый авыл кырыендагы елгага су коенырга йөри башла­ды. Баштагы мәлне күрше-күлән аптырап калды. «Бала-чага сыман кыланмаса ни булган инде?» — дип әйтештерделәр. Кайберәүләр салкын тидереп, аның үпкә чире алуыннан шөлләделәр.

Мин исә аның чыдамлылыгына, сәламәтлегенә хәйран калдым. Гали абый кебек бик буласым, чы­ныгасым килә дә, тик сырхау шул мин. Аз гына салкын тидеме, урынга егылам. Ә Гали абый туңу турында уйлап та бирми: үзеннән дә озын итеп бәке тишә дә шунда кереп рәхәтләнеп коена. Ничек чыдый торгандыр? Карап торганда да тәннәр чемерди.

Беркөнне Гали абый мине күрде дә:

—  Әйдә минем белән. Бәкедә коенырга өйрәтәм үзеңне, — диде.

—  Ай-яй, мине үтерәсең киләмени? — дип баш тартам. Аның сүзен ишетү белән үк аркага боз ки­сәге кергән кебек өтеп алды. Иңсәләрне җыерып куйдым.

—  Курыкма, үлмәссең. Менә мин үлмим дә, чир­ләмим дә.

— Ә-ә-ә, син бит ул! Син чыныккансыңдыр. Миңа салкын ярамый, шундук ангина килеп чыга, — дип, хәлемне аңлатам тегеңә.

—  Нәкъ ангинага иң дәвалы дару — бозлы су... Мине дә яшь чакта ангина нык җәфалады. Бозлы су ярдәме белән котылдым ул зәхмәттән.

—  Ничек? — дип кызыксынам мин.

—  Минем янга кер син, бу хакта иркенләп сөй­ләшербез, — диде дә, муенындагы сөлгесен шарф сыман урап, Гали абый елгага таба төшеп китте.

Очрашуны озакка сузмадым, икенче көнне үк Гали абыйларга кердем.

—  Әйдә-әйдә, күрше! Рәхим ит, түрдән уз, — дип елмаеп каршы алды мине Гали абый. Түр сте­на буендагы диванга утыртты. Өйдә Гали абыйдан башка берәү дә юк иде, шуңа күрә үземне иркен тоттым.

—  Ангинадан котылу исәбең бармы соң? — диде күрше абый, кичәге сөйләшүне дәвам иткәндәй.

—  Бик бар, тик син әйткәнчә кылана алмам. Сал­кын тидерүдән куркам. Әни дә куркып кына тора. Чирләп китсәм, нишләргә белмәс. Яланкул кар то­тарга да рөхсәт итми ул, — дидем, икеләнеп.

— Аналарның барысы да бертөрле. Минеке дә шулай иде. Ләкин еш чирләү тәкатькә төште. Ни­чек тә ангинадан котылырга кирәк иде. Аның юлын миңа бер абый киңәш итте. Син шуны аңла: чыны­гуны саклык белән, чамасын белеп башларга кирәк. Соңыннан үзең карарсың. Су коенырсыңмы-юкмы — анысы үз ихтыярыңда. Әмма чыныкмый торып ан­гинаны җиңеп булмый. Ярый хәзер дарулар күп. Элек үлделәр дә ангинадан.

—  Ничек?.. — Куркудан туган сорауның авыздан ничек ычкынганын сизми дә калдым.

—  «Ничек?» дип,  әшәке чир ул.  Үзем дә теге дөньяга чак китеп бармадым...

—  Шулай укмыни?

—  Ничек кенә әле! Күп еллар элек, җәй урта­сында булды бу хәл. Малайлар белән басуга борчак ашарга бардык. Кайтышлый көчле яңгырга эләктек. Табан астында коры урын калмады. Мин шул көнне кичтән ут янып, урынга егылдым. Тын алмаслык хәлгә килеп, тамак шеште. Тамакка ризык үтү түгел, сүз дә чыкмый.

Озын сәкенең бер почмагына чыбылдык корып, мине шуның эченә яткырдылар. Бернинди хәл юк, вакыты белән һуш китеп ала. Өйдә сөйләшүчеләрнең сүзләрен дә ара-тирә генә тоештырам. Кичкә таба бабай килеп керде. Мине караганнан соң, әнкәйгә әйтте:  «Ходайның ни язганын белгән юк,  балага ясин чыгарга кирәк», — диде. Шулай да ясин чыгар­га өлгермәделәр. Ут алганда, күршедә яшәүче Анна апа керде. Мине карагач, бәрәңге парына утыртырга кушты.

Күпме вакыт үткәндер, ашыйсы килеп китте. Үзем дә гаҗәпләнеп куйдым: сөт эчә алмаганны, ничек итеп каты ризык ашарга мөмкин?  Кечкенә кыяр кисәге каптым авызга. Кабуым булды, тамак төбендәге шеш тишелеп, авыздан-борыннан үлек ага башлады... Менә шуннан терелеп киттем инде...

Бу хәлгә кабат төшүдән куркып, гел сакланып йөрдем. Хәтта җәйге эссе көннәрне дә су коенмый, идем. Кыш  көне  төренеп, авыз-борынны  каплап кына урамга чыктым. Салкын суны тамчы да кап­мадым... Барыбер һаман шырканлый идем. Минем хәлгә кереп, теге мин әйткән Анна апа киңәшен бирде дә инде. Чыныгуны салкын су эчүдән башлар­га кушты: беренче көнне бер йотым, икенче көнне ике йотым салкын су эчеп, аның күләмен көн саен арттыра барырга кушты. «Кыш көне карда ялана якйөрештерергә өйрәнергә кирәк», — диде. Анысын да акрынлап инде. Мин әнә шул киңәшләрне тот­тым. Нәтиҗәсен үзең күрәсең, — диде Гали абый, күкрәген җиңелчә кагып.

...Мин дә Гали абый киңәшен тоттым. Хәзер рәхәтләндереп бер кәрешкә бозлы су эчә алам. Та­мак төбенең авырту түгел, кытыклап караганы да юк. Яланаяк карга да басып карадым. Хәтәр рәхәт. Өйгә кергәч, тән җиңеләеп китә, кәеф күтәрелә. Чыныгу болай барса, алдагы кышта Гали абыйга иярергә исәп. Миннән дә «морж» чыкмасмы әле?!

Салкын тисә, юкә чәе дә яхшы нәтиҗәләр бирә...

Салкын тиюнең беренче билгеләре күзәтелгәндә, бер зур суган алыгыз...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: