Көмеш кыңгырау

Ак күбәләк

Кави Латыйпның «Сулагай малай» повестеннан өзек.

«Сулагай малай» - беренче өлеше биредә

Иртәгесен безнең гаилә утауда иде. Үзем утыйм, ә күзләрем ак күбәләктә.

— Хәбир улым җаны ул,— диде әни.— Тота күрмә, рәхәтләнеп иркенлектә йөрсен. Кеше җаны теге дөньяда ка­натлы.

— Ә ни өчен бу дөньяда түгел.

— Теге дөньяда гына кеше җаны канатлана.

— Кем канатландыра?

— Аллаһы Тәгалә, һәммәсенекен дә түгел, гөнаһсыз булган­нарның гына.

— Ә мин гөнаһлымы?

— Гөнаһсыз.

— Ә син үзең, әнием?

— Анысын Аллаһы Тәгалә үзе генә белә инде.

— Кеше үзе белмәгәнне Аллаһы Тәгалә беләме?

— Белә, бик белә.

Үлән яфрагына тагын бер күбәләк килеп кунды да, икенче күбәләккә нидер әйткән сымак булды һәм күбәләкләр, парла­шып, әйлән-бәйлән уйный башладылар.

— Әнием, күбәләкнең берсе Хәбир җаны, ә икенчесе кем­неке?

— Беренче улым Кадыйрныкы. Ул ачлык елны казакъ да­ласында вафат булды.

— Ерактамы соң ул казакъ даласы?

— Еракта, әллә кайларда, кошлар киткән якларда.

— Күбәләк-җан шуннан очып килгәнме?

— Шуннан.

— Озак очты микән ул?

— Анысын да Аллаһы Тәгалә генә белә.

— Күбәләк-җан үзе дә беләдер. Күбәләкне әйтәм, җаны булгач, аның теле дә бардыр. Күңелле микән Хәбиргә күбәләк булып яшәве? Сорыйсы иде үзеннән.

— Сора-сорама, әйтмәячәк. Күбәләк белән сөйләшер өчен үзеңә дә күбәләк булырга кирәк.

Күбәләкләр үләннән-үләнгә очты. Ә мин әле берсе, әле икен­чесе артыннан карап калам: «Кадыйр-күбәләк үзе белән Хәбир-күбәләкне алып китә күрмәсен. Юк, юк, Хәбир-күбәләкне мин еракка җибәрмәм, җибәрмәм!» Уйный-уйный очкан пар күбәләк артыннан йөгердем. Ниһаять, ак чәчәкле болынга килеп чык­тым. Биредә күбәләкләр бихисап иде. Хәбир-күбәләк белән Кадыйр-күбәләк шулар арасында югалды. Бик озак күзәттем мин ак күбәләкләрнең ак чәчәкле болында уйнаганын. Күбәләкләр белән сөйләшер өчен үземнең күбәләк буласым килде. Хәбир-күбәләкнең колагына бер-ике сүз әйтергә телә­дем: «Син ерактагы казакъ даласына китмә, биредә кал! Әнә нинди ак чәчәкле киң болын безнең туган якта. Оч, уйна». «Син үзең дә еракка китмә!» — дигән бер аваз яңгырады. «Кем бу? Җан-күбәләк телгә килдеме әллә?» «Габделкави болында йөри!» — диде әлеге аваз.

— Син кем? Күзгә күренеп сөйләш,— дидем мин. Чәчәкләр арасыннан кинәттән генә бер агай килеп чыкты.

— Минем белән син сөйләштеңме?

— Әйе, мин сөйләштем.

— Күбәләкләр сиңа буйсынамы?

— Юк, мин кыр караучы гына.

— Мылтыгың кайда?

— Мине сүз белән дә тыңлыйлар. Син дә тыңларсың. Әниең көтә. Эшләргә килдең икән, чикерткә сымак сикергәләп йөрмә!

— Ярый, бабай, мин йөгердем... Эшләргә яратам мин, Хәбир-күбәләкне тотып, шырпы тартмасында саклыйсым килгән иде. Инде алай эшләмәскә булдым. Чәчәкле болыннан аларны син еракка җибәрмә, сакла. Хәбир-күбәләкне дә, Кадыйр-күбәләкне Дә. Берсе аның сабый-күбәләк, берсе абый-күбәләк.

— Әнә ничек икән! Шушындый исемле улкайлары бар иде шул Таһирҗан белән Сәйриҗиһанның. Урыннары җәннәттә булсын. Ә хәзер үзеңне ике канатлы итеп хис ит тә оч!

— Очтым, бабай, очтым...

— Кайда йөрдең? — диде әни, мине күргәч.

— Болында булдым, кыр караучы белән сөйләштем.

— Нәрсә диде?

— Чикерткә сыман сикергәләп йөрмә, диде.

— Дөрес әйткән.

— Юк, әни, мин болай гына.

— Болай гына булса җиң сызганып, эшкә кереш. Син дә бит бәләкәй калхузчы. «Кем эшләми, шул ашамый»,— ди әтиең. Яшь тай гына әнә, үзенә камыт кидермичә, кешеләрне йөдәтә. Хәер, ул хайван, ә син?

— Мин, әни, адәм баласы.

— Сүзгә оста син. Телең булмаса, карга күтәреп китәр иде.

— Безнең якта мине күтәрерлек карга юк.

— Бар икән шул, әнә тай югалган, ат абзарыннан качкан.

— Каян белдең?

— Әтиең әйтте. Абыеңны ияртеп эзләргә китте. Кем бел­сен, бәлки, аны олы бер каракош күтәреп киткәндер? Кешегә буйсынмаган яшь атларны, озын телле малайларны мәһабәт кошлар алып киткәнлеген балачакта, үз әниемнән ишеткәнем бар иде.

— Ә мин озын теллеме, әни?

— Озынрак шул, улым.

— Ничекләр итеп кыскартырга инде аны?

— Мин әйткәнне тыңласаң, озын телең тәгаен кыскарачак.

— Ә сине, әни, кайчанга тикле тыңларга соң? Үлгәнче, кара гүргә кергәнчеме? Ә мин үлмәячәкмен, мәңге яшәячәк­мен.

— Алай димә, улым, языклы булырсың. Үлем булганга — яшәү кадерле дә. Хәер, якты дөнья өч көнлек кенә, калганы — мәңгелек.

— Ә минем бу дөньяда яшисем килә, Хәбир шикелле күбәләк булырга да теләмим. Тайга атланып, аны чаптырасым, юырта­сым килә.

— Сөйләнгән була. Син сөтле билчәнне дә тартып чыгара алмыйсың.

— Шунымы, менә хәзер.— Ике кулым белән сөтле билчәнгә барып ябыштым.

Алай да тарттым, болай да тарттым, ләкин булдыра алма­дым: билчән кадаклангандай үз урынында тора бирде.

— Үзең сөт яратасың, ә менә эшкә килгәндә мактарлык түгел,— диде әни, әлеге сөтле билчәнне йолкып алып.— Ты­рышкан табар, ташка кадак кагар!

Мин, чүмәшеп утырган килеш, яңадан уйга талдым: «Таш­ка ничек кадак кагалар икән? Сөтле билчән ашагач, сыер сөт бирә микән? Ашамаса, сөт ничек җыела? Сыер сөте белән билчән тәме бер үкме?» Авызыма кабып, сөтле билчән үләнен чәйнәргә керештем.

— Нәрсә чыраеңны сыттың? — диде әни, миңа карап.

— Сөтле билчән үләнен чәйним.

— Хәзер үк төкер!

— Алайса ни өчен үзең аны капчыкка җыясың?

— Сыерга дип.

— Сыерга ярагач, миңа да ярый.

— Сине мин акыллы дип торам, тиле икәнсең,— диде моны күреп алган әни.

— Миңа бернәрсә дә булмады! Мин үлмәдем-м-м! Үлмәдем-м-м! — дип, кәҗә бәтиедәй сикерә башладым.

— Тиле, тиле дигән саен, тигәнәк буе сикерә, диләр, дөрес икән,— диде әни, кул селтәп.— Азрак сөйләргә, күбрәк эшләргә өйрән. Сөйләгән өчен түгел, эшләгән өчен хезмәт көне языла. Болай булсаң, үзеңне тәгаен теге каракош алып китәчәк. Бар, ичмаса, үләннәр өстенә ятып ял ит. Сөйли-сөйли алҗыгансың. Сүз бит ул кояш кызуы шикелле башка каба. Тайны әтиең белән абыең табачак, борчылма.

Әнием белән гәпләшә-гәпләшә үземнең йокыга талганымны сизми дә калганмын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: