Көмеш кыңгырау

Тылсымлы хәрефләр

Сабыйларга хәрефләр өйрәтү өчен менә дигән кыска шигырьләр. Һәр хәрефкә - бер хайван! Авторы - Рушания Гыйләҗева.

Аю – баhадир тѳсле,

Кыю, зирәк hәм кѳчле.

Арктика карлы бозын

Атлап, гизә кѳнозын.

Балык күрсә, үкерә,

Боз астына сикерә,

Тәпие белән тота

hәм, шундук, кабып, йота!

 

Бегемот – «су үгезе»,

Ерактан күрә күзе.

Ачу килсә – пошкыра.

Я, тынып, ятып тора.

Башын чыгарып судан,

Сѳйләде телефоннан:

«Кѳнозын суда ятам,

Кукуруза яратам.

Кыска аяк эзләрем,

Ялтырыйлар күзләрем.

Ал була минем сѳтем,

Шәп-шәрә гәүдә ѳстем.

Казык тешләрем белән

Суүсем җыя беләм.

Тимсах тотса боланны,

Кычкырып, куам аны!»

 

Варан ул – кәлтә елан,

Чүл аның ѳчен – юрган.

Кызыкмаган урманга

Чүлдә иркен булганга,

Ком буйлап, шуып барган,

Ашамлык эзләп, арган.

Бер бѳҗәккә дәшкән ул:

«Очып, кил дә, кунак бул,

Черкиләрне дә чакыр.

Мин ашыйм – безелдәп тор».

 

Гѳберле бака ауга

Караңгы тѳшкәч чыга,

Чебен-черкине тоткач,

Охшый оста аучыга.

«Мин – аучы», – дия-дия,

Мактанып, башын чѳя.

 

Дөя әйтә даладан:

«Качып киттем каладан,

Yзем ике өркәчле,

Ашыйм үлән – «чәнечке».

 

Елан бик сыгылмалы,

Куркытты ысылдавы:

«Алыштырам кабыкны,

Эләктерәм табышны,

Ач булсам, хәйлә корам:

Үләндә посып торам».

 

Жираф — иң биек терлек.

Кыска мѳгезен күрдек.

Юрга атыдай, кызып,

Алдан чаба пыр тузып.

Туктап, кычкыра ѳстән:

«Мин уздым сезне күптән».

 

Зубр – урманда йѳри.

Баласын сѳеп, мѳгри.

Кызыл китапка кергән,

Тѳсе карасу-җирән,

Саклап яши баласын :

«Бүре тиеп карасын!

Ерактан исен сизәм,

Мѳгезем белән сѳзәм!»

 

Ишәк бик кире хайван,

Хәтерсез, таркау, надан:

Оныткан «И-а» сүзен!

Шуңамы йомган күзен? .

Йомран күргән дошманын:

Бер елан шуышканын.

Сызгыра икән, басып:

«Башыңнан куям, асып,

Тешләрмен, якын килмә,

Балаларыма тимә!»

 

Куян — урман йомшагы,

Кылый күзле куркагы.

Күзен турайтыр ѳчен,

Табибка барган кичен.

Анда җыелган булган

Күп кенә куркак куян!

 

Ләкләк яз килгәч кайта.

Оясын корган чакта

Yләннәр ташый, чыбык.

Карап торсаң, бик кызык!

 

Мәче йонын кабарта,

Аннан мыраулап ята:

«Күрмәсә мин посканны,

Куып тотам тычканны! »

 

Нерпа – тюлень, су эте.

Бозда бер оя тиште:

Шунда йоклады кереп,

Баласын карга тѳреп.

 

Озынборын кечкенә

Тоттырмый ул hич кенә!

Безелдәп оча, чага.

И, кача бала-чага!

 

Песнәкнең түше сары.

Яраткан җиме – тары,

Елына ике тапкыр

Балалар алып кайтыр.

Суык кѳннәрдә туңа.

Шуңа тәрәзгә куна:

Ашарына җим сорый,

Май кисәкләре турыйм.

 

Ряпушка дигән балык,

Җимне йота да, кабып,

Йѳзә диңгез буенда,

Чакырып бер уенга,

Сыйпап кѳмеш тәңкәсен

Улын сѳя әнкәсе.

Улы бик шаян булган,

Комга ук кереп чумган.

(дәвамы сайтыбызда булачак)

РУШАНИЯ ГЫЙЛӘҖЕВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: