Көмеш кыңгырау

Кыш бабайга хат язсам, нәрсә сорар идем икән?

Танылган журналист Рәмис Латыйповның яңа ел белән бәйле истәлекләре.

Әгәр мин утыз  яшькә яшьрәк булып, Кыш бабайга хат язсам, аннан нәрсә сорар идем икән? “Әниләр: “Иң мөһиме - рухи байлык”,  - диләр, шул рухи байлык янына соңгы модель айфоныңны да сал, ә инде модельләрен аера алмыйм дип курыксаң, акчалата бир, ялгышмассың", - дияр идемдер, мөгаен. Хәзер алай Кыш бабайны интектерәсем килми, ул болай да пенсионер, пенсия яшен арттыргач, пенсиягә чыга алмыйча тилмереп йөри. Шуңа болай дим: "Кыш бабай, миңа берни дә кирәкми, менә ул Яңа ел алдыннан бәяләрне арттыр әле дип кем сорады синнән, шул юньсезнең исемен беләсем килә", - дияр идем.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: