Көмеш кыңгырау

Җиләк кызы

– Миңа салкын, әни... чәчкәләрем өши... – дигән еламсыраулы тавыш бирде. – И балам... тыңламыйсыз шул... Ашыкма, дидем бит, быел сиңа чәчәк атарга кирәкми иде...

Тау артыннан әле кояш нурларының беренче чаткылары да күренми... Бакчадагы түтәлдә моңсу гөлләр, башларын түбән иеп, кояш җылысын көтәләр. Бакчаны аллы-гөлле нурларга күмеп, серләшеп утырудан әле аларның өметләре киселмәгән. Күренсен генә кояш – кайнар булмаса да, җылысы җитә  кашкарыйларга. Шул вакытта кечкенә җиләк кызы, таҗ читләрен чәнчеп үткән төньяк җиленең энәдәй сулышыннан куырылып:

     – Миңа салкын, әни... чәчкәләрем өши... – дигән еламсыраулы тавыш бирде.

     – И балам... тыңламыйсыз шул... Ашыкма, дидем бит, быел сиңа чәчәк атарга кирәкми иде.

     Җиләк кызының йөзе шунда ук яктырып китте:

     – Әни, алар шундый матурлар... аклар...

     Әни җиләк бераз моңсу, бераз җитди итеп сөйләп китте:

     – Кызым, алсу җиләгем минем! Нинди акыллы үсемлек җәй ахырына якынлашканда чәчкә ата? Син бит әле яшь – җиләк бирмәгәнеңә беркем ачуланмас иде. Ә хәзер... Күрәсеңме, көннәр салкынайтты, бигрәк тә таң атканда калтырата. Мондый чакта бер бал корты да килмәс сиңа – чәчкәң дә корып кына төшәр, мәмерәп пешкән җиләгеңне күрүгә өметләрең өзелер. И-их, балалар... Тизрәк зур булырга ашыгасыз шул... 

     Бу сүзләрен әни җиләк кычкырыбрак әйтте – әнә алсу чәчәкләре белән масаеп утырган гөлҗимеш кызы да ишетсен! Шул гына аның кызына тискәре үрнәк күрсәтеп утыра, бервакыт сентябрь ахырында чәчкәгә күмелде – аз гына шелтәләп алса да, зыян итмәс... 

     Әйтүен әйтте дә... әни җиләк көрсенеп куйды. Әллә соң үзе шундый түгел идеме? Ул да, әнисе әйткәненә колак салмый, башкалар белән шау чәчәк аткан иде шул. Әле яз хушлашмаган иде, хәтта чокыр-чакырларда кыштан китәргә теләмәгән үҗәт карлар бөҗәкләрне өркетә иде. Аңа да әнисе, борчылып:

     – Быел, кызым, ныгы әле, тамырларыңа көч керсен. Чәчәк атмый тор, табигать үзгәрүчән, әле кары да, кыравы да булыр, – дигән иде бит.

     Ә ул, челтер чишмә тавышы белән түтәлне яңгыратты:

     – Сез барыгыз да ап-ак чәчкәдә утырасыз бит, курыкмыйсыз! Миңа ярамыймыни?

     – Без чыныккан, кызым. Күрәсеңме, сабакларыбыз синекенннән күпкә калынрак, кызгылт төстә. Ә синең буының катмаган әле – чәчкә атарга иртәрәк...

     – Бер дә иртә түгел! – дип карышкан иде ул да, киреләнеп. Авырлыгы соңгарак беленде: буранлап-буранлап, өсләренә калын кар ятты. “Әни, туңам!..” – дип өтәләнүенә инде җавап бирүче булмады, чөнки әнисе дә, башка җиләкләр дә, яфракларына сылашкан салкын кар белән көрәшеп, бөтен көчләрен сабакларына туплап утыралар – сөйләшерлек тә хәлләре юк... Өч көннән генә кайнар кояш ягымлы нурларын түтәлгә тутырды – мәкерле кар эреп бетте. Яфракларын селеккәләп, башларын аска яшергән җиләк чәчәкләре елмаеп зәңгәр күккә карады. Ә аның –  яшь җиләкнең – таҗлары коелып, җиргә төштеләр. И үксеп елаган иде шунда яшь җиләк. Мәрхәмәтле әнисе тынычландырып, юатты:

     – Сабыр бул, алтынкаем! Үзең исән, шуңа шатлан. Хәзер кояш җан җәрәхәтләрен ялмап алыр, көч кертер. Ә чәчкәләреңне икенче елда атарсың.

     “И гомерләр... ул вакыттан күпме кышлар, җәйләр үтте икән? Әллә санап та барылмаган... Менә бит яшь җилкенчәкләр җиләк бирергә ашыгып ята. Димәк, аның да, әнисенеке кебек, гомере бетеп бара...” Әни җиләк үз уйларыннан үзе боегып калды. Ә җиләк кызы, әнисе аның өчен борчыла дип, әйтеп куйды:

     – Көндезгә җылыта ул, әни, менә күрерсең! Әле берәр шаян бал корты да килеп чыгар...

     – Анысы, бал кортлары арасында да синең кебек ашыкканнар, әни сүзеннән чыкканнар табылыр... Ә җиләгең пешеп өлгерер дисеңме?

     – Мин аны куенымда гына тотармын. Син дә, әни, булышырсың, җылыңны бирерсең, яме?

     “Кызым-йолдызым, Ана баласы өчен йөрәк җылысын да, үз гомерен дә кызганмый бирә – моны тиздән үзең дә аңларсың”, – дип уйлады әни җиләк. Тик ул боларны кызына әйтмәде, назлы кулы белән йомшак кына аның башыннан сыйпады. Шул чак усал җил дә тау астына төшеп йокыга талды, ә зәңгәр күктә алсу җилән бөркәнгән тансык кояшның тәүге нурлары таралды.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: