Көмеш кыңгырау

Җырлый да белә

Участник добавлен: 11.05.18 13:00
0
0
0

 

Әби белән бабам Актаныш районында яшиләр. Алар янына без атна саен кайтырга тырышабыз. Авылда Тишка кушаматлы бик матур этебез бар. Тишка бик акыллы – тәпиен биреп исәнләшә, балалар белән туплы уйнарга ярата, җырла әле дисәң, үзенчә моңлана башлый. Осталыклары өчен без аны үзе яраткан тәмле карамель кәнфитләр белән сыйлыйбыз. Без аны сагынып кайтабыз, ул да безнең кайтканны сагынып көтә, машинадан төшү белән өскә сикерә башлый. Җәйге каникулда мин гел әбием белән бабам янында, Тишка белән рәхәтләнеп уйныйбыз.

Тизрәк җәй җитсен иде инде...

Инзирә Нуриева, Чаллы шәһәре, 2нче гимназия, 2В сыйныфы.

 

Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Ночной режим