Көмеш кыңгырау

Дустым

Участник добавлен: 14.05.18 11:29
0
0
0

 

Минем күптәнге хыялым песиле булу иде. Ниһаять, ул тормышка ашты. Безнең гаиләгә матур песи өстәлде. Шатлыгымнан үземне кая куярга белмичә, аның тирәли сикергәләп йөри башладым. Яңа дустымны ашаттым, сыпырдым, кочып сөйдем дә кушамат уйларга керештем. Кыргый мәчеләргә охшаганга, мин аны Барс дип атарга булдым. Исеменә ул бик тиз ияләште. Шул көннән без аның белән дуслаштык.

 

Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Ночной режим