Көмеш кыңгырау

10. Гафурова Диләрә, Апас районы, Апас бистәсе

Участник добавлен: 11.06.19 14:47
351
3
0

#фотобәйге#җәйнеңонытылмасмизгелләре#гафуровадиләрә #регина #ралинә
Мин Гафурова Диләрә Рамил кызы. Әлегә 8 яшь. Кыш җиткәч 9 була😊 Апас районы, Апас бистәсендә яшим, Апас урта мәктәбенең 2б сыйныфын тәмамладым. Сеңелем Регинага көзгә 7 тула, ул быел укырга бара. Кечкенә сеңелебез Ралинә "Кояшкай" балалар бакчасына йөри. Ул да хәзер зур инде, 5 яшь тутырды. Безнең әти дә, әни дә Апас районында туып үскәннәр. Турай һәм Урта Балтай авылларыннан. Шуңа да дәү әниләребез дә бездән ерак яшәмиләр. Ямьле, кояшлы җәйне без түземсезләнеп, сагынып көтәбез, җылы көннәрне, каникулларны яратабыз. Әле кичә генә әни һәм дәү әни белән Урта Балтайның чишмә-кырларына, урманнарына сәяхәт кылып кайткан идек. Гүзәл чәчкәләргә, безелдәп очкан бөҗәкләргә, хезмәт яратучы кырмыскаларга, шифалы үләннәргә, мәгьрүр имәннәргә, саф, салкын сулы чишмәләргә сокландык. Табигатьтә рәхәтләнеп ял итеп, ойгә шатланып, көч җыеп кайттык.

 

 

Балаларны яклау көнендә нәниләр өчен сабан туе булды. Яхшы укыган, республика олимпиадаларында урыннар өчен бүләкләделәр мине.Бу җәйнең беренче көне менә шулай матур һәм истәлекле башланып китте

Голосовать
Поделиться:
Реклама
Комментарии (3)
Осталось символов:
  • 14 июнь 2019 - 11:08
    Без имени
    Минем алтыннарым)))
  • 12 июнь 2019 - 16:54
    Без имени
    👏👏👏👍👍👍
  • 12 июнь 2019 - 11:54
    Без имени
    Супер=))